Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / “Туган тел” мәңге яшәсен!

31.10: “Туган тел” мәңге яшәсен!

Бәйге җиңүчесе Лилия Хөсәенова.Бәйге җиңүчесе Лилия Хөсәенова.Дүртөйле шәһәрендә яшь башкаручыларның XII татар җыры республика бәйгесе узды.

Ике көн буена дәвам иткән иҗади чара зур, чагу бәйрәмгә әверелде, сәнгатькә гашыйк җаннар кинәнеп моң дәрьясында йөзде, республикабыз җыр дөньясында яңа йолдызлар кабыну мизгеленә шаһит булды.


2015 елдагы бәйге белән чагыштырганда, катнашучылар саны да, башкару осталыгы артуын да билгеләми мөмкин түгел. Тагын шунысы игътибарга лаек: конкурсантларның күп­челеге ир-егетләр иде. 46 катнашучыдан икенче турга 17 җырчы үтте. Шул ук кичне бәйгечеләр Дүртөйле районы Мәдәният сараенда шыгрым тулы залда концерт бирде.
Икенче көн дә яшь сәләтләргә онытылмас тәэссоратлар, матур кичереш­ләр алып килде. Татар җыр сәнгате йолдызы Идрис Газиев оештырган мас­тер-класс алар өчен зур бүләк булды. Идрис Мөдәрис улы бәйгечеләрнең һәркайсына үзенең киңәшләрен, игътибарын кызганмады, башкару сти­лендәге хаталарны, кимчелекләрне төзәтергә ярдәм итте. Җырчыга тамашачы күңелен яулау өчен һәр әсәрне йөрәге аша үткәреп башкару зарурлыгын ассызыклады.
Икенче тур аеруча киеренке үтте. Берсеннән-берсе көчлерәк, моңлырак җырчыларның һәркайсы бөтен күңеле белән җиңүгә омтыла иде.
Җиңүчеләрнең исемнәре Гала-концертта игълан ителде. Тантанада бихисап мәртәбәле кунаклар катнашты,
алар арасында Башкортстан мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан татарлары конгрессының Башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов, яшь башкаручыларның “Татар моңы” халыкара телевизион конкурсы дирекциясе җитәкчесе, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Илсөяр Шиһапова, Татарстанның халык артис­ты Римма Ибраһимова да бар иде. Дүртөйленең милләтпәрвәр уллары — район хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллинга, аның социаль мәсьә­ләләр буенча урынбасары Рамил Хәсәновка, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсим Ямалтдиновка, язучы, драматург Мөдәрис Мөси­фуллинга һәм башка шәхесләргә, татар телен, мәдәниятен үстерү юлында армый-талмый хезмәт салган өчен дәрәҗәле бүләкләр тапшырылды.
Ниһаять, дулкынландыргыч миз­гелләр җитте. Сәхнәгә бер-бер артлы җиңүчеләр чакырылды. Үзешчән җыр­чылар арасында өченче дәрәҗә дипломга Бүздәк районыннан Айнур Исламов лаек булды. Икенче урынны Татарстанның Актаныш районы сылуы Назлыгөл Сираева алды. Беренче урынны Стәрлетамак районыннан бәрхет тавышлы Ринат Ибраһимов яулады.
“Туган тел”дә очрашканга кадәр!”“Туган тел”дә очрашканга кадәр!”

— Тормышымны киләчәктә сәнгать белән бәйләргә ниятлим. Бу уемны бүгенге җиңүем тагын да ныгытты, — дип уртаклашты Ринат. — Ә җыр-моңга мөкиббән булуым гаиләмнән килә, әнием җырлый, әтием өздереп баянда уйный.
Профессионал башкаручылар арасында Илеш районы егете Илнар Шәрәфетдинов — өченче, ә Уфадан Инсаф Абдуллин икенче урыннарда булса, беренче урынны Октябрьский музыка колледжы студенты Линар Шәймөхәммәтов яулады. Әйткәндәй, моннан ике ел элек Линар “Туган тел”дә үзешчәннәр арасында икенче урын алган иде. Сәләте генә түгел, тырышлык кебек күркәм сыйфаты да булгач, егет сәхнә түрен, тамашачы мәхәббәтен ышанычлы рәвештә яулый бара.
Ә “Туган тел” бәйгесенең иң югары бүләге – Гран-при Актаныш районы гүзәле Лилия Хөсәеновада! Лилиянең лирик сопрано тавышы, башкару стиле беркемне дә битараф калдырмады: хөкемдарлар беравыздан җиңүче исемен аңа бирде.
Лилия Илгиз кызы Алабуга мәдәният училищесын тәмамлаган, бүгенге көндә туган ягы Актанышта мәдәният йортында хезмәт сала. Иҗат сандыгын Казанда даими оештырылучы “Татар моңы”, Башкортстандагы “Дуслык моңы” кебек мәртәбәле бәйгеләрдәге җиңүләре тулыландырган.
— Гаиләбез ансамблендә әти — баянчы, әни һәм без, өч кызлары, җырлый, бии идек, — ди Лилия. — Мин һәм сеңлем сәнгать юлыннан киттек. Бүген инде кызларым Әдилә һәм Камилә җыр-моң дөньясына беренче адымнарын атлый.
Гала-концертта, бәйге җиңүчеләре белән беррәттән, сәхнә йолдызлары Идрис Газиев, Дамира Сәетова, Фән Вәлиәхмәтов, Айрат Халиков та чыгыш ясады. Тамаша ахырында, матур йола буенча, бөтен зал, аягүрә басып, Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын башкарды.





Басып чыгарырга



“Мирас” ансамбле  французларның да күңелен яулады!
Сегодня, 00:00 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Мирас” ансамбле французларның да күңелен яулады!
“Иптәш киләчәк токым, тыңлагыз!”
Вчера, 14:48 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Иптәш киләчәк токым, тыңлагыз!”
Безнең ансамбль Мәскәүдә чыгыш ясый
Вчера, 10:32 :: Мәдәният һәм сәнгать
Безнең ансамбль Мәскәүдә чыгыш ясый
Безнекеләргә җитүче юк!
Вчера, 10:11 :: Мәдәният һәм сәнгать
Безнекеләргә җитүче юк!
Хәния Фәрхи кабер ташыннан да елмая...
17-07-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Хәния Фәрхи кабер ташыннан да елмая...
Җиләк җыярга әзерме? Һәрвакыт әзер!
16-07-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Җиләк җыярга әзерме? Һәрвакыт әзер!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»