Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / “Сәнгать төне”ндә йоклап ятмагыз!

31.10: “Сәнгать төне”ндә йоклап ятмагыз!

“Сәнгать төне”ндә йоклап ятмагыз!
“Сәнгать төне” Бөтенрусия мәдәни-мәгърифәти акциясе “Сәнгать берләштерә” девизы астында быел республикада бишенче тапкыр 4 ноябрьдә узачак.


Акциядә музейлар, китапханәләр, театрлар, театр-концерт берләшмәләре һәм башка мәдәният учреждениеләре катнашачак.
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында 17-21 сәгатьтә 50 ел элек “Нәркәс” спектаклен беренче тапкыр куюга, актриса Рәмзия Хисамованың 70 яшенә һәм Илшат Юмагуловның тууына 80 ел тулуга багышланган экскурсия узачак. 19 сәгатьтә “Кодача” музыкаль комедиясе (Б. Бикбай, З. Исмәгыйлев) күрсәтеләчәк.
Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында 17 сәгатьтән Арнольд Никитинның күргәзмәсе ачылачак. Бер сәгатьтән “Было бы мешок денег” белән “Ночевала тучка золотая” спектакльләре тәкъдим ителәчәк.
Башкортстан дәүләт курчак театры яшь тамашачыларны 12 һәм 14 сәгатьләрдә — “Муха-цокотуха”, ә 16 сәгатьтә “О чем поет осень” спектакльләренә көтеп кала.
Уфа “Нур” татар дәүләт театры 12 сәгатьтә Әнгам Атнабаевның “Ул кайтты” спектаклен күрсәтәчәк. Кичкә исә, 19 сәгатьтә, Зур залда — “Балконнан төшкән мәхәббәт” (Н Гаетбай), Кече залда “Көтелмәгән “кунак” (С. Лобозеров) спектакльләре күрсәтеләчәк.
Сибай концерт-театр берләшмәсе “Сәнгать төне”н 16 сәгатьтә тантаналы рәвештә ачачак. Сайлаулар чорына багышланган плакатлар күргәзмәсе, “Кабат СССРга” экскурсиясе, “Фото-ауга барасым килә” фотоконкурсының нәтиҗәләре буенча күргәзмә, башка чаралар каралган. 18 сәгать 10 минутта “Тимур һәм аның командасы” киносы күрсәтеләчәк, 20 сәгатьтә — “СССРда туганнар” дигән концерт, ә 21 сәгатьтә революцион диктант булачак.
Арслан Мөбәрәков исемендәге Дәүләт башкорт драма театрында сәхнә номерлары, спектакль персонажлары белән фотога төшү оештырылачак. Чара 18 сәгатьтә башланачак.
Стәрлетамак шәһәренең Урыс дәүләт драма театрында 18 сәгатьтә “Трамвай “Желание” спектаклен карап булачак, ә аннан соң артистлар белән фикер алышу каралган.
Салават дәүләт башкорт драма театрында Башкортстанның халык артистлары Риза Мәһәдиев белән Гөлчәчәк Шәрипова, Башкортстанның атказанган артисты Якуп Шәрипов чыгышлары булачак. Тагын да программада — халык һәм хәзерге авторларның җырлары. 18 сәгатьтә башлана.
Туймазы дәүләт татар драма театрында “Сәнгать төне”ндә “TMZ Космос” яшьләр театр проектының икенче иҗат сезонын ачачаклар. 19 сәгать 30 минутта музыкаль-шигъри композицияләр, 22 сәгатьтә яшь башкаручылар иҗатын тикшерү булачак.





Басып чыгарырга



“Мирас” ансамбле  французларның да күңелен яулады!
Сегодня, 00:00 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Мирас” ансамбле французларның да күңелен яулады!
“Иптәш киләчәк токым, тыңлагыз!”
Вчера, 14:48 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Иптәш киләчәк токым, тыңлагыз!”
Безнең ансамбль Мәскәүдә чыгыш ясый
Вчера, 10:32 :: Мәдәният һәм сәнгать
Безнең ансамбль Мәскәүдә чыгыш ясый
Безнекеләргә җитүче юк!
Вчера, 10:11 :: Мәдәният һәм сәнгать
Безнекеләргә җитүче юк!
Хәния Фәрхи кабер ташыннан да елмая...
17-07-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Хәния Фәрхи кабер ташыннан да елмая...
Җиләк җыярга әзерме? Һәрвакыт әзер!
16-07-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Җиләк җыярга әзерме? Һәрвакыт әзер!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»