Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

Җырның канаты бар

Җырның канаты бар Остаз укучылары белән бергә үсеш ала.

Шундый кешеләр була, үзләре белән очрашканчы, алар турында бик күп яхшы сүзләр ишетергә туры килә, шунлыктан күптәнге танышың кебек күрешәсең. Якташым Алия Закирова да шундыйлардан. “Ике аккош” республика фестивалендә җиңүчеләрнең берсе, “Роза ветров” дип аталган Бөтенрусия фестивале, “Озын көй” республика бәйгесе дипломанты, моңлы тавышлы җырчы – Туймазы районының Серафимовка авылы кызы ул. Музыкаль белем алуда әнисе Миңнеруза Зәки кызы белән әтисе Фәрит Миңлегәрәй улы Әюповларның роле зур булган. Үзләре дә концертлар оештырып, җырлап йөргән кешеләр булганга, күз нурлары Алиянең дә сәләтен ачыклап, дөрес юнәлеш бирә. Скрипка классы буенча музыка мәктәбен, аннары Октябрьский музыка колледжын уңышлы тәмамлый кыз.

21.07.2015 (№ 138 (24742)): Мәдәният һәм сәнгать

Уйна, гармун, уйна! Армый-талмый уйна!

Уйна, гармун, уйна! Армый-талмый уйна! Яңавылда үткән бәйрәм яңа талантларны ачты.

Ә без, гармунчылар юк, гармуннар, моңга сусап, шүрлекләрдә тузан җыеп утыра, дип хафаланабыз. Яңавылда үткән “Моңга бай гармун бәйрәме” республика бәйгесе шушы күңелсез уйларны таратып, гармуннар яши әле, дигән фикерне ныгытты. Кулларында сандугач сайраткан бу кадәр осталарны, өлкәннәр белән гармунда сыздырып мәйдан буйлап атлаган яшьләрне күреп, күңел шатланды. Димәк, көмеш телле гармуннар сайраячак әле, тынмаячак! Әнә бит, Илеш районыннан килгән Тимур Григорьевка әле нибары җиде яшь, ә үзе ничек оста уйный! Ә әтисеннән калышмыйча сәхнәгә кечкенә гармунын тотып чыккан Романга бөтенләй ике генә яшь, әмма үскәч, әтисе Леонид Хаҗипов кебек үк, аның да гармунчы булыры инде басып торуларыннан ук тоемлана.

06.06.2015 (№ 109-110 (24714)): Мәдәният һәм сәнгать

Дуслык хисе кояш булып балкысын!

Дуслык хисе кояш булып балкысын! Гәзитебезнең республикада киң танылу алган проекты айдан-айга күбрәк районнарны һәм милли мәдәниятләрне үз эченә ала бара.

Халыкта бер риваять бар. Бервакыт улы әтисенә: “Нигә кешеләр бер-берсен аңламый, халыклар бер-берсен белми икән, югыйсә, танып-белү өчен күпме чара бар бит!” ди икән. Әтисе аңа берни дә әйтмәгән, ә, җитәкләп, боз белән капланган елга уртасына алып барып бастырган. “Аяк астыңда ни күрәсең?” ди икән әтисе. “Боз астында ни булсын, берни күрмим!” ди икән улы. “Ә бит ул боз астында син күрмәгән тулы бер дөнья бар! Әгәр боз өстенә су койсаң, ул калыная гына, ә йөрәк җылыңны кушып, кояш нуры булып балкысаң, ул эреп юкка чыгачак һәм йөгерек елга сиңа серләрен ачачак. Тормышта да шулай, барлык бозларны да йөрәк җылысы гына эретә!” Республиканың төньягыннан, соңлап кына боздан арчылган елгалар төбәгеннән килгән мишкәлеләрнең какшамас рухи бердәмлеге Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә кояш булып балкыды һәм “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проекты

23.05.2015 (№ 99-100 (24704)): Мәдәният һәм сәнгать





Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»