Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

“Газиз халкыма күбрәк игелек кыласым килә!”

“Газиз халкыма күбрәк игелек  кыласым килә!” Күптән түгел Уфа “Нур” татар дәүләт театры 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. “Нур”ның нурлы мизгелләре” дигән бәйрәм кичәсе зур тантанага әверелде. Тамашачы театрның чирек гасырлык тарихына сәяхәт кылды, иң матур спектакльләрдән өзекләр карады. Театр артистлары башкаруында милли җырлар тыңлады. Яраткан коллективының иҗаты белән янә сокланып, кинәнеп, алар өчен горурланып утырды. Артистлар исә республикабыз хөкүмәтенең югары бүләкләрен дә кабул итте. Озак еллар театрга хезмәт итүче Лиана Хәертдинова белән Дамира Сәетова “Башкортстанның атказанган артисты” дигән исемгә лаек булсалар, Башкортстанның халык артисты, “Нур” театрына гомере буе тугры хезмәт итүче сәхнә остасы Рәсимә Гайфуллина Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Шул уңайдан без Рәсимә Риф кызы белән әңгәмә кордык.
04.02.2017 (№ 14 (25018)): Мәдәният һәм сәнгать

Бию — сүзсез сөйләшү

Бию —  сүзсез сөйләшү Халыкара танго көне уңаеннан бер кәлимә.

Халыкара танго көне билгеле Аргентина җырчысы һәм кино актеры, “Танго короле” Карлос Гардельнең туган көнендә, 11 декабрьдә билгеләнә. Капма-каршылыкка корылган бу бию үзәгендә — Ир һәм Хатын, аларның мөнәсәбәтләре, хисләре, конфликтлар, татулашу, ярату, нәфрәт, ягъни тормышның нигезен тәшкил итүче барлык кичерешләр. Танго биегәндә сөйләшмиләр, елмаймыйлар, хәтта бер-береңнең күзенә дә карау кирәкми. Бары тик караш белән сак кына кагылу, иреннәрнең сизелер-сизелмәс хәрәкәте. Танго — импровизацияләр биюе, анда партнерыңны аңлау, тою бик мөһим. Биюдәге иң чагу мизгел — музыканың тынып калуы, ул вакытта ике кеше бер-берсенең кочагында хәрәкәтсез кала, әйтерсең лә, алар дәшмичә генә сүз көрәштерә. Киеренкелекнең иң югары ноктасы бу.

10.12.2016 (№ 142 (24996)): Мәдәният һәм сәнгать

Радик ЮЛЪЯКШИН: “Борыныңны чөеп йөрмә, чиләк элеп куярлар”

Радик ЮЛЪЯКШИН: “Борыныңны чөеп йөрмә,  чиләк элеп куярлар” Эстрадада “кассалы артист” дигән төшенчә бар. Концертына билетлар тиз арада сатылып беткән, тамашалары аншлаглар белән уза торган җырчыларны шулай дип атыйлар. Андыйлар татар һәм башкорт эстрадасының күк гөмбәзендә бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе – Радик Юлъякшин, ягъни Элвин Грей. Ул — автор-башкаручы да, элекке популяр җырларга оста аранжировкалар ясап, аларга яңа төсмер бирүче искиткеч музыкант та.

Башка эстрада җырчы­ларыннан аермалы буларак, Радик Юлъякшинның концерт-тамашасы өч телдә бара: татар, башкорт һәм урыс телләрендә. Ә аннары, ул тамашачыларына һәрчак сюрпризлар әзерли. Быел безне нәрсә белән сөендерәсен тиздән беләчәкбез. Уфадагы концертларына нибары санаулы көннәр калып бара.

08.12.2016 (№ 141 (24995)): Мәдәният һәм сәнгать





Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»