Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Алсу Нур-Җиһаннан йолдызнамә

Алсу Нур-Җиһаннан йолдызнамә
05.10.2018 / Кызыклы яңалыклар

Алсу Нур-Җиһаннан йолдызнамә 8-14 октябрьгә йолдызнамә.

КУЧКАР. Сиңа бик игътибарлы булырга кирәк. Тирә-ягыңда тормышыңны үзгәртердәй вакыйгалар бара, алардан файда алып калырга тырыш. Ашыгыч нәтиҗә ясаудан, вакыйгаларны ашыктырудан саклан.
ҮГЕЗБОЗАУ. Максатчан булуың күптәнге хыялыңны тормышка ашырырга ярдәм итәр. Уңышка тиз ирешим дисәң, кеше фикеренә колак салмаска кирәк. Сүзеңне бирмәвең башкаларның ачуын китерсә дә, сиңа булган ихтирамны арттырачак кына.
ИГЕЗӘКЛӘР. Яңа мөмкинлекләр һәм шәхси үсеш атнасы. Аның беренче яртысы очрашулар, эшлекле сәфәрләр белән узар. Күңелеңне күтәрә торган мавыктыргыч вакыйгалар көтелә. Уңышка тизрәк ирешәм, дип, вакыйгаларны ашыктырма.
КЫСЛА. Көтелмәгән вакыйгалар көндәлек тормышыңны үзгәртәчәк. Уяу бул: ниндидер яңа әйбер сатып алу мөмкинлеге барлыкка килер. Шәхси тормышыңда яхшы якка үзгәрешләр көтелә.
АРЫСЛАН. Үзеңә һәм якыннарыңа бәйрәм оештыр. Атна сәфәргә, юлга чыгу өчен кулай. Хыялланудан туктама, аларның чынга ашу ихтималы зур. Яраткан кешең белән аралар суынмасын дисәң, шәхси тормышыңа игътибарлырак бул.
КЫЗ. Активлыгың яңа танышлар табу, кыска вакытлы мәхәббәт маҗарасы башлануга этәргеч бирер. Шулай да, җитди мөнәсәбәтләр башлану ихтималы бик аз.
БИЗМӘН. Күңелеңә рәхәтлек бирә һәм рухи дөньяңны баета торган кеше белән танышырсың. Көндәлек тормышыңа чагу буяулар өстәлер, күңел күтәренкелеге, бәхет хисе керер. Хисләр ташкынына буйсынып, уйламаган карарлар кабул итүдән саклан.
ЧАЯН. Атна күңелле вакыйгаларга бай булыр. Мәңге үзгәрмәстәй тоелган фикерләрең, тормышка карашыңны үзгәртердәй хәлләр көтелә. Активлыгың, илһамың артыр. Алай да игътибар үзәгеннән качарга тырыш.
УКЧЫ. Күңeлне җылытмый башлаган хисләрдән вакытында арынырга кирәк. Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне яңарту турында да уйла. Башкаларга юл бирә белмәсәң, кечкенә аңлашылмаучанлыкның да зур низагка китерүе бар.
КӘҖӘМӨГЕЗ. Мөнәсәбәтләр ачыклык кертүне көтә. Гаиләдәге мәхәббәт һәм тынычлык хакына горурлык турында онытып тору хәерлерәк. Эштә тиздән барысы да уңай якка үзгәрер.
СУКОЯР. Ашыгыч карарлар кабул итмә. Вакыйгаларны ашыктырма, барысы да үз чираты белән бара. Һәр сүзне үлчәп әйтергә кирәк. Элекке ялгышларны кабатлама. Дусларың белән аралашырга вакыт тап.
БАЛЫК. Эчке тоемлавың искиткеч! Йөрәгеңне тыңла, бер дә ялгышмассың. Теләкләрең җиңел генә тормышка ашачак, илаһи көчләр бу атнада үзләре сиңа ярдәмгә килер. Атна ахырында күңелле сюрприз көтә.




Фото: vk.com сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җилдәй җитез чаптарлар
Сегодня, 10:33 :: Спорт
Җилдәй җитез чаптарлар
Уфада Шәехзадә Бабичка һәйкәл куелачак
Сегодня, 09:51 :: Ватанпәрвәрлек
Уфада Шәехзадә Бабичка һәйкәл куелачак
Митхун Чакраборти, яшә!
Сегодня, 09:49 :: Мәдәният һәм сәнгать
Митхун Чакраборти, яшә!
Наталя Орейро Русиягә яшәргә килмәкче
Сегодня, 09:29 :: Мәдәният һәм сәнгать
Наталя Орейро Русиягә яшәргә килмәкче




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»