Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

23.02: Ул кайтты

Ул кайттыЯзмыш режиссер Байрас Ибраһимовны янә Уфа “Нур” татар дәүләт театры белән бәйләде.

Режиссер — укып кына үзләштерү мөмкин булган һөнәрме? Әллә Ходай биргән сәләтме? Фикер кыюлыгымы? Хыял очышымы? Белмәссең. Әмма бер нәрсә бәхәссез — теләге булган һәркем режиссер була алмый. Режиссер — сайлап алынганнар кавеменнән, шуңа да чын режиссерлар бармак белән генә санарлык. Китап кебек “укырга да укырга” була режиссерны.

Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Байрас Ибраһимов — Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрының баш режиссеры. Аның шәхси тормышына кагылырга, уй-фикерләрен ишетеп белергә, аз булса да иҗади очышын тоемларга форсат та табылып тора.


— Байрас абый, туган көнегезне ничек билгелисез?
— Илле яшемне зурлап үткәрдем. “Яшьләр” театрында эшләгән чагым иде. Бик тә матур үтте, шуның өчен театрга рәхмәтлемен.
Туган көн ул — шәхси бәйрәм, шәхси тор­мыш­ның бер мизгеле. Ул бәйрәмне җәмә­гатьчелек игътибарына чыгарып, үзең мактанып, кешедән мактатып йөрүне кирәк дип тапмыйм. Яшьрәк чагымда миңа мондый шау-шулы туган көннәр ошый иде, ә хәзер карашым башкача. Шуңа зур сәхнәләрдән чыгыш ясарга җыен­мыйм. Ә кемдер үзе теләп минем шәхескә игътибар итә икән, моңа каршы килмим. Чөнки, театрның баш режиссеры буларак, бу очракта театрга да игътибар булачак.
— Иң истә калган туган көн, бүләк?
— Мин бит борынгы кеше. Хәтта Хрущев заманнарын хәтерлим. Мин туганда Сталин исән булган әле. Без бәләкәй чакта, гомумән, туган көннәр үткәрү гадәте юк иде. Беренче тапкыр өйдә туган көнне үткәргәндә мин җиденчеме-сигезенчеме сыйныфта укый идем. Әни матур итеп табын корды, мин сыйныфташларны чакырдым. Бүләк алуым хәтердә калмаган.
Туган көнем җитә башласа, балаларга, хатынга, туганнарга: “Бүләк кирәкми! Сез миңа — үзегез бүләк”, — дип әйтеп куям.
— Үз-үзегез белән канәгатьсезме? Максатларыгызга һәрчак ирешәсезме? Бәлки башкача яшәргә кирәк булгандыр...
— Гомер бер генә бит. Тарихны барыбер үзгәртеп булмый. Мин яшәгән тормышыма бик тә риза. Яшь чагымнан ук театр юлын сайладым, Салаватта тугыз ел артист булып эшләдем. Шунда миндә режиссер булу теләге уянды. Барлык кешегә дә эләкми торган бәхет кичердем, Уфада “Нур” театрын ачуда катнаштым. Бик авыр һәм мавыктыргыч эш ул — юктан барны булдыру. Һәр режиссерга да андый язмыш тәтеми, шул яктан бәхетле мин. Үзем теләгән спектакльләрне куйдым, күренекле артистлар белән эшләдем.
Шәхси тормышыма килгәндә, Альмираны очратуым белән бәхетле булдым. Ул — акыллы, талантлы, бик ярдәмчел, кешеләр белән тиз уртак тел таба белә торган кеше. Мин, киресенчә, һәркемгә ачылып бара торган түгел, йомыгракмын. Күбрәк үз дөньямда кайныйм. Кайчак Альмира миннән бер сүз дә алалмаганга эче пошып, тирги дә. Кызым Алтынай, өч оныгым булу белән дә бәхетле мин.
Гомерем буе үзем теләгән эшләрне башкардым, җитәкчеләргә бик баш биреп бармадым. Беркайчан да бер эш урынына ябышып ятмадым. Әгәр дә эш миңа канәгатьлек хисе китерми, театрда үзем тоемлаган программам эшләнеп беткән кебек булса, киләчәктә яңа, кызыклы идеяләр дә күренми һәм миңа кырын карый башлаганнарын сизсәм, мин башка җиргә китәм. Өйне дә бит әледән-әле җилләтеп торырга кирәк.
— Сәхнә экспериментларына, аерым алганда, сәхнәдә артистны чишендерүгә карашыгыз ничек?
— Артистны чишендерү ниндидер фикерне тулысынча ачуга буйсындырылырга тиеш. Уенны арытаба чишендермичә дәвам итеп булмаган очракта гына. Әмма бу очракта да эстетиканың саклануы кирәк. Әйтик, Рубенс картиналарында шәрә тәннәр сурәтләнә. Һәм бездә алар тик соклану хисе генә уята. Ә Тулуз-Лотрек карт әбиләрне, гомумән, ямь­сез кешеләрне сурәтли, алар күңелдә авыр тәэсир калдыра.
Театр бүген тамашачыны ни рәвешле таң калдыра ала? Кайсы заманда да ул чын тормышны карауга кызыга, тик формалар гына үзгәрә. Үзебезнең ил тәҗрибәсеннән, әйтик, Мейерхольдтан башлап карасаң, нинди генә формалар булмаган!
Нормаль кеше театрга сафлану өчен йөри. Тормыш бит ул шулкадәр бертөрле, төссез. Безнең белән секунд саен глобаль вакыйгалар булып тормый. Иртән торабыз, юынабыз, киенәбез, баланы бакчага илтәбез, эшкә барабыз... Шулай көн саен кабатлана. Шушы төссезлек кешенең теңкәсенә тия, ул эмоциональ кичерешләр, дулкынлану көтә. Тетрәнү кирәк аңа. Әмма бу тетрәнү матур, ышандырырлык булырга тиеш. Әйе, театрның күптөрле булуы мөмкин, хәтта “ярлы театр”, да. Заманында Польша режисессеры Ежи Гротовский тик актер һәм тамашачы ярдәмендә генә дә сәхнә әсәре куеп булу идеясен алга сөрә. Музыкасыз, декорациясез, гримсыз спектакльләр куя. Һәм шулай гына да кеше психологиясен тирән аңлауга ирешә. Я булмаса, үзебезнең Анатолий Васильев. Ул да театрны алга этәрүче, сәхнә тормышын җанландыручы шәхесләрдән. Алардан үрнәк аласы гына кала.
— Мәдәнияттә уңай үзгәрешләр көтелә, диләр. Ышанасызмы?
— Белмим, ышанасы килә әлбәттә. Тик, мин тиз ышанып бара торган яшьтә түгел инде. Ышану һәм “якты киләчәккә” зур өмет белән карау ул яшьлеккә хас, без аны үттек инде. Күп нәрсәгә тәнкыйть күзлегеннән карыйм хәзер.
Эчке халәтем белән һәрвакыт индиви-дуаль­леккә тартылдым. Яшьрәк чагымда син совет кешесенә охшамагансың дип гаепләүчеләр дә бар иде. Зур җыелышлар, шау-шулы бәйрәмнәр яратмыйм. Почмакка посып китап уку якынрак миңа.
— Режиссер эшенең хәвефле яклары бармы?
— Күп режиссерларның яшьли үлүен беләм. Сәбәбе — йөрәк чирләре. Ә инде куркыныч чикне үтеп китсә, бик озак яшәүче режиссерлар да бар. Яшәү-үлем мәсьәләсенә карашым фәлсәфи. Аннары, бер уңай момент — режиссерларның барысы диярлек картайганчы акылын югалтмый. Физик эш белән шөгыль­ләнүче кешеләрдән аермалы буларак, режиссер көн саен башын эшләтергә тиеш. Минем башым бик әйбәт эшли, димәк... (Көлә.)
— Язмыш дигән нәрсә дә бар бит әле, Байрас Нәдимович!
— Язмышка ни язгандыр, әйтеп булмый. 1990-91 елларда гаиләм белән Ялтага ял итәргә бардык. Севастопольгә экскурсия вакытында миңа бер чегән хатыны ябышты һәм 71 яшькә кадәр яшәячәгемне әйтте. “Әйбәт яшәячәксең, үткән тормышыңда атаман булгансың, Степан Разин белән бергә йөргәнсең”, диде. Миндә, чынлап та, шундый сыйфатлар бар. Мин ирек яратам, бернинди кысаларга да сыеп яши алмыйм. Хәтта гаилә тормышы да кайчак кыса башлый. Минем өчен гаилә — көн саен бергә булу, җитәк-ләшеп йөрү генә түгел, ә бер-береңне ихтирам итү. Ә кайбер кешеләр, киресенчә, кысада яшәргә ярата, ансыз эшли алмый.
— Кеше күңеле — серле сандык. Тирә-якта да могҗизалар җитәрлек. Кеше акылына сыймаган әллә күпме табышмак бардыр әле дөньяда...
— Ниндидер энергия җыелмасы барлыгына ышанам. Дөньяның бер тәртипкә буйсынуына. Бәлки, безнең яшәешебез — кем тарафыннандыр оештырылган эксперименттыр. Кемдер көлеп кенә безнең гамәллә­ребезне күзәтәдер. Дингә ышануга килгәндә, моңа һәркемнең үз карашы, дигән фикер-дәмен. Попларга, муллаларга бик ышанып бетмим (бу минем шәхси карашым, гафу итсеннәр, алар арасында бик күп яхшы, чын кешеләр барлыгын беләм). Аларның үзләрен Аллаһ ярдәмчеләре итеп күрсәтергә тырышулары ук борчуга сала. Аллаһка, үзенә ышандыру өчен җирдә ярдәмчеләр кирәктер дип уйламыйм.
— Тормышыгызда үзегез дә аңламаган вакыйгалар булдымы?
— Ничәнчедер сыйныфта укыганда, җеннәр белән очрашу булды. Безнең Күрдемдә әрәмәлек бар. Кар эри башлау белән шунда уенга чыга идек. Апрель, караңгы иртә төшә. Уйнарга төштек, әрәмәлектә кемдер җырлый. Тавыш килгән якка барабыз, ул инде башка якта ишетелә. Тагын барабыз — тагын ерагая. Курыктык, качыштык. Хәлне өлкәннәр аңлатты: “И-и-и, улым, анда бит җеннәр шаяра!..”
Икенче тапкыр шундый хәл булды. Салаватта эшләгәндә җәй буе гастрольләрдә йөрибез. Авылда ун-унберләрдә генә башланган спектакльләр бик соң бетә. Спектакльдән соң берүзем авыл читеннән кайтып киләм. Чалт аяз төн, йолдызлар яна. Шунда янәшәмнән шаулап бер ут үтеп китте һәм зиратка кереп югалды. Сәер бу!
— Димәк, Сезне шайтаннар бик ярата...
— Шайтаннар эше эшләп йөрим бит! Артистларны элек зиратка да җирләмәгәннәр. Без, артистлар, башка кешеләр булып кыланып, Аллаһы Тәгаләгә ярамаган эш эшлибез.
— Иң зур казанышыгыз?
— Бик күп кеше үз тормышы белән канәгать түгел. Бу үзеңнең яраткан эшеңне табалмаудан, һөнәри яктан ачыла алмаудан киләдер. Ир кеше өчен бу бигрәк тә мөһим. Мин тормышта үземә ошаган эш таптым. Тәүлекнең 24 сәгатен шушы эш белән шөгыльләнә алам. Мин моңа бик риза һәм моны казанышым дип уйлыйм. Бәлки, башка өлкәдә дә югалып калмас идем. Әйтик, әтием бик яхшы балта остасы булды, мин дә бу эштә уңыш казана алыр идем.
Яшьрәк чакта районның комсомол комитеты мине Мәскәүгә укырга җибәрергә тырышты. Шунда Комсомолның югары мәктәбендә укып кайткан булсам, әле корсак үстереп, әллә кем булып йөрер идем. Әмма бу яшәү булмас иде.
Режиссер — ирекле һөнәр иясе. Аңа боерык биреп, иртәнге тугыздан кичке алтыга кадәр эшләтеп булмый. Аның эше бер вакытта да тукталмый, чөнки зиһенгә, аңга, баш миенә “син эшләми тор әле” дип боерык биреп булмый. Эчке иректән дә югары берни юк.
Кеше ирекле туа, бу дөньяны ташлап киткәндә дә ул чит кеше фикереннән, дөнья мәшәкатьләреннән азат. Сиңа ияреп, сиңа ачу тотып, үч итеп тә беркем үлми. Кеше беркем алдында да бурычлы түгел. Бер бөртек гомердә кемгәдер буйсынып, җәфаланып яшәү ярамый, дип уйлыйм. Ирекле булудан да югары берни юк бу дөньяда!
— Спектакльне “төзегәндә” тормыш тәҗрибәсенә таянып эш итәсезме?
— Режиссер әсәрне үз тормышы аша күрә. Шуңа кайчак: “Спектакль нәрсә турында?” — дип сорасалар: “Үзем турында!” — дип җавап бирәм. Мәхәббәт күренешләрен, бәлки, үземнең кичерешләргә нигезләнеп куямдыр.
— Шул хакта тулырак беләсе иде... Беренче мәхәббәт истә калганмы?
— Дүртенче сыйныфта укыганда Ләлә исемле кызга гашыйк булдым. Тик берзаман нигәдер күңелем кителеп, язышкан хатларны ертып-ертып елга суына агыздым. Шуның белән беренче мәхәббәт тә бетте.
29 яшемдә өйләндем. Кызыбыз Алтынай туды. Ул гаиләсе белән хәзер Мәскәүдә яши.
Булачак тормыш иптәшем Альмира белән бер институтта укыдык. Башта бер-беребезне яратмадык. Миңа ул бик эре тоелды. Аңа карап та бармадым. Ул соңгы курста гаилә корды. Аннан аерылды. Шуннан гына “табыштык”.
Туй кызык булды. Зианчура районының таулар, урманнар арасына яшеренгән бәләкәй генә Юлдаш авылы район үзәге Абзаннан 6 чакрым ераклыкта иде. Икәү генә ЗАГСка район үзәгенә барып, җәяү кайттык. Алтын көз, матурлык — Левитан картиналары читтә торсын! Җырлашып, озак-озак сөйләшеп кайттык. Кайтуга табын әзер иде. Шуннан бирле бик матур яшибез.
— Башка нинди истәлекләр режиссер эшенә үрелде икән?
— 50-60нчы елларда әниләр белән бер авылга кунакка бардык. Урамда чиләк белән су коендыруга эләктем. Яңгыр яумаганга шулай эшлиләр икән. Мин Салаватта “Аккан сулар кире кайтмый” дигән спектакль куйдым, шунда бу истәлекне кулландым.
— Озак еллар Туймазы театрында баш режиссер булып эшләдегез. “Нур”га килү, дөресрәге — кайту ничек булды?
— Үткәннәргә, яшьлеккә кайту кебек. Үзем ачкан театр мине яңа йөзе белән каршы алды. 20 ел эчендә театр, әлбәттә, бер урында тормаган. Күп яшьләр килгән. Бинасы матур, иркен. Эшләү өчен бөтен шартлар да бар. Бу бик куандыра. Борчыганы — тулы репертуарлы театр көн саен эшли. Репети­цияләр өчен вакыт аз кала. Үзем дә, артистлар да кайчак куласадагы тиен кебек тоябыз үзебезне. Ә иҗат кешесе мотлак рәвештә вакыты-вакыты белән туктап торырга, тирә-якка карап алырга, сәнгатьнең башка төрләрен дә өйрәнергә тиеш.
Артистларга йөкләнеш зур. Иҗади төркемдә бары тик 36 кеше эшли. Ир-атлар аз, шуңа аларга аеруча күп эшләргә туры килә. Гомумән, дөрес театрда ирләр сан ягыннан күбрәк булырга тиеш, чөнки драматурглар күбрәк ир-ат өчен яза. Хатын-кызга рольләр аз төшә, алар моңа кайчак үпкәли дә.
— Артистлар ике составта уйныймы?
— Бөтен пьесага да ике состав куеп булмый. Кайбер рольдә ике актерны күреп булмый. Әйтик, “Башмагым”да Айрат Фатыйхов Кәрим байны берүзе уйный. Гөлназ Биктимерова, Вилдан Мисбахов кебек актерларның да дублерсыз уйнаган рольләре бар. Әмма бер составта гына уйнасалар да, актерлар тик ятмый, рольләре, чыгышлары күп. Көнендә генә театрдан читкә, районнарга чыгып, спектакльләр уйныйлар.
— Хәтерлисезме, Уфага кайткач та, Сездән “Нур”да нинди яңалыклар кертер­гә җыенуыгыз, театрның традицияләренә мөнәсәбәтегез хакында сорашкан идем. Сез миңа: “Мин традиция дигән нәрсәне бик аңлап җитмим. Кайбер традиция-ләрдән, бәлки, качарга кирәктер. Кайчандыр менә традицион рәвештә кеше ашаганнар икән, моны бит сакларга тиеш түгелбез? Традиция — табыну ул. Ислам да, православие дә аннан качкан. Мин дә традицияләргә табынып яшәргә җыен­мыйм” дип җавап биргән идегез. Хәзер сорауны башкачарак бирәм. Репертуарда классик әсәрләр булачакмы?
— Классик юнәлешне, әлбәттә, тотачакмын. Классик әсәр беркайчан да үлми. Хәзерге көннең теләсә нинди соравына классик әсәрдән җавап табып була. Әлегәчә репертуар бик төрле, мин аның принцибын аңлап җитмим. Әйтик, классик әсәрләр һәм хәзерге заман әсәрләренең иң яхшыларын сайларга кирәк. Ниндидер проблемалар, әхлакый, социаль темалар күтәргәнен. Тамашачыны көлдерер өчен генә куймыйбыз бит! Без катлаулы заманда яшибез. Социаль проблемалар күтәргән спектакльләр юк дәрәҗәдә. Хәзерге театрлар моннан кача башлады.
— Тагын нинди яңалыклар кертү уе бар?
— Яшьләр өчен аерым программа булдырасым килә. Юкса, тамаша залына карыйм да, 40-50 яшьлекләрнең иң яшь тамашачылар булуын аңлыйм. Беренчел бурычыбыз — тамашачыны яшәртү. Моның өчен тәү чиратта яңа, яшь, креатив фикер йөртүче режиссерлар кирәк.
— Репертуарга ниләр кертелде?
— Беренче эшем — Хәй Вахитнең “Туй алдыннан” әсәре. Яңа алымнар белән башкарылган спектакль яхшы чыкты. Декорация­ләр халык күңеленә хуш килде. Аны рәссам Юлия Гыйләҗева башкарды. Аннары Туфан Миңнуллинның “Алты кызга бер кияү” спектаклен үземнең элекке студенткаларым өчен махсус сайладым. Пьеса комедия буларак язылган. Ә минем ялгыз хатын язмышын күрсәтәсем килде.
Өченчесе — “Башмагым” спектакле — юбилейга багышлап эшләнде. Театр мизгелен шушы спектакль белән башлаган идек. Икенчегә кую — театрның теләге булды. Шәхсән үзем өчен бер куйган әйберне икен­чегә сәхнәгә чыгару катлаулырак эш. Монда миңа актерлар бик ярдәм итте. Спектакльгә бераз яңалык өстәдем, тамашачы чагыштырып бәяләде.
Роланд Шиммельпфеннигның “Үткәннәр­дән килгән хатын” әсәрен махсус бәләкәй сәх­нә өчен эшләдем. Бу тамашачы өчен бөтенләй яңа әсәр. Сискәндереп җибәрүче, тамашачының күзаллавын астын өскә китерүче. Гомумән, бәләкәй сәхнәдә шундый типтагы эксперименталь әсәрләр барырга тиеш. Пластик спектакльләр куясы килә.
Бәетләрдән спектакль эшләү теләге бар, җыр һәм пластика белән генә. Безнең моның өчен мөмкинлекләр бар. Театрның талантлы музыкаль җитәкчесе Афәрим Акчуринның аны уңышлы башкарып чыга алуында шигем юк. Бәлки, бу эшне бәләкәй сәхнәдән башлап, соңрак зур залга күчерергә мөмкин булыр.
Хәер, театрга революция түгел, эволюция эшләргә килдем мин. Хореография, пластика, сәхнә теле дәресләре кертүне таләп итеп куйдым. Бу дәресләрнең матур нәтиҗәләре күренә башлады.
Артист бит берничә ел алдан ниләр уйнаячагын күзалларга һәм шуңа әзерләнергә тиеш. Спектакль әзерләнгән 3-4 айда гына психо-физик әзерлеккә ирешеп булмый. Шул юнәлештә эшлибез.
— Кадрлар белән тәэмин ителеш ничек тора?
— Аларны үзебезнең Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать институты әзерли. Яшьләрне бик көчле дип әйтмәс идем. Быел институттан бер генә егет килә. Булдыра алырмы? Безгә мәхәббәттә янып-көйгән яшь геройны уйнаучы кирәк. Әле театрда бу рольне Вилдан Мисбахов, Айнур Баянов башкаралар.
Әле Мөнир Кунафин әсәре буенча өр-яңа спектакль репетицияләре бара. Бик уңышлы драматург булмакчы! Әсәре яшьләр өчен эшләнгән. Тик институттан чыккан яшь актерларның осталыгы җитеп бетми, тәҗрибә җитешми, һөнәри сыйфатлары аксый.
— Нигә егетләр актерлыкка ашкынып бармый соң? Хезмәт хакы түбәнме?
— Бу тормыш, формация үзгәрүгә бәйледер, дип уйлыйм. Социализм да түгел, капитализм да түгел бездә. Тик акчага гына табынып яшәү хөкем сөрә. Ә актер буласы кеше күңелендә романтик булырга тиеш. Иҗат итәргә. Акчага игътибар итмәскә. Менә шул җитми. Рухи кыйблалар югалды әллә. Бәлки, районнарга, авылларга чыгып, үзебезгә дигән иҗат кешеләрен эзләп алырга кирәктер.
— Рольләргә сайлау ничек уза? Үзегезгә ошаган артистлар ешрак рольле булып куймыймы?
— Күңелемдә нинди дә булса артистка мөнәсәбәтем үз булса да, моны беркайчан да күрсәтмәскә тырышам. Бәхетемме, бәхетсезлегемме, мин барлык эшләгән урыннарымда да “баш режиссер” булдым. “Баш”ның төп бурычы — барлык артистларны да спектакльләрдә җәлеп итү. Әмма һәр рольгә психо-физик аппараты белән туры килгән артист бар. Кайбер рольләр шулай сайлана. Актер хезмәтен ихтирам итәм. Бик авыр эш бу, аны тамашачы белеп тә бетерми. Актерга кырыслык күрсәтсәң дә, ул бары тик эш белән бәйле. Шуңа алар мондый мөнәсәбәткә үпкәләми, тәнкыйтьне күтәреп, җитешсезлекләрне бетерергә тырыша.
— Театрда интригалар бармы? Имеш-мимешләр Сезгә килеп җитәме?
— Миңа андый хәбәрләр килеп җитми. Мин моны барыбер тыңламаячакмын. Хурлап сөйләүче кеше үзе хурлыкка лаек. Шуны артистларга да аңлатырга тырышам. Җитеш­сезлекләрне бергә җыелганда, оперативкаларда тикшерәбез.
Театрда фанатлар эшли. Аларның берсе Сәвия Сираева — барыбызга үрнәк. Ул “Нур”га йөрәк чакыруы буенча 50 яшендә килде. Киләсе елга 85 яшен билгелибез. Аны бик яратам, ихтирам итәм. Аның кебек оптимист, эшкә бирелгән кешеләр сирәк.
“Нур”ның ярдәмче цехлары бик ошый миңа. Сәхнә эшчеләре эчми, тартмый. Радио, яктырту, реквизит, кием әзерләү цехлары да эшләрен төгәл башкара. Режиссер ярдәм-чесе спектакльләрнең бөтен нечкәлекләрен белә. Ул булмаса, “кулсыз” каласың. Һәркем үз урынында.
— Эшләрегезне, театрның бүгенге көнен күзәтеп, Сезне дә “үз урыныгызда” диясе килә. Үзегезгә һәм театр коллективына киләчәктә дә уңышлар гына теләп калабыз!
Айгөл Юлъякшина
әңгәмәләште.





Басып чыгарырга



“Күңелләр саекмасын!”
28-06-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
“Күңелләр саекмасын!”
“Халык, гүя,  мәрткә киткән кебек...”
14-06-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
“Халык, гүя, мәрткә киткән кебек...”
Акыл өстен  булачагына ышанам
5-06-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
Акыл өстен булачагына ышанам
Тукай аһәңен,  Хәйдәр сәламен алып килде
10-05-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
Тукай аһәңен, Хәйдәр сәламен алып килде
“Без булдырабыз!”
1-05-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
“Без булдырабыз!”
Безнең бурыч — кешеләр мәнфәгатен яклау
13-04-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
Безнең бурыч — кешеләр мәнфәгатен яклау
Сандугач тыйнаклыгы
2-03-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
Сандугач тыйнаклыгы
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»