Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Сандугач тыйнаклыгы

02.03: Сандугач тыйнаклыгы

Сандугач тыйнаклыгыМузыкант, җырчы Радик Динәхмәтов белән әңгәмә.

“Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проекты белән районнарда концерт-очрашуларда йөргәндә халык тарафыннан көтеп алынган һәм бик җылы кабул ителгән артистларның берсе – музыкант, җырчы Радик Динәхмәтов. Тамашачы аны тыйнаклыгы, итагатьлелеге, ихласлыгы, шушы ук сыйфатларга өнди торган репертуары өчен ярата. Ә без, оештыручылар, аны тугрылыгы, ышанычлылыгы, бер сүзле булуы өчен хөрмәт итәбез.
Бүген сезгә Радик ДИНӘХМӘТОВ белән әңгәмә тәкъдим итәбез.


Сагындым сине, тамашачы!
— Һәр кеше – үзе бер дөнья. Бүген без “Радик Динәхмәтов” дигән олы бер дөньяны ачабыз. Анда син кемнәрне һәм нәрсәләрне алып керәсең?
— Шәп сорау... (Көлә.)
— Бу сорауга ничек килдем? Син үзеңне яратып өлгергән тамашачыдан бераз югалдың. Ә “Кызыл таң” концертлары алар­ның сине онытмавын, киресенчә, сагынып көтүен күрсәтә. Гәзит укучыларыбызга бераз шуны ачыйк – бүген нинди дөньяда, нинди уй-ниятләр белән яшисең?
— Чынлап та, 2005 елда улым Даян туды. Шул ук чорда минем классик әсәрләр концерты үтте. Шуннан башлап, 12 елга якын концерт куйганым юк. Үземә ниндидер сүз бир­мәдем, әлбәттә. Әмма бу буш тәнәфес түгел, уйланулар, эз­ләнүләр, үземне, дөньяны аңларга омтылу. Гаиләмдә кызым үсте, аны нефть университетында укыттык, яхшы белем бирдек. Аллага шөкер, эшли башлады, матур гаилә корды. Бүген инде оныгым Айлингә сөенеп туя алмыйм. Улым Даянга 12 яшь. Алар белән тыгыз бәйләнештә булдым. Шушы еллар улым белән үтте дисәм дә дөрес булыр.
Эстрадада күренмәвем мин онытылдым, югалдым дигән сүз түгел. Күңелемә, йөрәгемә бик күп табышлар тупладым. Шушы еллар эчендә мөнәҗәтләр, шигърият белән мавыктым, китап туды. Җырдан тыш, алар да – тәрбия ысулы. Шигырьләр авторларына рәхмәт, миңа күп акыл бирделәр. Хәзер инде тамашачыма әйтер сүзем, бүлешәсе фикерләрем бар. Аллаһ боерса, шундый теләк белән концерт юлына басарга телим.
— Ул концерт яшьлек­тә­гесеннән бөтенләй башкача булачак, шулай бит?
— Әлбәттә. Хәзер инде нәрсә җыр­лаганыңны аңлап башкарасың. Яшь чакта матурлыкка, тышкы кыяфәтеңә, тавышыңа зур игътибар бирәсең. Тамашачыга ошарга тырыша­сыңдыр инде. Һәр җырчы сәхнәгә эшен яратып чыга, шулай ук тамашачыдан үзенә карата да ниндидер ярату, мәхәббәт көтә. Әмма тормыш­ның үз этаплары бар. Шул ук 1992 елда язылган “Әл дә син бар әле дөньяда”, 1993 елдагы “Зәңгәр күзле кызны сагынам”, 1994 елдагы “Күрше хакы – тәңре хакы” җырлары меңләгән тапкыр яңгыратыл­гандыр, шуларны да икенче төрле кабул итеп башкарам бүген.
Узган көздә Новосибирскига бардым. Анда Рамазан аенда үткән бәй­рәм халыклар дуслыгы чагылышына әверелде. Татар-башкортлар гына түгел, казах, кыргыз, мари, украиннар да бар иде. Мин шигырьләр сөйләдем, мөнәҗәтләр әйттем. Менә шундый бәйрәмнәргә ихлас күңелдән барам, гонорар да сорамыйм, тәрбияви әһәмияте булган чыгышлардан рәхәтлек кичерәм, күңел байлыгы алам. Тормышны, дөньяны аңласаң, җырлау бөтенләй башка, гражданлык позицияң икенче.
Узган җәй Асия апа Смакованың юбилее уңаеннан авылларда йөреп кайттык. Сәхнәгә чыгу шундый рәхәт. Беренчедән, бу яшькә бәйле, икенче­дән, сагындырган. Өченчедән, сизәм, тамашачы белән ихлас әңгәмәдә буласым, күп нәрсә белән бүлешәсем, шигырьләр, мөнәҗәтләр белән мөрә­җәгать итәсем килә. Бик күп чыгышларымны шигырь белән үреп алып барам. Ә үзем кешеләргә карыйм. Ничек кабул итәләр? Күпчелек, мин теләгәнне әйтә бит, дип, баш кагып утыра. Димәк, шигъри сүз кешеләргә кирәк.
— Димәк, үзең дә, тамашачы да бер-берегезне сагынгансыз...
— Сәхнә артына килеп, даңгыр-доңгырдан арыдык, диләр. Хәзер сәхнәдә экраннар, факеллар, утлар, шоу ясыйлар, анысы да кирәк. Чөнки яшьләр бар, тамашачы төрле зәвыклы. Ә без булган авылларда рәхмәт әйттеләр. Бернәрсәгә дә тайпылмыйча, игътибарыңны җырга гына биреп, тыныч кына башкарасың.

Бездән нинди җыр калыр?
— Сорауның чираттагысына үзең үк этәрәсең. Сез, музыкантларны, бик үзенчәлекле кешеләр дип кабул итәм. Нечкә тоемлавыгыз белән бүген сәхнәдән нәрсә тәкъдим итүләрен тагын да тирән­рәк аңлыйсыз. Арада һөнәрилектән ерак торганнары да күп бит.
— Хәзер шундый замана. Элек худсоветлар булган. Мин аңа эләк­мәдем, шуның белән бәхет­лемен. “Шуны җырла яисә җырлама, шул районга бар яисә барма, теге яки бу телдә җырла”, — дип әйт­мәделәр. М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында 10 ел хезмәт салып, шунда җырлый башладым, беренче адымнарымны ясадым.
Ул 1995 елда булды. Казанда Гафури театрының гастрольләре башланды. Камал театрының ул вакыттагы директоры Шамил Закиров артист­ларның теплоходта уртак сәяхәтен оештырды. Шунда капитанга кемдер кассетаны биргән дә, минем җырлар яңгырый. Анда алар 5-6 гына иде. Иртәгәсен мине чакыртып, телеви­дениегә яздырырга тәкъдим иттеләр. Ризалаштым. Тапшыру эфирга чыкканнан соң, икенче көнне билгеле булып уяндым, дияргә дә була. Башта театрның ул вакыттагы баш режиссеры Рифкать Исрафилов монда юлны ачты, аннары тегендә камаллылар республикага яңгырат­тылар. Музыкант егетне шушы ике театр җыр дөньясына алып керде, аларга гомерем буе рәхмәтлемен.
Арытаба Казан милли-мәдәни үзәгендә аның ул чактагы җитәкчесе Ринат Закиров ярдәме белән ун көн барган концертларым аншлаг белән үтте. Ә тамашачылар арасында Марсель Сәлимҗанов, башка күренекле кешеләр утыра иде. Бүген килеп ничек кыюлыгым җитте икән, дип тә уйлап куям.
Менә шулай юлым ачык булды.
— Күпләр ретро җырларны сагына. Хәзерге чордан нинди җырлар калыр икән? Вакыт аралыгын җиңә алырдайлары бар, дип исәплисеңме?
— Әлбәттә. Ел да җырчы туа. Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтул­лин, Радик Юлъякшин кебек яшьләр килеп чыкты. Язсыннар, җырласыннар. Халык үзе сайлый бит. Мисал өчен, мин үзем хит, шлягер булып китәчәк, дип ышанып, берничә җырыма күп көч салдым. Әмма алар якын да килмәде. Яздырып карыйк, дип кенә чыгарганнарыннан халык күтәреп алганнары күп. Шул ук “Әл дә син бар әле дөньяда”... Бүгенге яшьләрнең дә җырлары халыкка бәреп чыга. Тыңлаучы кабул итә икән, җыр язма, башкарма, дип аларга ничек әйтәсең. Тамашачы да үзе сайлый. Күңеле белән кабул итә икән, бара, карый, тыңлый. Һәр артистның үз тамашачысы бар.
Икенче ягы бар, әлбәттә. Билдән түбән юмор яңгыраган тамашалар да, ни гаҗәп, аншлаг белән үтә. Шулай да тәрбияви ягы һәр артистны уйландырырга тиеш. Халык карый, үзенә сеңдереп утыра бит.
— Радик, синең ике дистә еллар элек яңгыраган җырларыңда бүген­ге актуаль стильләр дә ярылып ята. Рэп, мәсәлән...
— Әйе, стильләр төрле иде. Бер танышым бүгенге яшьләргә: “Радик абыегыз рэпны әллә кайчан ачкан иде инде”, — дип тә әйткәне бар. Ул вакытта да шундый стиль кирәк булгандыр. Бер концертта сәхнә артында Хәния Фәрхи белән очраштык. Беренче соравы: “Кая булдың син, Радик?” – булды. Ул шунда минем видеокассеталардан “подтанцовка”га өйрәнүләрен искә алып торган иде. Менә шундый сүзләр канат куя инде.
— Бүгенге көн югарылыгыннан: “Моны ник җырладым икән?” – дип әйткән җырларың бармы?
— Үкенеп түгел, ярты гасыр яшәү югарылыгыннан чыгып, берничә җырга шулай әйтер идем. Тагын уйлап куям, 15-20 еллап элек шактый популяр, яратып тыңланган җырлар. Ник мин алай әйтергә тиеш? Җырлар репертуарга болай гына килеп керми. Аңлап, тоеп бетермәсәң дә, үзеңнеке икәнен сиземләү барыбер бар.
Шулай да... “Айгөлем” җырына клип төшерелгән иде. Аның режиссерын, операторын үпкәләтәсем килми. Үзем моңа ничек барганмындыр, белмим. Анда мин 7 мәртәбә өйләнеп, аерылам, шампан шәраблары белән, әлбәттә. Үзем мөнәҗәтләр укыйм, үзем шундый җыр чыгарганмын. Бик күп шелтәләр булды. Шундый очрак хәтергә уелып калды.
Мәчеттән чыгып бара идем. Кереп килүче әни белән кыз миңа ачулы итеп карыйлар. Гадәттә, таныйлар, исәнләшәләр. Ә болар мин чыгып киттем дигәндә, түзми әйттеләр: “Шундый җырлар җырлаганнан соң, мәчеткә йөрми, кайда йөрисең инде”. Фикерлә­рен ихлас белдергән өчен мин аларга рәхмәтле. Димәк, кешеләр артистка ышана. Иртән – мөнәҗәт, кич шундый җыр була алмый. Бу уен, юмор, дип әйтсәләр дә, халыкка чыгарган тамаша белән сак булырга кирәк икән. Мин үземә тәрбия-сабак алдым.
— Радик, сөйләшү алдыннан синең репертуардагы барлык диярлек җырларны яңадан тыңлагач, “Гафу итче” дигән тетрәндергеч җыр юкка онытылуга дучар ителгән кебек тоелды. Ниндидер тирән мәгънәсе бар кебек аның...
— Чыннан да, ул җырның тарихы бар. 1995 елның җәендә театр Стәрлебаш районына гастроль­ләргә чыкты. Кабакуш авылында мине Сатучиннар гаиләсенә яшәргә керттеләр. Хуҗабикә Рәкыя апа көне-төне диярлек клубта эштә. Ә аларның өйдә дә эшләре күп, утын да әзерләргә кирәк, печән дә чабарга. Гаилә башлыгы Рамазан абыйга ихатада ярдәмләштем, печәнгә дә бардык. Аларның гаиләсе коточкыч кайгы кичергән – февральдә бер­дәнбер уллары Рушан Чечняда һәлак булган иде. Рәкыя апа әйтмешли, бер атнага гына булса да мин алар өчен бераз юаныч булдым. Күп тә үтми Рамазан абый бу кайгыны күтәрә алмаган, үзе дә бакыйлыкка күчкән. “Гафу итче” – шул чорда җырланган җыр. Миңа аны Екатеринбургта яшәүче җырчы Хәйдәр Гыйльфанов биргән иде. Кызганыч, авторларын белмим. Стәрлебашта мин аны еламыйча башкара алмадым. Соңрак җырның язмасын хәйрия фонды соратып алды. Рушан Сатучин һәм аның кебек батыр егетләр турында радиотапшыру әзерләделәр. Синең бу җыр турында искәртүең әйбәт булды әле, аны яңартып, тәкъдим итәргә кирәк.

ДӨНЬЯМ ТҮГӘРӘК

— Музыкант һөнәре бүгенге чор белән ярашамы?
— Нинди генә заманалар булса да, беркайчан да зарланмадым. Һәрчак канәгать булуым төрле хәлләрдә дә мине гел шушы сихри дөньяда тота. 12 ел концерт белән йөрмәсәм дә, мин барыбер шул дөньяның эчендә. Музыка дөньясына кереп китүемә шундый бәхетлемен. Улымны музыкага укырга биргәндә, дусларым-танышларым арасыннан: “Нишлисең, бүген шунда бирү вакыты түгел”, — диючеләр дә булды. Нинди вакыт? Даян музыкант булачак. Сәләтле. Теләге бар. Ярата. Кызым да музыкант. Дөнья ничек кенә үзгәрсә дә, музыканың, җырның үз юлы бар.
— Соңгы елларда син шигърият дөньясыннан рухи азык табасың. “Кеше” дип аталган китап чыгаруың да шуның белән бәйле. Шигърияткә кереп китүең ничек булды?
— Күп тапкырлар инандым: мине гомер буе кемме, нәрсәме йөртә, кирәкле юлга төшерә. Ул нәкъ вакытында була. 1991 елда мөнәҗәт тәрбия бирә башлаган иде. Шигырь дә тәрбия бирде.
Дүртөйле районының 80 еллык юбилеена кайткач, сәхнәдән укытучым Ганс Хәкимовның шигырен укыдым. Үзенә алдан әйтмәгән идем. Ганс Баяновичның шатлыктан йөрәге тота язган. Аның: “Сиңа шигырь уку килешә”, — диюен ишетү белән, “чирләдем”. Киттем китапханәгә. Уфада бер китапханә калмады. Күңелгә ошаган шигырьләрнең күчермәсен ала башладым. Ганс абый белән киңәш­ләшеп, җыентыкны “Кеше” дип атадык. Биш елдан Башкорт­станның халык шагыйре Кадим Аралбай мөхәррир­легендә китап чыкты.
— Радик Динәхмәтов дигән җырчыдан һәрвакыт ихласлык, ярдәмчеллек сизелеп тора. Бу каян килә?
— Нәнәемнән. Мин авылда нәнәемдә үстем. Әнием гел эштә булды. Әсәндәге кирпеч заводында әни сымак мастер булды микән, белмим. Кирпеч заводын тергезгән кеше ул. Мин нәнәем тәрбиясендә булдым. Бүген дә гел нәнәем нәрсә әйтер иде икән, дип уйлыйм.
— Димәк, әңгәмә башындагы сорауга кайтсак, үз дөньяңа нәнәең тәрбиясен аласың?.. Тагын?
— Әсәндә нәнәемә каникулга кайтудан да зур бәхет юк иде. Ул 87 яшендә, 2000 елда вафат булды. Бүген минем терәк – әнкәй. Ул мине аңлый, тыңлый, ишетә. Әнием миңа дөрес юл күрсәтә, авырлык килгәндә, һәрвакыт ярдәм итә. Авырлыкка да рәхмәт әйтергә кирәк. Шуны татыган, сынауны үтә алган өчен. Элекке чорлар искә төшә. Тормыш ничек кенә авыр булмасын, борынгылар кич утырып чигү чиккән, кичке уенга чыкканнар. Иртәнге биштә торып, сыерын савып, тагын эшкә чапкан. Ә бүген 100 метр ераклыктагы кибеткә машинага утырып барабыз. Җимертеп эшли дә, чын күңелдән ял итә дә белгәннәр. Буыннар бәйләнеше минем өчен мөһим.
Без – бәхетле буын. Кумирларыбызны күреп үсү, алар белән аралашу бәхете тиде. Әсәндә агач клуб каршында яши идек. Аның мөдире нәнәемә: “Әминә әби, Фәридә Кудашева сиңа кунарга керә”, — дип кенә кычкыра, кереп тормый иде. Күп еллар үткәч, теплоходта сәфәрдә аның алдында чыгыш ясарга туры килде. Фәридә апа тыңлап, киңәшләрен бирде. Илһам Шакировның да киңәше хәтердә калды. “Кассетада беркайчан да бер тональлектәге җырларны рәттән куйма. Бу бер җыр сымак тоела”, — дигән иде ул.
Тамашачы концерттан җырчының бер генә булса да җырын отып чыкмаса, аны уңышсыз үткән дип исәпли Көнбатыш продюсерлары. Хәйдәр Бигичевның Уфада 3 көн рәттән барган концертларыннан халык “Керим әле урманнарга”ны җырлап чыкты. Алай итеп тагын кемгәдер кул чапканымны хәтерләмим. Болар бәхет түгелме? Менә шушы осталар калдырган искиткеч байлыкны үзем белән йөртәм.
Ихлас кешеләрне яратам. Калганы, ягъни кешеләрдәге намуслылык, тугрылык, дуслык һәм башка сыйфатлар, үзеннән-үзе шуннан килә.
— 100 еллык юбилеен билге­ләүче “Кызыл таң” редакциясе коллективы исеменнән безнең белән һәрвакыт хезмәттәшлек итеп тор­ганың өчен сиңа рәхмәт белде­рәбез.
— Рәхмәт. “Кызыл таң” берен­челәрдән булып мине гәзит укучылар белән таныштырды, булачак тамашачыларым белән иҗат күпере салды. Концертлар белән җыр дөньясына алып керүдә “Кызыл таң”ның өлеше зур. Гәзит коллективы армый-талмый, җанын-тәнен биреп, инде 100 ел халыкка хезмәт итә. Сәламәт булыгыз. Эшегездә уңышлар телим. Әл дә син бар әле дөньяда, “Кызыл таң”!

Резеда НУРТДИНОВА әңгәмәләште.





Басып чыгарырга



“Күңелләр саекмасын!”
28-06-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
“Күңелләр саекмасын!”
“Халык, гүя,  мәрткә киткән кебек...”
14-06-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
“Халык, гүя, мәрткә киткән кебек...”
Акыл өстен  булачагына ышанам
5-06-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
Акыл өстен булачагына ышанам
Тукай аһәңен,  Хәйдәр сәламен алып килде
10-05-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
Тукай аһәңен, Хәйдәр сәламен алып килде
“Без булдырабыз!”
1-05-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
“Без булдырабыз!”
Безнең бурыч — кешеләр мәнфәгатен яклау
13-04-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
Безнең бурыч — кешеләр мәнфәгатен яклау
Ул кайтты
23-02-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
Ул кайтты
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»

scott plank imdb