Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / “Без булдырабыз!”

01.05: “Без булдырабыз!”

“Без булдырабыз!”Нефтекама шәһәре яз бәйрәмен матур күрсәткечләр белән каршылый.

Шушы көннәрдә башкалада үткән муниципаль берәмлекләр съездында узган ел нәтиҗәләре буен­ча Нефтекама шәһәре “Муниципаль икътисади сәя­сәт һәм муниципаль финанс белән идарә итү” номи­нациясендә җиңүче булды. Соңгы өч елда бу өченче бүләк. 2015 ел йомгаклары буенча Нефтекама “Иң яхшы шәһәр округы” исеменә лаек булган иде, аннан соң да төрле номинацияләрдә җиңүләр булды. Бу югары исемнәр Нефтекамада икътисади, сәнә­гать, социаль күрсәткечләрнең тотрыклы булуы турында сөйли, тормыш алга бара, дигәнне аңлата. Моңа ничек ирешелә? Бу турыда шәһәр хаки­мия­те башлыгы Рәшит Дәүләтов белән әңгәмә­лә­­шә­без.


— Рәшит Мостафович, димәк, Нефтекама узган елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлады?
— Әйе, нәтиҗәләр ях­шы. Һәм бу — бер елның гына уңышы түгел, алдагы елларда да тырышып эш­ләү, ныклы икътисади нигез булдыру нәтиҗәсе. Әйтик, узган ел җитештерү индексы 100,7 процент тәшкил итте. Бар­лык оешмалар да куел­ган планны үтәде. Төзелеш буенча да тәгаен­ләгән күр­сәткечкә ирештек — 89 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды. Дө-рес, моңа кадәр без ел саен 95 мең квадрат метрга ирешеп килә идек, әмма со­ңгы елларда төзе­леш күрсәт­кечләре, гому-мән, республика, ил буенча кимеде. Шун­лыктан ул бездә дә тү­бәнрәк булды. Ә инде товар әй­ләнеше, демография буенча күрсәткеч­ләр югары булып кала.

— Соңгы елларда Хөкүмәт тарафыннан демографик күрсәткечләргә зур игътибар бүленә. Ил дәрәҗәсендә дә, республикада да бала туган гаи­ләләргә сизелерлек яр­дәм күрсәтелә. Бу уңай­дан быелга фаразлар нинди?
— Елны матур күрсәткеч белән башладык — яңа елның беренче көннәрендә үк шәһәрдә өч игезәк туды. Гүзәл һәм Александр Герасимовлар бер көн эчендә өч сабыйның әти-әнисе булды. Узган ел исә шәһәрдә 1791 бала туды. Шәһәребез халык саны буенча 138 мең күрсәткечен узды. Агымдагы елда 140 меңнән артып китәрбез, дип уйлыйм. Кү­рүегезчә, Нефтекама үсә, яңара, яшәрә.

— Балалар сәясәте — үзе бер тема. Яшь буын өчен шәһәрдә аеруча күп эшләнә: балалар бакчалары, мәктәпләр төзелә.
— Әйе, без “Иң яхшысы — балаларга!” дигән девизга һәрвакыт тугры булып калабыз”. Соңгы 5 ел эчен­дә биш балалар бакчасы сафка кертелде һәм капиталь төзекләндерелде, “чират” дигән төшенчә онытыл­ды. Шулай ук мәктәп­ләр­дә икенче сменаны бетерү өстендә актив эшлибез. Яңа микрорайоннарда 1100 һәм 550 урынга исәпләнгән мәк­тәп­ләр төзүне күз уңында тотабыз. Бүген җәй якынлашканда, балаларның ялын оештыруга зур игътибар бирелә, аларның 80 проценттан күбрәге төрле ял формаларына җәлеп ителә.

— Балалар турында сүз чыккач, уку сыйфаты турында да әйтеп китми мөмкин түгел. Шәһәр узган елгы имтиханнарда йөз балл җыйган укучылары белән танылды?
— Әйе, безнең укучылар Бердәм дәүләт имтиханында югары уңышлар күрсәтте: өч укучы иң югары — 100 балл — алуга иреште. Мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаучылар саны ел саен арта, узган ел 69 чыгарылыш сыйныф укучысына медаль тапшырылды. Шулай ук, без — Бөтен­русия олимпиадалары буенча лидерлар исә­бен­дә. Гомумән, мәгариф учреж­дениеләребез илдә таныла, узган ел, мәсәлән, шә­һәр­нең 1нче лицее “Ру­сия­­нең иң яхшы 200 мәк­тәбе” исемлегенә керде. Бу уку йорты турында аерым сөйләп булыр иде. Кыскасы, мәгарифкә киткән чыгымнар, игътибар шушындый күңелле күрсәткечләр булып әйләнеп кайта.

— Социаль өлкәгә кагылгач, спорт, мәдәният турында да әйтеп китик инде.
— Спорт даирәсендә Нефтекама күпләр өчен “Торос” хоккей клубы белән билгеле. Чагыштырмача зур булмаган шәһәрдә малай­ларның 4-5 яшьтән хоккей белән шөгыльләнү мөмкин­леге булуы куанычлы. “Батыр” балалар командасы да үзен танытып килә. Шә-һәрдә шулай ук баскетбол, футбол, чаңгы, спортның башка төрләре үсеш алган. Дөнья күләмендә танылган Эльвир Хуҗин, Динә Әхмә­то­ваның нәкъ бездән үсеп чыгуы гаҗәп түгел.
Ә инде мәдәни өлкәдә Нефтекама үзен күптән танытып өлгергән шәһәр. Бу “Дуслык моңы” халыкара, “Олы Урал ритмнары” бию фестивальләренең бездә үтүе белән генә бәйле түгел. Көчле, исемле, танылган коллективларыбыз күп. Республикада гына түгел, чит өлкәләрдә дә киң билгеле Нефтекама филармониясе уңышлы эшләп килә, “Виктория” бию ансамбле үзен чит илләрдә танытып кайтты. Кечкенә Нефтекамада төрле юнәлешләрдә эшләү­че 30 иҗат коллективы “үр­нәкле” һәм “халык” исемен йөртүе — үзе горурлык! Нибары 50 ел тарихы булган шәһәр өчен бу — бик зур күрсәткеч.

— Нефтекама, моно­шә­һәр буларак, алгарышлы үсеш территориясе феде­раль программасына керү этабында. Шәһәр өчен аның файдасы нидә?
— Әлеге Программа, га­ди тел белән әйткәндә, без­нең НефАЗ кебек бер­дән­бер зур предприятиегә карап торган шәһәрләргә яр-дәм итү ниятеннән барлыкка килгән. Программа шә­һәргә киләчәк инвесторларга ташламалар бирә, уңай­лы мохит тудыра. Җәлеп ителгән инвесторлар исә яңа эш урыннары булдыра, шәһәргә үсәргә ярдәм итә. Кыскасы, максат шундый.

— Нефтекама төрле федераль программаларда да актив катнаша.
— Әйе, “Бердәм Русия” партиясенең “Шәһәр мохите” программасының уңай­лылыгын халык бәяләп өлгер­де инде. Үткән ел без әлеге Программа ярдәмен­дә 19 ихатаны тәртипкә китердек. Әлбәттә, башкарасы эшләр күп, әмма арытаба да мондый мөмкинлек-тән актив файдаланачакбыз. Чөнки халык, берсен-нән берсе күреп, инициатива, активлык күрсәтә башлады. Мондый программалар халыкны берләштерү, аларда яшәгән урыннарына карата җавап­лылык тәр­бияләү максатыннан бик файдалы, дип саныйм. Әлеге Программа ярдәмен­дә ирешелгән тагы бер зур уңыш — Җиңү ал­леясен төзекләндерү. Узган ел анда күләмле эш башкарылды һәм парк заманча төс алды. Патриотик рухтагы барлык чаралар бире­дә узуын исәпкә алганда, бу эш зур мәгънәгә ия. Шушы эшләр­не башкарып чыгу өчен федераль үзәк­тән һәм республикадан 58 миллион сум күләмендә акча җәлеп ителде.

— “Урындагы башлангычларга ярдәм” прог-рам­масы кысаларында да халык­ның активлыгы сизелә. Моңа кадәр: “Хө­кү­мәт эш­ләргә тиеш!” дип караучылар да хәзер яшә­­­гән җирләрендәге мәсьәләләрне хәл итүгә хуҗаларча карый башлады...
— Әйе, кайда, нәрсәне төзекләндерергә, нинди эш­ләр башкарырга — боларны халык үзе сайлый, үзе акча җыя. Бу эшкә ига­нәчеләр дә актив кушылды. Нәтиҗәдә, “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы буенча шәһәрдә шактый эш башкарылды. Беренче елны без Программада 5 объект белән катанашсак, узган ел проект­ларның саны егер­медән артып китте. Моның өчен республика бюджетыннан 17 миллион сумнан артык акча бүленде. Нәти­җәдә, мәктәп­ләрдә, балалар бакчаларында тәрә­зәләр яңартыл­ды, уен мәй­дан­чыклары урнаштырылды. Балалар иҗат сараенда бассейнны төзеклән­дерү — аеруча кү­ләмле һәм бик вакытлы чара булды. Быел исә без Программада 35 проект белән катнашбыз.
Моннан тыш, шәһәр “Тө­зеклеккә биш адым” Бөтен­русия проектында актив катнаша. Аның ярдәмендә узган көз шәһәрдә урам тренажер комплексы урнаштырдык. ГТО нормативларын тапшыруга үзаллы әзерләнү өчен менә дигән урын булды ул.

— Шәһәрдә тагы бер күптәннән ремонт көткән объект — “Торос” стадионы бар. Аны тө­зек­лән­­дерү буенча эшләр башландымы?
— Әйе, ул “Баш­корт­станның 100 еллыгына — 100 объект” программасына кергән. Шәһәр өчен әлеге стадионның мөһимлеге аңлашыла. Кызганычка каршы, 1981 ел­да сафка кергән бу объектка бер тапкыр да җитди ремонт эшләнелмә­гән. Ни­һаять, эшләр урыныннан кузгалды. Аны төзекләндерү — шәһәр халкы өчен зур бүләк булачак.

— Рәшит Мостафович, медицина тармагында да уңышлар җитәрлек, югыйсә.
— Сәламәтлек саклауга зур игътибар бүленә. Узган ел поликлиникаларда заманча, уңайлы регистратуралар ачылган иде. Хәзер дәва­ханәләргә барып ке­рүе кү­ңелле, халыкны хез­мәт­ләндерү дөрес оештырыл­ган.

— Санасаң, һәр өл­кә-дә уңышлар шактый. Әй-тегез әле, аларга ничек ирешелә?
— Югарыда әйтүемчә, бу — еллар буена башкарылган хезмәт нәтиҗәсе. Икенчедән, бүген үсеш өчен шартлар күп. Ничә төрле федераль, республика максатлы Программалары эш­ли, бары тик аларда катнашырга, мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска гына кирәк. Бер генә мисал китерәм: без моношәһәр буларак, шул исемле Программага кергәч, шәһәргә өч “Ашыгыч ярдәм” машинасы кайтарылды. Начармыни? Эшең­нең нәтиҗәсен күрәсең дә, тагы да дәртләнебрәк тоты­насың.

— Рәшит Мостафович, күптән түгел Муниципаль хезмәткәрләр көне билге­ләнеп үтте. Сез һәрвакыт “команда” дип сөйләргә яратасыз. Шул командагыз турында да берничә сүз әйтеп китмәссезме?
— Чыннан да, быел муниципаль хезмәткәрләр көнен беренче тапкыр шә­һәр­дә башка форматта үткәрдек, уңышка ирешү­челәргә Мактау грамоталары тапшырдык, ял иттек. Мондый чаралар да кирәк­тер, ни генә димә, алардан соң һәр муниципаль хезмәт­кәр үзенең никадәр җавап­лы эш башкаруына тагын бер кат төшенә. Аеруча яшьләр өчен файдалы ул. Шәһәрдә якынча 130 муниципаль хезмәткәр бар, 1000 кешегә уртача 1 хез­мәткәр туры килә. Бу зур күрсәткеч түгел.
Ә инде командага кил-гән­дә, муниципалитетта утыз елдан артык хезмәт иткән кешеләребез бар, әйтик, баш бухгалтер Надежда Косолапованың стажы 30 елдан артып киткән. Икътисад бүлеге начальнигы Людмила Крюкова — шулай ук 30 елдан артык шу­шы авыр, катлаулы хезмәт­тә. Тәҗрибә турында сүз алып барганда, шулай ук урынбасарлар Лидия Латыйпова, Лилия Зәйнул­лина, Ирина Әхмәдишина, Зәбир Габдуллин, Олег Дәүләтгәрәевны атап үтәр идем. Яуда чыныккан солдат кебек, алар инде муниципаль хезмәттә чыныккан, шәһәрнең уңышлары өчен янып яшәүче кешеләр. Го­мумән, “муниципаль хез­мәт” дигән сүзтезмәнең “хез­мәт” дигән өлешенә басым ясар идем. Без — атамабыз әйтеп торуынча, халыкка, муниципалитетка хезмәт итәбез. Монда бер сер дә юк: әгәр дә хезмәтеңне яхшы башкарасың икән, димәк, уңышлар да, нәтиҗә дә булачак.
— Рәшит Мостафович, тагы да бер кат яуланган уңышларыгыз белән котлыйбыз! Бәйрәм белән, Сезне! Әңгәмә өчен зур рәхмәт.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА әңгәмәләште.
Нефтекама шәһәре.





Басып чыгарырга



“Күңелләр саекмасын!”
28-06-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
“Күңелләр саекмасын!”
“Халык, гүя,  мәрткә киткән кебек...”
14-06-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
“Халык, гүя, мәрткә киткән кебек...”
Акыл өстен  булачагына ышанам
5-06-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
Акыл өстен булачагына ышанам
Тукай аһәңен,  Хәйдәр сәламен алып килде
10-05-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
Тукай аһәңен, Хәйдәр сәламен алып килде
Безнең бурыч — кешеләр мәнфәгатен яклау
13-04-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
Безнең бурыч — кешеләр мәнфәгатен яклау
Сандугач тыйнаклыгы
2-03-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
Сандугач тыйнаклыгы
Ул кайтты
23-02-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
Ул кайтты
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»