Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / “Ватан алдындагы изге бурычын һәркем үтәргә тиеш!”

25.05: “Ватан алдындагы изге бурычын һәркем үтәргә тиеш!”

“Ватан алдындагы изге бурычын һәркем үтәргә тиеш!”Башкортстан Хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге җитәкчесе, полковник Риф Вәлиев белән әңгәмә.

Мәгълүм булуынча, 1 апрельдән 15 июльгә кадәр язгы чакыру дәвам итә. Быел Башкортстаннан ничә кеше Ватан алдындагы изге бурычын үтәячәк? Русия Кораллы Көчләрендә хезмәт итү шартлары нинди җитди үзгәрешләр кичергән? Солдат каешы буарга җыенучыларны, аларның әти-әниләрен борчыган сораулар белән Башкортстан Хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге җитәкчесе, полковник Риф Вәлиевка мөрәҗәгать иттек.


– Риф Мәсгутович, 2018 елгы язгы чакыру дәвам итә. Аның 2017 елдагы чакыру кампаниясеннән аермалы яклары бармы?
– Моңа кадәр законнарга кертел­гән үзгәрешләр барысы да гамәлдә кала. Ассызыклап әйтер­дәй җитди үзгәрешләр юк. Шулай да, кайбер нечкәлекләргә тукталу мөһим. Урта һөнәри белем бирү учреждение­ләрендә белем алучыларның уку йортын тәмамлап, диплом алу хокукы сакланачак. Язгы чакыруда хәрби хезмәткә озату вакыты, шартлары бераз үзгәреш кичерде. Үзгә­решләр Ру­сиядә футбол буенча дөнья чемпионаты оештырылу белән бәйле. Әйтик, чакырылучыларны бәйге оештырылган төбәк­ләр­гә озатканда уен көндәлеге исәпкә алыначак.

– Башкортстан — хәрби хезмәткә чакырылучылар саны, хезмәт итүчеләрнең на-муслылыгы юнә­лешендә дә Русиядә алдынгы урында. Мондый югары урынны килә­чәктә дә саклап кала алачакбызмы?
– Башкортстан – чакыру ресурсларына бай төбәк. Шул ук вакытта, республика ”демографик чокыр”ны әлегә үтә алмады. Мондый күренеш Русиянең барлык төбәкләренә дә хас. Хәрби комиссариатларда исәпкә басучы егетләр саны ел саен кими. Бары тик 2020 елдан соң гына аларның арта башлаячагын көтәбез. Солдат каешы буучылар саны да демография белән тыгыз бәйле. Русия Кораллы Көч­ләрендә чакыру буенча хезмәт итүчеләр процент нисбәтендә ил дәрәҗәсендә кими. Мондый шартларда контракт хезмәтенә игътибар арта. Аеруча хәрби частьларның сугышчан мөмкинлекләрен билге-ләүче вазыйфаларга контракт буенча хезмәт итүче­ләр җәлеп ителә. Гомумән, быел язгы чакыруда Башкортстаннан биш меңгә якын егет Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә юлланачак.

– Быелгы язгы чакыруда солдат каешы буучылар нинди төр гаскәрләрдә, кайсы тө-бәкләрдә хезмәт итә­чәк?
– Чакырылучылар, сәла­мәтлеге мөмкинлек, биргән­чә, гаскәр төр­ләренә билге­ләнәчәк. Хезмәт итү урыны Калининградтан алып Япония читендәге Итуруп утравына кадәр урнашкан барлык төр гаскәр­ләр булуы ихтитмал. Шуңа күрә, аерым төбәкләр, аерым гас­кәрләр турында сүз йөртү урынсыз.

– Хәрби Комиссариат чакырылучыларны хәрби-патриотик тәрбияләү юнәле­шендә нинди эш алып бара?
– Гадәттәгечә, бик күп чаралар оештырыла. Быел яз чакырылучылар арасында спартакиада үткәр­дек. Катнашучылар физик әзерле-ген, теоретик белемен күрсәтте. Төп приз – сәламәтлеге мөмкинлек биргәнчә, гаскәр төрен һәм хезмәт итү урынын сайлау. Быел бәйгедә Бөредән биш кешелек команда җиңде. Мондый бәйге бары тик Башкортстанда гына оештырыла.

– Чакырылучыларны хәр­би хезмәткә әзерләгәндә ДОСААФ белән хезмәттәшлек итәсезме?
– Ел саен Русия Кораллы Көч­ләре өчен мөһим булган белгечләр әзерләү бурычы куела. ДОСААФ мондый максатка ирешә. Яңа бел-гечләр дә әзерләнә. Һава-десант гаскәрләренә “Парашютчы-укчы” белгече әзерләү дәвам итә. Башлыча, оешма яшьләргә техник һөнәрләр үз­ләштерү мөмкинлеге бирә.

– Патриотик тәрбия бирү эше алып барылса да, хәрби хезмәттән читләшеп йөрү­че­ләр дә юк түгел. Алар белән нинди эш алып барыла?
– Хәрби-патриотик тәр­бия, закондагы үзгәрешләр уңай нәтиҗә бирде. Мәгълүм булуынча, хәзер хәрби билетсыз эшкә урнашуы авыр. Күпчелек егетләр Русия Кораллы Көчләренә үз теләге белән бара. Соңгы елларда югары белем алучы егетләрнең үз теләге белән гариза язып, солдат каешы бууы гади күренешкә әверелде. Башка еллар белән чагыштырганда, хәр­би хезмәттән баш тартучылар саны кими.

– Рекламада, Интернет челтәрендә “Хәрби билет — законлы”, “Чакырылучыларга хоку­кый ярдәм” дигән бел­дерүләргә еш юлыгасың. Мондый урыннарга мөрәҗәгать итүчеләр хәрби билетны кулга төшерә аламы?
– Белдерүдәге вәгъдә­ләр чынбарлыкка тәңгәл килми. Хәрби билетларны тапшыру – җитди конт­роль­­дә. Мондый шикле урыннарга мөрәҗәгать итүчеләр вакытын һәм акчасын югалта. Шуннан артык нәтиҗә көтмәсеннәр. “Хәрби билет – законлы” дигәненә игътибар итик. Русиядә һәр оешманың үз законы юк. Без федераль законнарга ярашлы эшлибез. Җиңел генә хәрби билет тәкъдим итүчеләр федераль законны берничек тә урап үтә алмый. Димәк, мондый белдерүләр буенча мөрәҗәгать итү урынсыз.

– Чакырылучылар даи-рәсендә альтернатив хезмәт хөрмәттәме?
– Башкортстанда альтернатив хезмәтне сайлаучылар бармак белән санарлык кына. Күпчелек психиатрия дәваханәләрендә, туберкулез диспансерларында һәм башка урыннарда санитар булып эшлә­гәнче, хәрби частьларда хез­мәтне сайлыйлар. Хез­мәт итү урынын Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы билгели. Башкортстаннан ел саен 12 меңгә якын егет хәрби хезмәткә чакырыла. Шулар­ның нибары 6-8е генә альтернатив хезмәтне сайлый.

– Контракт буенча хезмәт итәргә теләү­челәр күпме?
– Югары һәм урта белеме булганнар чакыру буенча хезмәт урынына, контракт буенча хезмәтне сайлый ала. 2017 елда Башкортстаннан йөздән артык егет контракт хезмәтен сайлады.

– Үз теләге белән солдат каешы буган асыл затлар бармы?
– Хәрби училищеларга укырга керүче асыл затлар гадәти күре-неш­кә әверелеп бара. Алар даи-рәсендә дә В. Ф. Маргелов исемен-дәге Рязань десант училищесы абруйлы санала. Башкортстандагы гүзәл затлар арасында хәрби хез­мәткә алынучылар бар. Алар намуслы хезмәт итә һәм Ватан сагында уяу тора. Башкортстаннан былтыр – 4, быел 2 гүзәл зат солдат буды.

– Чакырылучыларга, алар­ның әти-әниләренә нинди теләкләрегез бар?
– Армиядән куркырга ярамый. Армиянең максаты – ил гражданнарын саклау. Шуңа күрә, законга ярашлы, барлык егетләр дә хәрби хезмәткә барырга бурычлы. Чакырылучылар да, әти-әниләр дә сынауга алдан ук әзерләнсен. Иң мөһиме – солдат каешы буучылар үз көченә ышансын. Шул чакта, барысы да яхшы булыр.
– Эчтәлекле әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Язгы чакыру кампаниясе оешкан төстә үтсен!

Айдар ЗӘКИЕВ әңгәмәләште.





Басып чыгарырга



“Күңелләр саекмасын!”
28-06-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
“Күңелләр саекмасын!”
“Халык, гүя,  мәрткә киткән кебек...”
14-06-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
“Халык, гүя, мәрткә киткән кебек...”
Акыл өстен  булачагына ышанам
5-06-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
Акыл өстен булачагына ышанам
Тукай аһәңен,  Хәйдәр сәламен алып килде
10-05-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
Тукай аһәңен, Хәйдәр сәламен алып килде
“Без булдырабыз!”
1-05-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
“Без булдырабыз!”
Безнең бурыч — кешеләр мәнфәгатен яклау
13-04-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
Безнең бурыч — кешеләр мәнфәгатен яклау
Сандугач тыйнаклыгы
2-03-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
Сандугач тыйнаклыгы
Ул кайтты
23-02-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
Ул кайтты
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»