Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Акыл өстен булачагына ышанам

Акыл өстен булачагына ышанам
05.06.2018 / “Кызыл таң” кунагы

Акыл өстен  булачагына ышанам“Монродан Трампка кадәр превентив хәрби һөҗүм турында Америка доктринасы” китабы авторы белән әңгәмә.

Юридик фәннәр докторы, Русия Фәннәр академиясе Дәүләт һәм хокук институтының әйдәүче фәнни хезмәткәре, Евразия юридик журналының баш мөхәррире Инсур Фәрхетдиновның “Монродан Трампка кадәр превентив хәрби һөҗүм турында Америка доктринасы” дип аталган китабы дөнья күрде. Әлеге хезмәт халыкара хәвефсезлек хокуклары проблемаларын өйрәнүгә багышланган. Фәнни басмада бүгенге көнгә кадәр дөнья дипломатиясенең һәм халыкара хокукның кызыклы феномены булып калган Монроның Америка доктринасы үсеше һәм үзгәреш кичерүе проблемалары тикшерелә. Джеймс Монроның 1823 елгы доктринасыннан Дональд Трампның 2017 елгы “Amerika First” концепциясенә кадәр юл АКШ өчен генә түгел, халыкара мөнәсәбәтләрнең бөтен системасы өчен кызганыч һәм капма-каршылыклы. Әгәр дә Д. Монро Америка превентив һөҗүменең пионеры булса, Трампны аның лаеклы дәвамчысы дип атарга мөмкин.

Инсур Фәрхетдинов 90нчы еллар азагында “Кызыл таң”ның Мәскәүдәге үз хәбәрчесе дә булып торды. Аның сәяси һәм башка темаларга язылган үзенчәлекле мәкаләләрен укучыларыбыз хәтерли дә торгандыр. Әлеге китабы чыгу һәм, гомумән, бүгенге халыкара хәлгә карата фикерләрен белү максатында без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.


– Инсур Зәбирович, ил-көнебез тыныч тү­гел, дөньяның әле бу, әле теге почмагында терактлар булып, шарт­лаулар яңгырап тора. Илләр арасында татулык югалды, тотрыклылык юк. Соңгы вакытта глобаль террорчылык дип аталган төшенчә дә еш кабатлана. Бу хәл, сезнеңчә, кайчан башланды?
– Глобаль террорчылык 2013 елда Көнбатышның кайбер илләре һәм Гарәб Көнчыгышы тарафыннан баштан аяк коралланган, үзләрен “Ислам дәүләте” дип атаган террорчылар якты көндә ике суверен дәүләтне – Сүрияне һәм Гыйракны басып алганнан соң башланды. БМОның Уставын тупас бозып, күрше илләрнең – Мисырның, Ливиянең, Тунисның, Йә­мәннең законлы хөкүмәт­ләре бәреп төшерелгәннән соң, хәлләр тагын да кис­кенләште. Аңа кадәр күп гасырлар элек кешелек циви­лизациясенең бишеге булган имин Гыйрак җимерел-де. 2003 елда Америка, БМОның иминлек советы санкциясеннән тыш, бу дәү­ләттә хәрби көч куллануга барды. Бу бүген НАТОның әлеге гамәлләрен агрессия дип атарга мөмкинлек бирә.

– Ләкин БМОның тынычлыкны, хәвеф­сезлекне, кеше хокукларын һәм үсешен өс­тен­лекле кыйммәтләр итеп игълан иткән Уставы бар бит. Алар халыкара хокук тәрти­бенең нигезен тәшкил итә.
– БМО Уставында башка дәүләтләр эшенә кысылмау принцибы теркәлгән, хәрби көч куллану тыелган. Кызганычка каршы, бүген бу халыкара оешманың роле кимү күзәтелә. Ул акрынлап кызыксынучы якларның тар даирәсе – АКШ һәм аның союздашлары мәнфәгать-ләрен гамәлгә ашыру өчен уңайлы бер сәяси коралга әйләнде. Без шуны аңларга тиеш, дөньяда тәртипләр үзгәрә, бүген күп полярлы дөньяның яңа халыкара системасы булдырыла. Һәм ул дәүләтләр тарафыннан идарә ителүчән булырга тиеш. Бу исә халыкара хокук, БМОның элекке абруен тергезүдән башка мөмкин түгел. Көчләр балансына алмашка мәнфәгатьләр балансы килергә тиеш.

– 2015 елның сен­тябреннән Русия Сү­рия территория­сен­дәге террорчылар төр­кемнәрен утка тота баш­лады. Халыкара хокук күзлегеннән бу үзен аклыймы һәм конфликтны хәл итүгә булышлык итә аламы?
– Русиянең Сүриядәге хәрби операциясе аның законлы хөкүмәте үтенече буенча үткәрелә. Америка Кушма Штатлары бомбардировкаларыннан аермалы буларак, Русиянең хәрби операциясенең бердәнбер максаты – тынычлык урнаштыру. Русия хәрбиләре бу илгә 1980 елгы Дуслык һәм хезмәттәшлек турында килешү белән ныгытылган халыкара кагыйдәләр һәм нормаларга ярашлы үтеп керде. Кытай, Һиндстан, Бразилия, Иран белән бер­рәттән, Русия, Сүрия хөкү­мә­тенә чит ил басымына каршы чыгыш ясый. Бәшәр Әсад – 2000 елдан Сүрия­нең алыштыргысыз президенты. Аның әтисе Хафиз Әсад илдә 30 елга якын тәртип һәм халыкның иминлеген тәэмин итте. 2011 елда исә, читтән киңкүләм протестлар оештырылып, нәтиҗәдә, биредә үзен Ислам дәүләте дип атаучы моңа кадәр күрелмәгән аждаһа пәйда булды.

– Ул көчле дәүләт­ме?
– Русия утка тота башлаганчы Ислам дәүләтендә 80 меңгә якын боевик (шуның 50 меңе – Сүриядә) исәпләнгән. Оешманың төп өлешен Гыйракның көч ведомстволарының Саддамны бәреп төшергәннән соң эшләреннән киткән элекке хезмәткәрләре тәш­кил итә.
ИГИЛ – тарихта тәүге миллиардер булган террорчылык оешмасы. Аның төп чыганагы – талаулардан, һөҗүмнәрдән, янап алулардан, кара базарда нефть белән сәүдә итүдән кергән, заложниклар өчен алынган акчадан гыйбарәт. Ул Фарсы култыгы илләреннән дә финанслана.
2014 елның декабрендә Русия Югары Суды “Ислам дәүләте”н һәм “Фронт ан-Нусра”ны террорчылык оешмалары дип таныды һәм ил территориясендә аларның эшчәнлеген тыйды.

– Билгеле ки, бу тема һәрберебезне дә борчый. Сезнең нәкъ халыкара хокукый бәй­ләнешләр турында китап чыгаруыгыз аңла-шыла да кебек. Шулай да ни өчен нәкъ шушы тема?
– Мин – халыкара хокук белгече. Китап чыкканчы, төрле басмаларда, атап әйткәндә, Русия һәм Евра­зиянең юридик журналларында дистәдән артык мә­ка­ләм басылды. Китапта бишенче президент булган Джеймс Монродан башлап Дональд Трампка кадәр Америка президент­лары-ның тышкы сәяси доктриналары тикшерелә. Монро доктринасыннан алып Трампның “Америка мәнфә-гатьләре – барыннан да өстен” концепциясе – халыкара мөнәсәбәтләрнең бөтен системасы өчен авыр хәл. Гыйракта Саддам Хө­сәеннең законлы хөкүмәтен бәреп төшерү – Якын Көн­чыгышны җимерү барышында сындырылган беренче терәү иде. Бушның превентив оборонасы турындагы доктринасының киләсе корбаннары Ливия, Тунис, Мисыр, Йәмән, Сү­рия булды. Бу Якын Көнчы­гышта гына түгел, Европада һәм Америкада, шулай ук дөньяның башка кыйтгаларында да тукталмаган террорчылык актлары рәве­шендә әлегә кадәр күрел­мәгән сәяси тотрыксызлыкка китерде. Трамп сугыш хокукына кайтаруга чакыручы сәясәт алып бара. Бу мине галим буларак кына түгел, Русия гражданы буларак та борчымый калмый.

– Акыл өстен булыр, дип өметләнә алабызмы?
– Әлбәттә. Халыкара хокук өстенлеге кире кайтачак. Һәм монда төп рольне Русия белән Кытай уйнаячак. Саллы Америка сәясәтчесе Збигнев Бжезинский болай ди: “Әгәр дә АКШ үзенең “дөнья сәясәтендә Аллаһ тарафыннан сайланган гегемон” роле концепциясен яңадан карамаса, аларны мотлак рәвештә вакытында СССРны юкка чыгарган система кризисы көтә”. Ру-сиянең соңгы елларда халыкара аренадагы кире каккысыз уңышлары һәм тотрыклы тышкы сәясәте бер полярлы дөньяның тулысынча эзсез югалачагы турында сөйли.

– Инсур Зәбирович, китабыгызның электрон төрен табарга мөмкинме?
– Кызганычка каршы, китап электрон төрдә тарала алмый. Әмма Евразия юридик журналы сайтында аның төп бүлекләре белән танышырга мөмкин. Бу хезмәт җәмәгатьчелектә, шулай ук югары власть органнарында киң яңгыраш тапты. Әйдәүче халыкара хокук белгечләренең уңай рецензияләре басыла. Тән­кыйтьчеләр дә табылды. Ансыз мөмкин дә түгел. Монографиядә Израиль белән Гыйрак арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр дә карала.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Резеда ГАЛИКӘЕВА әңгәмәләште.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Фирдус Тямаев - атказанган!
Сегодня, 19:33 :: Мәдәният һәм сәнгать
Фирдус Тямаев - атказанган!
Кыш бабайлар! Парадка!
Сегодня, 17:43 :: Яңалыклар
Кыш бабайлар! Парадка!
Яшә, Торатау!
Сегодня, 17:33 :: Көнүзәк
Яшә, Торатау!
Әйдәүче этнохореографтан – осталык дәресе
Сегодня, 15:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әйдәүче этнохореографтан – осталык дәресе
Балаларга — дини тәрбия
Сегодня, 15:27 :: Иман
Балаларга — дини тәрбия








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»