Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / “Халык, гүя, мәрткә киткән кебек...”

14.06: “Халык, гүя, мәрткә киткән кебек...”

“Халык, гүя,  мәрткә киткән кебек...”Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов белән җитди темага җитди булмаган сөйләшү.

— Сүзне, Марат абый, сатира-юморга килүегездән башласак, шәбрәк булыр кебек.
– Мин мәктәпкә кергәнче үк такмаклар чыгара идем. Бу малайлар белән кара-каршы такмак әйтешүдән башланды. Тора-бара зурларга да кизәнә башладым. Шулай берчак әни тутырма пешер­гән иде. Ниндидер йомыш белән безгә кергән Галимә исемле укытучыны да өстәл артына утырттылар. Шуннан мин:
Без ашыйбыз тутырма,
ә син озак утырма, – дип әйтеп куйдым. Мине шунда ук өстәл артыннан куып җибәрделәр. Сатира-юмор өчен беренче тәнкыйть алуым шулай булды.
– Гаиләбездә гәзит чыгару галәмәте бар иде. Мондый “кәгазь чире” вакытлы мат­бу­гат – гәзит-журналларны күпләп алдырудан да килгән­дер. Дөрес, авылда безнең кебек вакытлы матбугатны яратып укучылар тагы булса да, гаилә гәзитчеләре хакында ишеткәнем булмады. Сез­нең дә заманында шуның белән мавыгуыгыздан хәбәр­дармын.
– Әйе, безнең гаиләдә дә гәзит чыгару гадәте бар иде. Без стена гәзите итеп чыгара идек. Анда да минем такмакларга зур урын бирелде. Мәктәпкә төшкәнче үк укый-яза белә идем. Балачактагы бер вакыйга истә калган. Мәктәп янында уйнап йөрим. Укытучылар мине мәктәпкә алып кереп, түбән сыйныфлар алдында кычкырып китап укытып күрсәтергә гадәт­ләнде. III-IV сыйныфларга җитеп тә, укый белмәүчеләрне оялту өчен дә мине файдаланганнары хәтердә калган.
– Без төп сораудан читкәрәк салулап барабыз шикелле.
– Сатира-юморга килүем тарихын дәвам иткәндә, үземдә балачактан ук сүзләрне рифмалаштыру сәләте барлыгын сиздем. Мәктәп­тә дә стена гәзитләренә шигырьләр яздым. Сахалинда хәрби хезмәт үткәндә дә чәнечкеле-көлкеле стена гәзитләре чыгардым. Шулар­ның берсе корпус буенча беренче урынны алды. Соңыннан район комсомол комитеты агитбригадасында эшләргә туры килде. Теге яки бу авылга юлга чыгар алдыннан барасы урыннарда тәнкыйть­лисе кешеләрнең исемен сораша идем. Баргач, чыгыш ясаганда, сәхнәдән кармак салган булып, шул кешенең исеме язылган “балык” тартып чыгарам һәм аннан көлеп язган шигырьне укый идем. Моны халык бик яратып кабул итте. Шуннан көлкеле шигырь һәм хикәяләрем район һәм республика басмаларында да дөнья күрә башлады.
– Сатира-юмор жанрында эшләүче­ләрдән кемнәрнең әсәрләрен яратып укыйсыз?
– Чит ил язучыларыннан О. Генрины яратып укыйм. Ул кассир булып эшләгәч, акча туздыруда гаепләнеп, өч ел төрмәдә утырган. Шул чакта да нинди мавыктыргыч әсәрләр язган. Шулай ук Америка язучысы Марк Твен, чех сатириклары Ярослав Гашек һәм Карел Чапек. Урыс язучыларыннан Михаил Зощенко, Аркадий Аверченко, Ильф һәм Петровны үземә үрнәк итеп куям. Татарлардан – Шәүкәт Галиев, Гамил Афзал, Фаил Шәфыйгуллинны. Фаил тулысынча ачыла алмыйча бакыйлыкка күчте.
– Иҗатыгызның күпме өлешен – лирика, күпмесен юмор алып тора?
– Фифти-фифти дип уйлыйм. Элегрәк: “Юмор – иҗатымның идәне, лирика – түшәме”, – дип тә әйтә идем. Хәзер алай гади генә уйламыйм.
– Җәмгыятьтә сатира-юморга мөнәсәбәтне ничек бәялисез?
– Гәзит-журналлар сатира-юморны иң азакта бирә. Бу дәүләттә әлеге жанрның “икенче сорт” итеп саналуы турында сөйли. Халык исә, киресенчә, гәзит-журналларны соңгы биттән укый башлый. Шома, бизәкле-төсле басмалардан дөреслекне табып булмый. Хакыйкатьне халык сатира-юмордан эзли. Мин эшләгәндә “Һәнәк” бер дә юкка 60 мең тиражга җитмә­гәндер.
– Ул заманда үзәк телеви­дениедә “Вокруг смеха” һәм “КВН”нан башка көлкеле тапшырулар юк иде бит. Хәзер – йөзәрләгән канал, һәрбер­сендә юмор тапшырулары чыга. Бәлки элек тираж күп булуга шулар да тәэсир ит­кәндер?
– Бәлки. Хәзер тәнкыйть өчен трибуналар күп. Ләкин дәрәҗә түбән. Михаил Задорнов һәм тагы берничә кешене исәпкә алмаганда, бар да көнкүреш темалары арасында бәргәләнә. Сәясәткә керми. Үзебезнекеләрне әйткән дә юк. Түрәләр тәнкыйтьне ошатмыйча: “Нишләп халык белән җитәкче­ләрне каршы куясыз?” – ди иде. “Кемне тәнкыйтьләргә соң?” – дибез. “Җыештыручыларны һәм төнге каравылчыларны”, – диләр. Партия өлкә комитетында кулъязмаларны журналда чыкканчы ук укытыр өчен махсус кеше тотылды. Бу хакта “Крокодил” журналы­ның баш мөхәрриренә дә әйткән идем. Ул ЦКда безне алай авызлыкта тотмыйлар, шулай да күбрәк “Правда” гәзитен укырга киңәш бирәләр, дигән иде. “Правда” ди­гәннән, бер кызык хәл искә төште. Әлеге гәзиттәге бер язмада Иванов урынына Петров дип чыгарганнар. Шуннан Иванов мөхәрриргә мөрә­җәгать итеп, алдагы санда хатаны төзәтүләрен үтенгән. Мөхәррир: “Правда” пишет только правду, вам придется паспорт поменять”, – дигән.
– Безнең эстрададагы юмор дәрәҗәсе дә шактый түбән бит. Задорновныкы кебек сатира юк. Дөрес, хәзер ул үзе дә юк. Мин бу хакта Марат Кәбиров белән дә сөйләшкән идем. Аның концертлар алып баруын күздә тотып: “Нишләп син акыллы юмор сөйләп карамыйсың, нишләп халыкка гел кендек­тән түбән әсәрләр тәкъдим итәсең?” – дип сорадым. Ул акыллы юмордан көлмәү­ләрен әйтте.
– Безнең сатира-юмор шул хатын-кыз, аракы, көнкүреш тематикасыннан күтәрелә алмый. Халыкта – кол психологиясе. Түрәләргә яраклашу көчле. Халыкка көчле сәяси сатира укысаң да, куркып, тирә-ягына карап, көлмәүләре ихтимал. Мәскәүдә дә сатириклар, мәгълүмат чаралары да тулы иректә түгел. “Дождь” телеканалы, “Новая газета”, “Эхо Москвы” радиосы тирәсендәге хәлләрне искә төшер. Кешене уйландыра торган юмор юк. Халык, гүя, мәрткә киткән кебек.
– Бәлки, кешеләрнең, уйланасы да, уянасы да килмидер?
– Мәрт вакытында кеше уянмый бит. Аны төрткәләп уятырга кирәк. Халыкның 90 процентыннан артыгы – мещан, тик 5-6 проценты гына сәяси актив, үзаңга ия, диләр. Халык шул 5-6 процентка кәҗәгә тагылган сарык көтүе кебек ияреп йөри.
– Сезнең “Комбинат кәҗәсе” дигән шигырегездәге кебек.
– Әйе.

Ни әйтәсең, шулай яратылган,
Мал язмышын жәлләп сыкрама.
Аларның бит юлы комбинатның
Капкасына килеп туктала.


Җир тырныйлар, кайдан көч табалар –
Сөйрәп барган бауны өзәләр.
Юк, бармыйлар ары бахыркайлар,
Пычак исен, ахры, сизәләр.


Чыга шул чак кәҗә! Киноларда
Күрсәтерлек аның атлавын.
Тек-тек кенә баса, керт-керт күши,
Сәлберәткән ялбыр сакалын.


Янәсе дә монда куркыныч юк,
Бу араны бик күп таптаган.
Тәмам тынычланган сарыкларны
Алып кереп китә капкадан.


– Халыкны төрткәләп уятуда халык шагыйре Марат Кәримовның да өлешен бе­ләсе килә.
– Мин сатира-юмор аша тормыштагы “очлы” проблемаларны күрсәтеп, халыкны уятырга тырышам.

Мөнир ВАФИН әңгәмәләште.





Басып чыгарырга



“Күңелләр саекмасын!”
28-06-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
“Күңелләр саекмасын!”
Акыл өстен  булачагына ышанам
5-06-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
Акыл өстен булачагына ышанам
Тукай аһәңен,  Хәйдәр сәламен алып килде
10-05-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
Тукай аһәңен, Хәйдәр сәламен алып килде
“Без булдырабыз!”
1-05-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
“Без булдырабыз!”
Безнең бурыч — кешеләр мәнфәгатен яклау
13-04-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
Безнең бурыч — кешеләр мәнфәгатен яклау
Сандугач тыйнаклыгы
2-03-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
Сандугач тыйнаклыгы
Ул кайтты
23-02-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
Ул кайтты
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»