Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Америкалыларның борын төбендә дә булдык без...”

“Америкалыларның борын төбендә дә булдык без...”
28.08.2018 / “Кызыл таң” кунагы

“Америкалыларның борын төбендә дә булдык без...”Краснокама районында гомерен Туган илебезнең диңгездәге чикләрен саклауга багышлаган кешеләр күп яши. Шуларның берсе – икенче ранг капитаны Генрих Зарипов. Гәзит укучылар игътибарына аның белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

— Генрих Әмирович, ни өчен Сез хәрби диңгезче һөнәрен сайладыгыз?

— Әтием Тын океан флотында матрос булып хезмәт иткән. Үземне белә башлаганнан алып, өебезнең стенасында аның матрос формасында төшкән зурайтылган фотосурәте эленеп торганын хәтерлим. Әтиемнең үзен хәтерләмим, чөнки 1940 елның 18 мартында, сугыш алдыннан туганмын. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтиемне фронтка алганнар һәм 1943 елда аның хәбәрсез югалуы турында хәбәр килгән. Ә ул Смоленск янындагы сугышларда һәлак булган. Сугыштан соң аның сөякләрен туганнар каберлегенә күчереп җирләгәннәр. Боларны мин Бөек Җиңүдән соң 60 ел үткәч кенә ачыклый алдым.

— Гади авыл малаеннан диңгезчегә әверелү юлы ничек булды?

— Әтием дә, әнием дә Яңавыл районының Иске Артавыл авылында туганнар. Әтием үз вакыты өчен белемле кеше булган һәм аны Акылбай авылындагы колхозга хисапчы итеп җибәргәннәр. Мин шунда туганмын.
Сугыштан соң әнием икенче кешегә кияүгә чыкты һәм без район үзәгенә күчендек. Анда беренче сыйныфка укырга бардым. Өченче сыйныфны тәмамлагач, 1951 елда тагын күчендек. Бу юлы Әмҗә бистәсенә. Яңавылда татар мәктәбендә укыганлыктан, урыс телендә бер сүз дә белми идем һәм мине янә өченче сыйныфка билгеләделәр.
1955 елда, 15 яшемдә, 7нче сыйныфны тәмамладым һәм шуның белән балалыктан чыгып, үзаллы тормыш башларга туры килде. Шул ук елда Сарапул шәһәрендәге төзелеш мәктәбенә укырга кердем. Ел дәвамында сантехника һәм җылыту системаларын монтажлау һәм төзәтү буенча слесарь һөнәрен үзләштердем. Безне, яхшы укыган ике үсмерне, Ижевск шәһәрендәге төзелеш трестына эшкә җибәрделәр. Көндезен эшләдем, ә кичләрен эшче яшьләр мәктәбендә йөрдем. 1960 елда, 20 яшемдә, урта белем турында аттестат алдым.
Минем алда бөтен юллар ачык иде. Шул ук елны Ленинград югары хәрби-диңгез инженерлык училищесына укырга керергә юлландым. Хәзер, күп еллар узгач, ул вакытта шулкадәр кыюлык, үземә ышанганлык һәм әрсезлек миндә каян булды икән, дип аптырыйм. Училище танылган Адмиралтействода, Кышкы сарай белән янәшә урнашкан иде. Бер урынга 13 кеше дәгъва итә! Укыту академик программа буенча алып барыла. Ул вакытта Советлар Союзының барлык вузларында 5 ел укыйлар иде, ә без 6 ел укыдык. Шундый танылган уку йортына беренче талпынуда ук кереп киткәнемне зур бәхет дип саныйм.
Бишенче курста укыганда кышкы каникулга кайттым һәм булачак хатыным Зөһрә белән таныштым. Ул Бөре педагогия институтының филология факультетында укый иде. Ярты ел хат алыштык һәм җәйге каникулга кайткач өйләнештек.
Хәрби училище тәмамлагач, мин — лейтенантны, хәрби хезмәтемне дәвам итү өчен Тын океан флотына җибәрделәр. Моның өчен чиксез куандым һәм зур горурлык кичердем, чөнки әтием шунда хезмәт иткән.

— Сезнең исемегез бик сирәк очрый торганнардан. Аның тарихы бардыр?

— Әнием сөйләвенчә, әтием яшь чакта шигырьләр язган, күп җырларны яттан белгән. Үзе дә матур җырлаган. Генрих Гейненың иҗаты белән кызыксынган. Фронттан хатларны шигырьләр белән яза торган булган. Аларны авылның барлык хатыннары җыелып, елый-елый укыган. Әтием якташыбыз – язучы һәм шагыйрь Гайнан Әмири белән якын дус булган. Ул бердәнбер улының шагыйрь булуын теләгән. Генрих Әмири. Матур яңгырый бит! Шуның өчен миңа шундый исем биргәннәр. Әмма мин бу яклап әтиемнең өметен акламаганмын.

— Тын Океандагы хезмәтегез турында сөйләгез әле.

— Биредә мине 675 проектлы атом су асты көймәсенә турбина төркеме командиры итеп тәгаенләделәр. Алар безнең илдә төзелгән беренче атом су асты көймәләре иде. Хәзер алар хәрби сер саналмый һәм бу хакта сөйләргә ярый. Без ул көймәләрдә Ватаныбызның диңгез киңлекләрен дә сакладык, аларны камилләштерү юлларын да өйрәндек. Янәшәбездә һәрвакыт зур галимнәр булды һәм алар эш барышында көймәнең җитешсезлекләрен ачыклады, аларны камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләде. Шушы су асты көймәләре нигезендә соңыннан илнең куәтле атом су асты флоты төзелде. Мондый югары дәрәҗәдә мөһим эшкә үз өлешемне кертүем белән нык горурланам. Алга китеп шуны әйтәм, бүген Кораллы Көчләребез бишенче буын атом су асты көймәләре белән комплектланган.
Миннән еш кына, су асты флоты офицерының хезмәте авырмы, дип сорыйлар. Мин кыска гына җавап бирәм: “Ул – чын ир-егетләр хезмәте”.
Шул елларда Советлар Союзының барлык гәзитләре: “СССР Хәрби-Диңгез флотының атом су асты көймәләре төркеме су өстенә бер тапкыр да күтәрелмичә йөзеп Җир шарын әйләнеп чыкты”, — дип зурдан кубып язды. Төркем ике су асты көймәсеннән торган һәм аның берсе мин хезмәт иткән көймә булган. Бу батырлык өчен су асты көймәсе командирына Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Экипажның барлык әгъзалары орден-медальләр белән бүләкләнде.

— Диңгезче хезмәтенең авырлыгы нәрсәдән гыйбарәт?

— Коры җир гаскәрләре учениегә ярты елга бер тапкыр иң күбе бер атнага чыга. Ә без мөстәкыйль походка ярты елга китә идек. Әйтик, безнең экипажга дөнья океанында озынлыгы һәм киңлеге 1 мең миль булган квадрат бүленә. Бурычыбыз – шул квадратта 6 ай буена вахтада тору. Бу хакта беркем дә белергә тиеш түгел. Безнең кайда булуыбызны хәтта флот штабында да белмиләр иде. Бары тик Мәскәүдә генә беләләр. Элемтәгә билгеләнгән вакытта гына чыгабыз, үзебезнең хәлне аңлатабыз һәм задание алабыз. Ярты ел буена гаиләңнән, якыннарыңнан, гомумән, бөтен дөньядан аерылып яшәп кара әле! Мәсәлән, минем улым 1967 елның 27 августында туган, ә мин бу турыда 4 октябрьдә килгән радиограммадан гына белдем. Ә үзен исә 4 айлык булгач кына кулларыма алдым.

— Гаиләгез моңа ничек түзде?

— Тормыш иптәшем Зөһрә су асты флоты офицеры хатыны өлешенә төшкән сынауларның барсын да лаеклы үткәрде. Моның өчен мин аңа чиксез рәхмәтлемен. Без Камчатка ярымутравында яшәдек. Көнкүреш шартлары яхшыдан түгел иде. Шулай булуга карамастан, ул беркайчан да зарланмады. Хәтта авыр минутларда мине юатырга да көч таба иде.
Без аның белән 52 ел тату гомер кичерәбез. Улыбыз Артур һәм кызыбыз Индираны тәрбияләп үстердек. Балаларыбыз да тормышта үз урыннарын тапты, дип бүген горурлык белән әйтә алам. Улыбыз Севастополь югары хәрби-диңгез инженерлык училищесын тәмамлады. Аны да Тын океан флотына хезмәт итәргә җибәрделәр. Ул да атом су асты көймәсенә эләкте. Артур өченче һәм дүртенче буын су асты көймәләрен сынады. Ләкин 90нчы елларда илне тараттылар, армия һәм флот беркемгә дә кирәкмәс булды. Һәм 1995 елда капитан-лейтенант Артур Зарипов флоттан китәргә мәҗбүр булды. Диңгезче Зариповлар династиясе, кызганычка каршы, шунда тукталды. Хәзер улым Нефтекамада яши һәм эшкуарлык белән шөгыльләнә.
Кызыбыз Казан икътисад институтын тәмамлады. Ул да Нефтекамада яши, шулай ук — эшкуар.
Хәзер минем дүрт оныгым һәм ике туру-ным бар.
Тын океанда 10 ел хезмәт иткәннән соң, мине Свердловск (хәзерге Екатеринбург) шәһәренә күчерделәр. Анда Хәрби-Диңгез флоты кораблары өчен корал җитештерүче ике заводта тәүдә — хәрби вәкил, соңрак хәрби вәкилләр төркеме җитәкчесе булып хезмәт иттем.
1988 елда 37 ел хезмәт стажы белән пенсиягә чыктым һәм Нефтекамага кайттык. Атом су асты көймәләрендә бер ел хезмәт итү ике елга исәпләнә.
Пенсиягә чыккач, ял итәрмен, балыкка, ауга йөрермен дип уйлаган идем. Барып чыкмады. Мине ДОСААФның Краснокама район оешмасына җитәкчелек итәргә күндерделәр һәм анда тагын 29 ел эшләдем. Шуны әйтәсем килә, шул еллар эчендә артта калган оешманы республикада алдынгылар исәбенә чыгардым, шуның өчен күпсанлы Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләндем. Бүген 78 яшемдә минем 68 ел хезмәт стажым бар.

— Генрих Әмирович, Сезнең дәүләт бүләкләрегез бик күп. Аларның кайсысы иң кадерлесе?

— Алар, әлбәттә, барысы да бик кадерле. Әмма шулай да иң кадерлесе – “Хәрби батырлык өчен” медале. Исеменнән үк аңлашыладыр, тыныч тормышта андый бүләкләрне бик сирәк кешеләргә бирәләр.

— Ә Сезгә аны ни өчен бирделәр?

— Безнең атом су асты көймәсенә яңа ракета китерделәр. Сынау өчен. Сынаучылар янында су асты көймәсе командасы вәкиле дә булырга тиеш. Әмма моңа берсе дә ризалашмады. Чөнки сынауның нәрсә белән тәмамланачагын беркем дә күз алдына китерә алмый. Ә мин үз теләгем белән бардым. Сынау уңышлы үтте һәм мине медаль белән бүләкләделәр.

— Тормышыгыздагы иң авыр көн?

— Ул 1967 елның августында булды. Мөстәкыйль йөзү вакытында безнең көймә АКШның атом су асты көймәләре базасына бик нык якын килде. Америкалыларның борын төбендә генә дигәндәй диңгез төбенә яттык. Ә бит безнең су асты көймәсендә атом боеголовкалы 8 ракета бар иде!
Суның температурасы — 30-40 градус җылы. Көтмәгәндә безнең су асты көймәсенең суыту системасы эшләми башлады. Бүлекләрдә һава температурасы +50-60 градуска кадәр күтәрелде. Мондый хәл бер тәүлек дәвам итте. Кешеләр барган җирендә һушын югалтып ава башлагач, су өстенә күтәрелергә мәҗбүр булдык. Шунысы гаҗәп булды, өстә безне беркем дә көтмәгән. Янәшәдә генә совет су асты көймәсе йөзәдер, дип, америкалылар башларына да китермәгән, күрәсең.
Без тулы көчкә Владивосток ягына юл тоттык. Аннан безне каршы алырга 4 хәрби кораб чыгардылар. Аларны күргәч кенә америкалылар безнең су асты көймәсен сизеп калды һәм аның турында тулырак мәгълүмат алу өчен радиобуйлар җибәрә башлады. Әмма алар безнең өчен куркыныч түгел иде инде. Чөнки хәрби корабларыбыз әлеге радиобуйларның барысын да су өстеннән җыеп алды.
Һәм 4 хәрби кораб озатуында без Владивостокка кайтып кердек. Анда ике атна ремонтта булганнан соң, теләгән кешеләргә су асты көймәсеннән, гомумән, су асты флотыннан китәргә рөхсәт бирделәр, ләкин андыйлар табылмады. Чөнки бездә команда рухы һәм ватанпәрвәрлек хисе бик көчле иде.
Тагын миңа әниемнең үлгән көне бик авыр булды. Чөнки минем иң якын кешем 65 яшендә генә вафат булды.

— Ә иң бәхетле көнегез?

— Мин гомерем буе күңелемә якын эш белән шөгыльләндем. Гаиләмнән дә, балаларымнан да канәгатьмен. Шуңа үземне бәхетле кеше дип исәплим.

— Тормыштагы берәр гамәлегезне хата дип исәплисезме?

— 48 яшемдә пенсиягә чыктым һәм минем өчен тормыш бетте, дигән карарга килдем. Шул сәбәпле үз өстемдә эшләүдән туктадым. Һәм бу минем зур хатам булган, дип исәплим. Чөнки шуннан соң да инде 30 ел вакыт үтте. Шул вакыт эчендә мин кандидатлык диссертациясе яклый яки берничә чит тел өйрәнә алыр идем. Ә мин аларның берсен дә эшләмәдем. Ә хәзер хәтер юк. Шуңа исән чагыңда үз өстеңдә эшләүдән туктарга ярамый, дип исәплим.

Рим ӘХМӘТОВ.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Террорчы... Башкортстаннан?
Сегодня, 20:40 :: Яңалыклар
Террорчы... Башкортстаннан?
Исерек һәм гаять куркыныч
Сегодня, 20:04 :: Җәмгыять
Исерек һәм гаять куркыныч
Рәлиф Сафин Башкортстанга кайта
Сегодня, 19:59 :: Икътисад
Рәлиф Сафин Башкортстанга кайта
“Җир сүзе”  Халыкара кинофорумында катнаш!
Сегодня, 19:56 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Җир сүзе” Халыкара кинофорумында катнаш!
18 бала тимрәү йоктырган
Сегодня, 19:48 :: Сәламәтлек саклау
18 бала тимрәү йоктырган
Андрей Губинны бөтен Уфа сатучылары белә
Сегодня, 19:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Андрей Губинны бөтен Уфа сатучылары белә
Селтеле су ярдәм итәрме?
Сегодня, 18:40 :: Яңалыклар
Селтеле су ярдәм итәрме?




Новости русской версии сайта

Яңа номер

8 (25312) от 22 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»