Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Туган телемдә җырлаячакмын!”

“Туган телемдә җырлаячакмын!”
20.09.2018 / “Кызыл таң” кунагы

“Туган телемдә җырлаячакмын!”Автор җыры фестивален оештыручы Рамил Бәдәмшин белән әңгәмә.

Автор җыры фестивальләрендә җиңүче, автор-башкаручы, Башкортстанда бард фестивальләрен оештыручы Рамил Бәдәмшинны “Кызыл таң”ның 100 еллык юбилей кичәсендә беренче тапкыр күрдем. Ул анда урыс телендә “Татар кызы” җырын башкарды. Шуңа карамастан, җыр искиткеч дәрәҗәдә татар рухы белән сугарылган иде. Сәхнәдә үзен иркен тотуы да игътибарны җәлеп итте. Соңрак башка чараларда да очраттым аны. Һәрвакыт гитарадан аерылгысыз Рамил Шәүкәт улы ни өчен татарча җырламый дип уйладым. Һәм, ниһаять сорауларымны үзенә бирергә мөмкинлек булды.


– Балачактан җырлый­сызмы?
– Миңа 6-7 яшьләр булганда, өйдә пластинка уйнаткыч бар иде. Алла Пугачеваны аеруча яратып тыңлап, бөтен җырларын диярлек яттан белә һәм аңа кушылып җырлый идем. Соңрак музыка мәктәбенә йөрдем. Ә менә һөнәри дәрәҗәдә шөгыль-ләнә башлаганда 21 яшьтә идем инде. Шунда зал тутырып беренче концертымны куйдым.

– Беренче җырыгызны кайчан иҗат иттегез?
– 15 яшемдә мәктәптә сән-гатьле уку бәйгесендә катнаштым. Шунда үзем язган шигырьне сөйләдем. Җиңүем иҗат юлына этәргәндер, бәлки...

– Якыннарыгыз иҗат кешеләреме?
– Әйе, әтием концертларымда чыгыш ясый. Әнием сөйләве буенча, Әбделхәй исемле карт­әтием Шәехзадә Бабич белән бергә укыган һәм шигырьләр язган, аларның байтагы хәзер фольклор мирасы буларак яши, чөнки авторлык мәгълүматлары югалган. Иҗатка тартылу шуннан киләдер дә. “Алма агачыннан ерак төшми”, – диләр бит.

– Беренче гитарагызны ничә яшьтә сатып алдыгыз?
– Шул ук 15 яшьтә. Әтигә ярдәмче буларак беренче тапкыр Төньякка эшкә бардым. Шунда эшләп алган акчама гитара алдым.

– Сез Башкортстанда автор-башкаручылар, ягъни бард фестивале оештырасыз. Андый фикер кайчан туды?
– Миңа кадәр ул оештырылган булган инде. Ниндидер дәрәҗәгә күтәрелгәч, автор-башкаручы җырлары сәнгатен үстерүгә өлеш кертәсем килде. Фестивальләр оештыруның төп максаты – сәләтле кешеләргә сәхнәгә чыгу мөмкинлеге тудыру. Халыкка танылмаган сәләтле автор-башкаручыларыбыз бик күп.

– Сезнең өчен илһам чыганагы нәрсәдә? Җырлары­гыз ничек туа?
– Беренче чиратта, ул – мәхәббәт. Туганнарым, якыннарым, балалар, һава торышы, гадел кешеләр, төрле очраклар, авырлыклар – болар барысы да илһам чыганагы булып тора.

– Үзегезне сәхнәдә иркен тотарга нәрсә булышлык итә?
– Тамашачы. Сәхнәгә чыгу дигән җаваплылыкны кабул итеп, кешегә әйтер, җиткерер фикерең бар икән, ихлас булырга кирәк. Ихласлык артистның уңышын билгели. Әгәр күңел салып эшләмәсәң, ниндидер уңыш көтүдән мәгънә юк.
– Рамил Шәүкәтович, туган телдә сөйләшәсезме?
– Кызганычка каршы, сөйләш-мим, ләкин аңлыйм. Татар телен үзләштерүне алдыма ныклы максат итеп куйдым. Миңа татар теленең яңгырашы ошый. Татарча җырлар яратам. Машинада һәрвакыт радиодан татарча җырлар тыңлап барам. Аллаһ боерса, киләчәктә татар телен өйрәнеп, татарча җыр язачакмын!
– Сезнең кебек максатына тугры кешенең сүзендә торуында шигебез юк. Иҗа­ди уңышлар телибез!

Энҗе Ибраһимова әңгәмәләште.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Террорчы... Башкортстаннан?
Сегодня, 20:40 :: Яңалыклар
Террорчы... Башкортстаннан?
Исерек һәм гаять куркыныч
Сегодня, 20:04 :: Җәмгыять
Исерек һәм гаять куркыныч
Рәлиф Сафин Башкортстанга кайта
Сегодня, 19:59 :: Икътисад
Рәлиф Сафин Башкортстанга кайта
“Җир сүзе”  Халыкара кинофорумында катнаш!
Сегодня, 19:56 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Җир сүзе” Халыкара кинофорумында катнаш!
18 бала тимрәү йоктырган
Сегодня, 19:48 :: Сәламәтлек саклау
18 бала тимрәү йоктырган
Андрей Губинны бөтен Уфа сатучылары белә
Сегодня, 19:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Андрей Губинны бөтен Уфа сатучылары белә
Селтеле су ярдәм итәрме?
Сегодня, 18:40 :: Яңалыклар
Селтеле су ярдәм итәрме?




Новости русской версии сайта

Яңа номер

8 (25312) от 22 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»