Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Аның моңы Мәскәүдә дә яңгырый

Аның моңы Мәскәүдә дә яңгырый
01.11.2018 / “Кызыл таң” кунагы

Аның моңы  Мәскәүдә дә яңгырыйТалантлы яшь җырчы Илшат Сибәгатуллин җиңү артыннан җиңүләр яулый.

Илеш районының Югары Манчар авылы егете Илшат Сибәгатуллин балачактан җырчы булырга хыяллана. Язмыш аны башка сукмактан алып китсә дә, сәнгатькә ул гомере буе тартыла. Бүген ул, нефть чыгару тармагында хезмәт салудан тыш, җыр бәйгеләрендә актив чыгыш ясап, призлы урыннар яулый. “Дуслык моңы” халыкара фестивалендә – Гран-при, “Озын көй”, “Ирәндек моңнары”, татар җырларын башкаручыларның Илһам Шакиров исемендәге конкурслары лауреаты ул. Бүген дә Илшат Әнәс улы җыр-моң бәйгеләрендә актив катнаша.


Илшат Сибәгатуллин мәдәни, җыр-моңга бай мохиттә үсә. Грампластинкаларны йотлыгып тың­лый. Илһам Шакиров, Фәридә Кудашева, Әлфия Авзалова җырчы егетнең балачактан кумирлары була.
Әтисе Әнәс Миңлеәхмәт улы өздереп гармунда уйный, әнисе Сафия Ярулла кызы моңлы итеп җырлый. Шундый мохиттә ничек сәнгатькә гашыйк булып үсмисең инде? Сәнгать, җыр-моң Илшат Сибәгатул­линның йөрәгенә балачактан үрелә. Беренче җырны да Илшатка әнисе өйрәтә, ул – Роберт Миңнуллин сүзләренә Сара Садыйкова иҗат иткән “Әнкәй безне Сөннән алып кайткан” җы­ры.
– Әнкәй бик шигъри кү­ңелле кеше иде. Аның шигырьләре “Кызыл таң” гәзите битләрендә “Ак хисләре кәгазьдә калды” дигән рубрика астында дөнья күрде, – ди Илшат Әнәс улы.
Туган авылы мәктәбен тәмам­лагач, җырчы булырга хыяллана егет. Кумиры Фәрит Бикбулатовны да кинәнеп тыңлап үсә.
– “Мин дә җырчы булсам, Фәрит абый кебек, “Башкорт­станның халык артисты Илшат Сибәгатуллин” дип игълан ит­сәләр, бөтен республика ише­тәчәк”, дигән хыяллар белән Уфа сәнгать училищесына укырга керергә килдем. Беренче имтиханны бирдем, икенче имтихан фортепиано буенча иде. Мин, авыл баласы, аны күргән дә булмагач, имтиханны бирә алмадым, кайтып киттем, – ди Илшат Сибәгатуллин.
Теләгән юнәлеш буенча керә алмагач, Илшат Әнәс улы, хыялын читкә куеп, һөнәрчелек училищесына укырга керә. Туган авылына кайтып эш башлый. Гаилә­ләренә олы кайгы килә – әтиләре гүр иясе була. Гаилә хәле сәбәпле, теләгән җирендә укуын дәвам итәргә мөмкинлек булмый. Тоташ авыл тормышына кереп китә ул. Соңрак Дүрт­өйле районы­ның Семилетка поселогында мәдәният йорты директоры Илшат Әнәс улын эшкә чакыра. Менә шуннан инде тирә-як районнарда: Илеш, Дүртөйле, Чакмагыш, Бакалы, Борай, Нефтекама якларында концертлар бирә башлый мәкалә герое. Мәдәният йортында эшлә­гәндә Дүртөй­ленең мәдәни­ят идарәсеннән конкурста катнашырга тәкъдим ясыйлар. “Туган тел” конкурсында ул татар халык җыры “Су буйлап”ны башкарып, Гран-при яулый.
– Жюри рәисе Фәридә Кудашева иде. Бүләкләү тантанасында Фәридә апа шундый җылы сүзләр әйтте: “Илшат Сибәга­туллин җыр­лаганда үземне су буйларында йөргән кебек хис итеп утырдым”. Шул вакыт минем алдымда филармония залы икегә бүленде: яртысында халык торып калды, яртысында зәп-зәңгәр Идел күз алдыма килеп бас­ты. Бу инде, гадәттә, төштә генә була торган хәл. Фәридә апаның әйткән сүзләре шулкадәр тәэсир итте. Шуннан алып, башка конкурсларда да чыгыш ясый башладым, – ди Илшат Әнәс улы.
Фәридә Кудашева белән аларның дуслык җепләре озак саклана. Һәр бәйгедә очрашып, сөйләшеп торалар.
Икенче зур бәйге Илшат Сибәгатуллин өчен “Дуслык моңы” була. Биредә тугандаш татар һәм башкорт телләрендә җырларга, халык җырлары белән рәттән, композиторлар иҗат иткән­не дә башкарырга кирәк була. “Кара урман”, “Уел” татар һәм башкорт халык җырлары белән Илшат Әнәс улы янә Гран-прига лаек була. Ул вакытта олы бүләк, “тугызынчы” модель “Жигули” машинасына утырып, мәкалә герое туган төбәгенә юллана.
– Фестивальдән соң миңа Уфа сәнгать акаде­миясенә укырга барырга тәкъдим ясадылар. Башкорт музыкасы факультетына укырга кердем, – ди Илшат Сибәгатуллин.
23 яшендә Илшат Әнәс улы хыялына ирешә – җырчы һөнәре буенча укырга керә.
Үзе дә җырлар иҗат итә башлый. Баш­кортстанның халык шагыйре Гөлфия Юнысованың 9 шигыренә җыр язган ул.
– Гөлфия апа белән Илсөяр Газетди­но­ваның иҗат кичәсендә очраштык. Ул миңа шигырьләр җыенты­гын бүләк итте. Һәм ул шигырьләрне укыганда аптырадым – күңелемдә үзеннән-үзе көй барлыкка килде. Җыр язып карадым... Композиторларга күрсәт­тем. Алар ошатты, тәкъ­димнәрен әйтте. Хәзер җырларымны җыр­чыларга да бирәм. Үзең язган җырны башка җырчылар башкаруында ишетү икеләтә күңелле икән ул, – ди Илшат Әнәс улы.
Әнисе дә яраткан, Илшат үзе дә китап укырга ярата. Зәйнәп Биишеваның – “Кимсетелгәннәр”, “Олы Иек буенда”, “Гөлҗимеш”, Нәби Дәүлинең – “Яшәү белән үлем арасында”, Габдрахман Әпсәләмовның – “Ак чәчәкләр”, Суфиян Поварисовның романнары Илшат Әнәс улының китап киштәләрендә кадерләп саклана. Яшь язучылар иҗаты белән дә кызыксына. Бигрәк тә Айгиз Баймөхәммәтов иҗатын ярата Илшат Әнәс улы.
– Суфиян Поварисов безнең туган иде. Мин бәләкәй чакта ул Илешкә командировкага килгәндә гел бездә туктала торган булган. Соңрак үсә төшкәч, ул – безнең туганыбыз, профессор, галим, дип аңлатканнары хә­теремдә, – ди Илшат Сибә­гатуллин.
Роберт Миңнуллин да Илшат Әнәс улына кардәш икән. Халык шагыйренең гомер бәйрәм­нәрен дә Илшат Сибәга­туллин җыр күчтәнәчләре белән һәрвакыт бизи. Менә бүген “Нур” театрында узачак 70 яшьлек юбилеена да Илшат Сибәгатуллин җыр әзерләгән.
Үткән елда Илшат Әнәс улы­ның үзенең дә Илеш районында иҗат кичәсе үтте. Анда ул 20гә якын җыр башкарган. Иҗатташ дуслары, Уфадан – Мирас Иделбаев, Гөлфия Юнысова, Айгиз Баймө­хәммәтов, Казаннан Роберт Миңнул­лин килгән. Наил Юнысов алып баручы булган. “Аллаһ боерса, киләсе елда иҗат кичәсен Уфада оештырырга планлаштырам”, – диде Илшат Сибәга­туллин.
“Юлдаш”, “Ашкадар” радиоларында, төрле тапшыруларда мәкалә героебыз­ның җырлары һәрдаим яңгырап тора.
– Бүген ныклы гаиләм бар. Эштән зарыгып көтеп алырга – хатыным Зирина, борчулардан арындырырга – улым белән кызым. Әле бәләкәйләр, улым Илһамга 6 яшь, кызым Гөлшат 3нче сыйныфта укый. Алар да сәнгатькә мөкиббән. Кызым балалар бакчасына йөр­гәндә үк Илеш районы телевидениесе үткәргән “Йолдызчыклар” җыр телефес­тивалендә 1нче урын алган иде, – ди Илшат Әнәс улы.
Күптән түгел Илшат Сибәга­тул­лин Мәскәү шәһә­рендә узган VIII “Роснефть” йолдызлар кабыза” фестивалендә беренче урынга лаек булган. Анда башкорт халык җыры “Азамат”ны башкарып, тамашачы сөюен яулаган. Әйткәндәй, әлеге фестиваль нефть чыгару һәм эшкәртү тармагында эшләүчеләр арасында башта төбәкләрдә уза. Анда җиңүчеләр генә Мәскәүдәге бәйгегә юллана.
Казахстанның Астана шәһә­рен­дә үткән II Халыкара “ART GLOBAL” мәдә­ният конкурс-фестивалендә дә җиңүгә ирешкән ул.
Ә гадәти тормыш-көнкүрештә бакчада казынырга, бал кортлары карарга ярата. Барлык яклап та килгән, булдыклы, күп кенә халыкара җыр бәйге­ләрендә җиңү­ләргә ирешкән Илшат Әнәс улына иҗади уңышлар телик!

Энҗе ИБРАҺИМОВА.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Террорчы... Башкортстаннан?
Сегодня, 20:40 :: Яңалыклар
Террорчы... Башкортстаннан?
Исерек һәм гаять куркыныч
Сегодня, 20:04 :: Җәмгыять
Исерек һәм гаять куркыныч
Рәлиф Сафин Башкортстанга кайта
Сегодня, 19:59 :: Икътисад
Рәлиф Сафин Башкортстанга кайта
“Җир сүзе”  Халыкара кинофорумында катнаш!
Сегодня, 19:56 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Җир сүзе” Халыкара кинофорумында катнаш!
18 бала тимрәү йоктырган
Сегодня, 19:48 :: Сәламәтлек саклау
18 бала тимрәү йоктырган
Андрей Губинны бөтен Уфа сатучылары белә
Сегодня, 19:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Андрей Губинны бөтен Уфа сатучылары белә
Селтеле су ярдәм итәрме?
Сегодня, 18:40 :: Яңалыклар
Селтеле су ярдәм итәрме?




Новости русской версии сайта

Яңа номер

8 (25312) от 22 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»