Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Колагымда гел моң ишеттем...”

“Колагымда гел моң ишеттем...”
16.11.2018 / “Кызыл таң” кунагы

“Колагымда  гел моң  ишеттем...”Бәлки шуңа да Флёра Шәрипованың тавышы челтерәп аккан чишмәне хәтерләтә.

Флёра Шәрипованың моңлы җырлавын тыңла­ганнан соң күңелдә якты уйлар туа. Ул оста композитор, җырчы, шагыйрә, рәссам. Кызы өчен үрнәкле әни, якыннары өчен кадерле апа һәм сеңел, танышларына уңган хуҗабикә, тырыш, ипле холыклы дус та. Ә тамашачы өчен зәвыклы, талантлы, моңлы сандугач.


— Зилаер районының Чуенчы-Чупан дигән татар авылында туып-үстем. Бик тату гаиләдә тәрбия алдым. Әти белән әниемнең бер генә тапкыр да ачуланышканнарын, бер-берсенә тавышларын күтәреп дәшкән­нәрен ишеткәнем булмады. Әтием Габделхәй Хаҗимө­хәм­мәт улы гомере буе математика укытучысы һәм мәктәп директоры вазыйфасын башкарды. Бик гадел, таләпчән булса да, күңеле нечкә иде. Аның скрипка, мандолина, гармунда өздереп уйнаганы әле дә колакта яңгырый. Әтием кулына нинди музыка коралы алса, шуңарда уйный иде. Мәктәптә рәсем дәресләрен дә ул алып барды. Үзе дә матур сурәтләр ясады, шигырьләр иҗат итте.
Әнием Илфира Зәйнет­дин кызы — Дәүләкәннән, морзалар нәселеннән. Әти­ем моңлы көй уйнаса, әнием матур итеп җырлый иде. Гомер буе шәфкать туташы булып эшләде. Тәүлекнең кайсы вакытына карамый, ул үз хезмәтендә булды. Таң дип тормады, соң бит инде дип тә зар­ланмады — авылдашларына ярдәм күрсәтте. Әни янына кем сырхаудан шифа алырга, кем күңелен бушатырга килә иде. Әтием мәктәп директоры һәм колхоз парторгы буларак, ярдәм, киңәш сорап килү­челәрдән безнең өйдә һәрвакыт кеше өзел­мәде.
Нәнәй белән үсү бәхете дә тиде миңа. Алай гына да түгел, аның иң яраткан уртанчы кызы идем гаи­ләдә. Нәнәй тәр­биясен­дә үскән балалар йомшак күңелле, иркә булып үсә­ләр. Ул минем сердәшем дә, әхирәтем дә булды. Аның өздереп курайда уйнаганы якты хәтирә булып күңел түрендә саклана.
Апам Флорида, сеңлем Венера белән бик бәхетле балачак кичердек. Әти-әнинең бер-берсенә булган искиткеч мәхәббәтен, нә­нәй­нең дөньяга булган акыллы карашын күреп, тоеп яшәдек. Бар кешеләр дә шулай бәхетле яшәү­ләренә минем шигем юк иде.
Мин бәләкәй чактан ук колагымда гел моң ишеттем. Ниндидер сәләттер дип башыма да килмәде, чөнки бөтен кешеләр дә шулай көй ишетәдер дип уйлый идем. Яланга чыксам үләннәрнең, агачларның үзенә башка көйләргә тибрәлгәнен ише­тәм. Мин өч кыз арасында иң иркәсе, иң тынычы идем. Хәте­ремдә, җәйге көннәрдә апа белән чиратлашып өй җыештыра­быз. Ул алачыкны җыеш­тыра. Аның холкы әнине­кенә охшаган — ул бар эшне дә тиз генә башкара. Ә мин, киресенчә, салмак кына эшлим. Өй җы­ештырганда бар әйбер­не урыныннан кузгатып, тотып карап, алар белән сөй­ләшеп алам. Тулы көченә радионы кабызып куям. Анда уйнаган симфоник оркестрны тың­лап, онытылып киткән чаклар да булды. Я әни, я нәнәй: “Һаман җы­ештырып бетер­мәдең ме­ни? Тагы музыка тыңлап утыргансың­дыр инде”, — дип шелтә­ләгәч кенә башлаган эшемне тәмамлый идем. Мәк­тәптә укыган елларны ук тәүге шигырь юллары туды. Мин, гомумән әтигә охшаганмын. Йөз-кыяфәтем, холкым Ходай биргән сәләт­ләрем барысы да әтидән күчкән. Әти үрнәгендә бала чактан килгән хыялым — укытучы һөнәрен сайладым. Уфа педагогия училище­сының мәктәпкәчә белем бирү бүлеген тәмамлап, тәр­бияче булып эш башладым. Шул ук вакытта читтән торып БДПИның филология факультетына укырга кердем. Башта Зилаер районында тәрбияче, аннан соң Баймак шәһә­ренең 3нче мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы, Уфада балалар бакчасында тәрбияче, өлкән тәрбия­че булып хезмәт куйдым. Гомум педагогик стажым 24 ел. Эшемне бик яратып башкардым. Шулай булса да башка өлкәләрдә дә үземне сынарга туры килде. Бөтенләй эшсез калган көнем дә булды. Тик мин моңа шулкадәр тыныч карадым: “Ходай синең алда бер ишекне япса, димәк, икенчесен ачарга тора”, — дип үземне тынычландырдым. Димәк, анда өйрәнергә тиешлесен ал­ганмын. Хак Тәгалә кеше­ләргә сынауларны һәрва­кыт үз урынында һәм вакытында бирә. Мин биләгән вазыйфам кыскартылу сәбәпле эшсез калгач, иҗатка вакыт табылды. Ни дисәң дә, эшләгән чакта үземне тулысынча яраткан шөгылемә багышлый алмый идем. Шулай итеп, күптәннән җыелган шигырь, җыр­ларымны халыкка җит­керү мөмкинлеге туды.
1998 елда “Апама” дигән җырымны Резида Әминева сәхнәгә чыгарды. Тормыш бик кызык бит ул. Бу дөнья­да бер генә очрашу да юкка булмаганлыгын барыбыз да беләбез. Резида белән без яшь чакта таныш идек. Аннан соң, тормыш юлында бер-беребезне югалтып тордык. Аллаһы рәхмәте белән тагы табышкач, әхирәтләргә әйләндек. Резида Әминева башкарган җырны халык яратып кабул итте. Телевидение, радио дулкыннары аша еш яң­гырагач, тиз арада популярлык яулады. Минем канатларым үсте, үз-үземә ышанычым артты. Иҗат­таш дусларым белән 2000 елларда Башкортстан­ның шәһәр-районнары, Мәскәү, Ырынбур, Казан, Чиләбе шәһәрләре буйлап гаст­роль­­ләргә йөрелде. Бүген инде үз тамашачым, тың­лаучым бар. Ходай бир­гәнгә шөкер кылып, һәр нәрсәнең үз вакыты белән булырына ышанып яшим. Шигырьләрем, җырларым, сурәтләрем аша дөньяны чак кына булса да матурлый алам икән, димәк, мин бәхетле, — ди Флёра Габ­делхәй кызы.
Тырыш, максатчан иҗат­чы җиңү үрләрен дә шактый яулаган. Ул — Юлай Моратов исемендәге һәвәскәр композиторлар ачык конкурсы дипломанты. Казанда оештырылган үзешчән компо­зиторларның беренче төбәкара конкурсында III дәрәҗә Дипломга, “Туган көн” җыры белән “Болгар радиосы” милли музыка премиясе лауреаты исе­менә лаек. Айдар Галимов аның сүзләренә иҗат ител­гән “Язган язмышыбыз”, “Гомер юлы” җыр­лары белән “Татар җыры” бәйгесендә җиңү яулый. Фәрвәз Урманшин белән Резида Әминева башкаруында “Сандугачтай моң­лы гомер” җыры “Юлдаш җыры”нда җиңүче дип табылган.
Флёра Шәрипова татар, башкорт, урыс телләрендә шигырьләр яза. 2013 елда авторның “Җырларым сез­нең өчен” дигән шигырь җыентыгы чыккан. “Талантлы кеше бар яклап та талантлы” дигән әйтем нәкъ Флёра Габделхәй кызына туры килә дә инде. Композитор, җырчы, шагыйрә булуына өстәп, ул рәссам дә. Быел “Башкортстанның яраткан рәссамнары” проектында катнашып, һәвәс­кәрләр арасындагы “Асылташ” номинациясендә җиңү яулаган.
Әти-әнисенең мәхәббәт­ле гаиләсен күреп үскән Флёра, бала үзенең шәхси тормышы да нәкъ шулай булырга тиеш, дип уйлый. Тик язмыштан узмышлар булмый, тормыш та без дигәнчә генә бармый. Әй­терсең лә Ходай: “Менә, кара әле! Кешеләр башкача да яши”, — дип кисәтү ясый. Сөйгәне белән гаилә корып, дөнья көтә башлагач, үзе тәрбия алган мохитнең бөтенләй капма-каршысына очрый ул. Кызына ике яшь ярым булганда: “Минем кызым мәхәббәткә чорналып үсәргә тиеш!” — дип ирен­нән китә. Юка гына хатын-кыз иңнәре никадәр авырлыклар күтәрсә дә бирешми, сыгылмый. Газиз кызын лаеклы тәрбияләүгә бар тырышлыгын, әни була белү сәләтен бирә ул. Кызы Эльза әнисенең горурлыгы булып буй җиткерә. Ул югары квалификацияле юрист. Тормыш иптәше Роберт белән гаилә корып, бә­хетле гомер кичерәләр. “Кызым — Ходай­дан бирелгән иң зур бүләк”, — ди Флёра ханым.
Саф сулы чишмә суын эчкән саен эчәсе килә. Флёра Шәрипованың иҗаты белән танышкач та шундый ук халәттә каласың. Аның җырларын тыңлаган саен тыңлыйсы, шигырьләрен укыйсы килә, сурәтләрен караган саен, аның бары тик сурәт икәнлеген онытып, каеннарын, чәчәкләрен тотып иркәлисе, елгаларында су коенасы килә. Менә шундый киңкырлы сәләт иясе ул Флёра Шәрипова.

Зөһрә ИСЛАМОВА.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Террорчы... Башкортстаннан?
Сегодня, 20:40 :: Яңалыклар
Террорчы... Башкортстаннан?
Исерек һәм гаять куркыныч
Сегодня, 20:04 :: Җәмгыять
Исерек һәм гаять куркыныч
Рәлиф Сафин Башкортстанга кайта
Сегодня, 19:59 :: Икътисад
Рәлиф Сафин Башкортстанга кайта
“Җир сүзе”  Халыкара кинофорумында катнаш!
Сегодня, 19:56 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Җир сүзе” Халыкара кинофорумында катнаш!
18 бала тимрәү йоктырган
Сегодня, 19:48 :: Сәламәтлек саклау
18 бала тимрәү йоктырган
Андрей Губинны бөтен Уфа сатучылары белә
Сегодня, 19:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Андрей Губинны бөтен Уфа сатучылары белә
Селтеле су ярдәм итәрме?
Сегодня, 18:40 :: Яңалыклар
Селтеле су ярдәм итәрме?




Новости русской версии сайта

Яңа номер

8 (25312) от 22 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»