Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Ялкаулыкны җиңәргә кирәк!”

“Ялкаулыкны җиңәргә кирәк!”
22.11.2018 / “Кызыл таң” кунагы

“Ялкаулыкны җиңәргә кирәк!”Таш чыгару, урманнардан файдалану, мәктәпләр, ФАПлар ябылу һәм авыл халкы өчен мөһим булган башка проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән законнар авторы белән әңгәмә.

Русиянең Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров авыл халкы мәнфәгать­лә­рен яклаган законнар өстендә эшләү­че буларак билгеле. Атап әйткәндә, ул — ауган һәм корыган агачларны бушлай алырга рөхсәт бир-гән, урманнарны терге-зергә, эчкечелекне авызлыкларга ярдәм иткән, районнарда Күпфунк­ция-ле үзәкләр эшчәнлеген көйләгән законнар авторы.
Зариф Закир улы Дәүләт думасына Урал аръягыннан депутат булып сайланды. Шуңа да ул бу төбәктә еш булып, сайлаучыларның наказларын тыңлап, проблемаларны хәл итү юлларын эзли.


— Зариф Закирович, ок­тябрьдә Сез республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән бергә Урал аръягы районнарында эш сәфәрендә булдыгыз. Радий Фәрит улы Баймак районының Темәс авылында катламлы таш чыгару карьерларында килеп туган хәлне тәнкыйть утына тотты. Сез бу проблема белән күптәннән шөгыльләнәсез дип беләм...

— Әйе, сайлаучылар наказыннан соң, аны моннан ике ел элек күтәреп чыккан идем. Бу хәлләрне урынга чыгып тикшердем, табигатьне вәхшиләрчә талауларын үз күзләрем белән күрдем. Анда коточкыч, самолеттан бомба ташлаган кебек күренеш күз алдына баса...
Тиешле инстанцияләргә 25 запрос җибәрдем. Прокуратурага, Авыл хуҗалыгы, Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыкларына, “Россельхознадзор”га әллә күпме мөрәҗәгать иттем, үзем сөй-ләштем. Берни эшләнмәде, дип булмый, җинаять эшләре дә кузгатылды, штрафлар салынды, ләкин мәсьәлә тулысынча хәл ителмәде. Сораулар күп иде: казыган урыннарын төзекләндермә-деләр, табигый байлыкларны алган өчен салым түләмәделәр. Таш чыгаручылар бу эш белән 20 ел шөгыльләнә бит инде. Шунысы аптырата, шушы вакыт эчендә бер генә кеше дә бу проблемага игътибар итмәгән. Санадым, Темәс янында гына кырыклап карьер бар. Минем исәпләвем буенча, ярты ел эчендә 1 миллиард 200 миллион сумлык таш чыгарыла. Мәскәүдә алардан алты-җиде тапкыр күбрәк акча алалар. Бу Темәс янында гына. Таш Белоретта да, Учалыда да, Зилаерда да чыгарыла. Аларда да шундый ук хәл. Ә бит бу эшем ияләре елына ким дигәндә 30-35 миллион сум салым түләргә, бу акча авыл һәм район Советлары бюджетларына керергә тиеш.
Шөкер, йөк урыныннан кузгалды. Әле эшче төркем төзелде. Проблема хәл ителер, дип ышанам.

— Икенче чиратта без урманнар белән эшне башлыйбыз, дидегез. Авыл өчен бу да көнүзәк проблема. Урманнарны саклау буенча килә­чәктә нинди чаралар күрелә­чәк?

— Әйе, элек урманнарны кисәләр дә, урынына агач утыртмыйлар иде. Әле минем башлангыч белән закон кабул ителде: хәзер кеше бер гектар урман кисә икән, бер гектар агач утыртырга тиеш. Югыйсә, урманнар кимегән-нән-кими. Якынча исәпләүләр буенча, илдә 900 мең гектар тирәсе урман киселә, 830 меңе утыртыла. Бу рәсми саннар. Яртысы үсми әле аның. Закон буенча, алар яңадан утыртылырга тиеш, ләкин бу эш башкарылмый. Урманчылар отчет бирә дә вәссәләм.
Әле урман янгыннарына каршы көрәш буенча бер закон тикшерүдә. Бездә, кызганычка каршы, урман янгыннарын вакытында сүндерми­ләр. Моңа кадәр бу кылык өчен закон буенча җаваплылык каралмаган иде, хәзер вакытында утка каршы көрәш ачмаган янгын сүн­дерүчеләр өчен штраф кертелә.
Мин урманлы җирдә туып-үстем, шуңа да бу проблемалар миңа таныш, якын. Тагы да Урман кодек­сының 32 мәддәсенә үзгәрешләр кертелде. Атап әйткәндә, ул халыкка коры агач бирү проблемасын хәл итә. Авылда яшәгән кешенең урманнан коры агач ала алмавы дөрес түгел. Моның өчен район үзәгенә барып, акча түләп, рөхсәт алып йөрү дә көлке. Ничә сум булса да, авыл кешесе өчен ул зур акча. Хәзер аның коры агачны бушлай алу хокукы бар. Закон киләсе елдан эшли башлаячак.
Авылда үскәч беләм, әйтик, коры имән аласың икән, ул бит утынга гына түгел, баганага да ярый. 40-50 ел утырачак. Авыл кешесе өчен бу да бик мөһим. Янгын хәвеф­сезлеге өчен дә файдалы, чөнки ут казасы булган очракта коры агачлар тизрәк янып китә. Өченчедән, урманда коры агачлар авып, юлны каплый. Бәла була калса, янгын сүндерүчеләр керә алмаячак.

— Радий Хәбиров Әбҗә­лилдә йөргәндә халык, йорт салу өчен агач ала алмыйбыз, дип зарланган иде...

— Авыл кешесенең йорт төзү өчен бер тапкыр бушка агач алу хокукы бар. Моның белән Урман хуҗалыгы министрлыгы шөгыль-ләнә. Исемлек төзи. Минем фике-ремчә, бүген сәнәгать күләмендә урман, бигрәк тә карагай агачларын кисүне туктатырга, аларны йорт төзегән кешегә, аеруча яшьләргә бүлеп бирергә кирәк.
Элек урманны дус-ишкә генә тараттылар. Хәзер бу мәсьәләдә үтәкүренмәлелек бар. Ул көйләнде, дип әйтә алабыз. Бер хәвеф бар барын, кешенең менәмен дигән йорты булса да, бушка агач алу хокукы булгач, сатарга ала, акча эшли. Бу да дөрес түгел. Кирәк­мәгән кеше алмасын иде, мохтаҗ-ларга гына бирелсен иде ул.
Мохтаҗлар дигәннән, республикада алар өчен күп нәрсә эшләнә. Мәсәлән, бездә беренче бала туганнан соң торак мәсьәләсен хәл итү өчен 300 мең сум акча бирелә. Мондый закон бер җирдә дә юк. 300 меңгә авылда йорт төзеп куеп була. Бала яшь ярымга җиткәнче, җан башына керемең 15 мең сумнан ким булса, 10 мең сум тирәсе акча түләнә. Авылда яшәүчеләрнең 95 проценты ала бу акчаны. Икенче балага ана капиталы бирелә бит инде. Өченче бала өчен шулай ук түләнә. Авылда хәзер һәр өйдә бер-ике машина. Без күрше авылга җәяү йөреп укыдык, бүген балаларны автобус йөртә. Фермерларга да ярдәм зур, әйтик, техника алса, ярты хакы кире кайтарыла. Уңыш булмаса да, дәүләт акча түли.

— Әйе, фермерлар начар яшәми. Яхшы йортлар салып керә, балаларына фатир, машина ала. Шул ук вакытта гади халыкка аз акча түлиләр, дип зарлана күпләр. Гомумән, Сезнеңчә, авылда эшсезлек мәсьәләсе никадәр кискен тора?

— Бүген авылда комбайнда эшләргә кеше таба алмыйбыз, дип уфтана хуҗалык җитәкчеләре. Чөнки иртәдән кичкә кадәр эшләргә кирәк, күпләр өйдә ятса ята, 20 мең сум хезмәт хакын азсына. Чәчүгә дә кеше эзләп йөриләр. Мондый кызу чорларда авыл хуҗалыгында тир түгүчеләр аена 100әр мең сум акча ала югыйсә. Адәм көлкесе, бүген авылда көтү көтәргә дә кеше юк.
Эш бар ул, кеше ялкауланган. Әти-әниләргә дә күп нәрсә бәйле. Без биш бала үстек. Минем әти көтү көтте. Армиядән кайткач, аның урынына чыктым. Әти мине көтүче итеп авылда калдырырга ниятли, ә минем укыйсы килә. Укырга керәм, дигәч, каршы төшмәде алай. Уфада вокзалда яшәп, юрфакка укырга кердем. Бер урынга 15-16 кеше иде. Төннәрен вагон бушаттым. Аннары, кичке бүлеккә күчеп, эшкә кердем. Шулай укуны тәмам­ладым. Мәктәпне тәмамлаганнан соң әти-әнидән бер тиен дә алмадым.
Бервакыт Зианчура районында 62 яшьлек бер абзыйга кереп чыктым. Ул өч бия тота, алардан өч колын ала, сарыклары бар. Атлардан елына — 120 мең, сарыклардан 50 мең керем ала. “Мин фермерга эшләмим, үземә эшлим. Атларны килеп алалар, сатып йөрмим. Чыгым — бер-ике машина печән, 5 мең сумлык солы”, ди. Моны телә-гән бөтен кеше дә эшли алыр иде. Ләкин ялкаулык көчле, китереп биргәнне көтәләр. Кеше үзенә эш-ләп, акча табарга тиеш.

— Шул уңайдан бер сорау: мал үрчеткән, продукциясен сатып, акча эшләгән кеше­ләргә салым салу турында закон чыккан икән дигән сүзләр йөри...

— Андый закон юк. Бу салым салу түгел, эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләргә патент системасы кертелә. Мәсәлән, кеше чәч кисү белән шөгыльләнә икән, ул патент алып, елына 10 мең сум түләргә тиеш. Сүз шул турыда бара. Әйтик, Мәскәүдә репетиторлар 100-200 мең сум акча эшли, ә салым түләмиләр. Дөрес түгел бу. Әлегә яңалык эксперимент рәвешендә берничә өлкәдә сыналачак. Бу гади авыл кешесенә кагылмый.
Гомумән, депутатлар авыл халкы мәнфәгатьләрен якларга тырыша. Мәсәлән, торак пунктта медицина учреждениесе бердәнбер икән, ул халык рөхсәтеннән башка ябылырга тиеш түгел, дигән закон кабул ителде. Ул бер ел эшли инде. Халык ФАПларны яптырмау хокукына ия. Ябылганнарын ачтыра ала. Авылда 100дән артык кеше яшәсә, ФАПлар ачылырга тиеш. Участок дәваханәләре белән дә шундый ук хәл.

— Мәктәпләр темасы да көнүзәк булып кала. Мәсәлән, Архангель районында 56 мәктәпнең 20дән артыгы гына калган, ди.

— Бу хакимият башлыгы гаебе түгел. Авылда балалар калмаган икән, ул мәктәп тота алмый. Берничә генә бала, әлбәттә, күрше авылга йөреп укыячак. Чөнки алар өчен берничә укытучы тотып булмый, ә бер укытучы төрле фәннәр укыта алмый, димәк, балалар тиешенчә үсешмәячәк. Минем туган авылымда да мәктәп ябылды, бәлки калдыртып та булыр иде, ләкин файда юк, биш бала өчен мәктәп тотып булмый.
Балалар җитәрлек санда булса, әлбәттә, мәктәпне ябарга ярамый. Халык фикеренә дә колак салырга кирәк.

— Җир кодексына үзгәреш­ләр турында да бер-ике сүз әйтсәгез иде...

— Бу уңайдан шуны әйтә алам: элек фермер авылда җир алып, шәһәрдә яшәсә, шуннан йөреп эшләргә мәҗбүр иде. Моңа ризасызлык белдереп мөрәҗәгать итүчеләр күп булды. Законга, әгәр дә фермер арендага җир алган икән, үзенә йорт төзергә җир бүләр­гә, дигән үзгәреш керттек. Югыйсә, закон буенча авыл хуҗалыгы тә-гаенләнешендәге җирдә өй төзергә ярамый. Бу законны икенче укуда караячакбыз. Әлбәттә, фермерның үзе өчен генә бер йорт төзелергә, ул өч каттан да югары булмаска тиеш. Аны сату хокукы да булмаячак.

— Яңалык кертелгән тагы да бер закон авыл хуҗалыгы продукциясен җитеште­рүче-ләргә кагыла. Ул да беренче укуда каралган.

— Әйе, закон авыл хуҗа­лыгында эшләүче кешеләргә ярдәм йөзеннән кабул ителәчәк. Бүген зур кибетләр, җитештерүчеләрдән китерелгән товарлар сатылмаса, аларны кире кайтарырга хокуклы. Бу авыл халкына зыян китерә. Әйтик, өч көн эчендә икмәкнең яртысын кире кайтаралар. Алар аны нишләтә ала? Кабул ителәсе закон буенча, авыл хуҗалыгы товарларын кире кайтарып булырга тиеш түгел. Алар өчен акча тулысынча түләнергә тиеш. Кибетләргә кыен­рак булачак, әлбәттә. Ләкин алар-ның да хәлне җайлау юлы бар: хакны азрак куйсыннар. Әле икмәк-не җитештерү­челәрдән 15 сумга алып, үзләреннән 15 сум кушып, 30 сумга саталар. Арзангарак сатсалар, товарларын алып бетерә-чәкләр.

— Мал чалу цехлары ачу мәсьәләсе дә катлаулы. Кайбер районнарда ул бөтенләй ачылмаган. Махсус урыннарда начар чалалар, мөселман­ча түгел, дип зарланучылар да бар. Малны шундый “убойный цех”ларда гына чалу дөресме?

— Монда да барысы да ха-лыкның үзенә бәйле. Авылда чалу цехы ачсыннар да мөселманча чалсыннар. Берничә урында булса да начар түгел. Бу җәһәттән тыюлар юк. Үзе чалырга да мөмкин. Урыны гына аерым җирдә булырга тиеш. Әлеге система әкренләп җайга салыначак.

— Авылларда көтүләр булмау проблемасы кискенләшә, маллар юлларга чыга, басуларга керә. Бу тәңгәлдә авыл Советлары эшләп бетерми, ахрысы...

— Монда җитәкчене генә гаепләү дөрес түгел. Халык малны күп тота. Чыгарып җибәрәләр дә оныталар. Ә көтүгә чыгарган өчен акча түләргә кирәк. Маллар теләсә кайда йөри, юлларда аварияләргә сәбәпче була, басуларны таптый...
Чиплау дигән нәрсә кертелде. Ул тиз арада малның хуҗасын ачыклау өчен кирәк. Малың юлга чыккан икән, штраф булачак. Бер тапкыр акча түләгәннән соң, кеше уйлана башлаячак.

— Сезне эчкечелеккә каршы аяусыз көрәшүче дип тә беләбез...

— Эчкечелеккә каршы закон көченә керде. Элек аракы саткан кешегә 2 мең сум штраф салына иде, хәзер 30-50 мең сумга җит­керелде. Бер ел эчендә тагын тотылса, җинаять эше кузгатылачак. Җәза катылангач, аракы сатучылар кимеде. Закон эшли. Чөнки ул эшләргә тиеш.

— Әңгәмә өчен зур рәх­мәт. Шушы юнәлештә яңадан-яңа уңышлар юлдаш булсын!

Резеда ГАЛИКӘЕВА әңгәмәләште.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Террорчы... Башкортстаннан?
Сегодня, 20:40 :: Яңалыклар
Террорчы... Башкортстаннан?
Исерек һәм гаять куркыныч
Сегодня, 20:04 :: Җәмгыять
Исерек һәм гаять куркыныч
Рәлиф Сафин Башкортстанга кайта
Сегодня, 19:59 :: Икътисад
Рәлиф Сафин Башкортстанга кайта
“Җир сүзе”  Халыкара кинофорумында катнаш!
Сегодня, 19:56 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Җир сүзе” Халыкара кинофорумында катнаш!
18 бала тимрәү йоктырган
Сегодня, 19:48 :: Сәламәтлек саклау
18 бала тимрәү йоктырган
Андрей Губинны бөтен Уфа сатучылары белә
Сегодня, 19:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Андрей Губинны бөтен Уфа сатучылары белә
Селтеле су ярдәм итәрме?
Сегодня, 18:40 :: Яңалыклар
Селтеле су ярдәм итәрме?




Новости русской версии сайта

Яңа номер

8 (25312) от 22 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»