Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Үзебезнең Сәвия апа, “Нур”ның да нуры бит ул!

Үзебезнең Сәвия апа, “Нур”ның да нуры бит ул!
10.01.2019 / “Кызыл таң” кунагы

Үзебезнең Сәвия апа,  “Нур”ның да нуры бит ул!Русия Федерациясенең атказанган, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Сәвия Сираевага 85 яшь.

Сәвия Сираева сәхнәгә чыгу белән, рәссам кебек, чагу төсләр һәм төгәл линияләрне кулланып образ тудыра башлый. Шул ук вакытта, оста композитор кебек, кабатланмас көй дә иҗат итә. Шулай итеп ул могҗизалы сәнгать әсәрләре тудыра. Аның актерлык палитрасының төрлелеге гримда һәм сәхнә костюмнарында түгел, ә гаҗәеп пластика, мимика, ишарәдә һәм кабатланмас тавышында чагыла.

Берничә буын тамашачы өчен яраткан актриса булган театр алиһәсе белән әңгәмәне без грим бүлмәсендә кордык.


— Сәвия апа, шушы көннәрдә Сезнең күркәм юбилеегыз. Аңа әзерлек ничек бара?

— Һәй, шул юбилейны... Шау-гөр килми генә үтеп китсен иде ул. Минем яшьтә туган көннәрне тыныч кына үткәрү — иң яхшысы. Бәлки, картаюымдыр, артык шау-шу тудырырга теләмим. Миңа ул кирәк тә түгел. Аллаһыга шөкер, даным, мактаулы исемнәрем бар. Тамашачым минем исән икәнлекне белсә — шул җитә. Әле юбилей турында уйламыйча, гыйнварда Казанда үтәчәк гастрольләргә әзерләнәм. Исән-имин йөреп кайтырга язсын иде, дип дулкынланам.

— Сезнең иңнәрдә — искиткеч бай тормыш һәм сәхнә тәҗрибәсе. Сәвия апа, Сез ничә ел сәхнәдә?

— Инде бик күп еллар. 3-4 кешелек стажым бар. Башкорт академия драма театры белән “Нур”да эшләвемне генә алсаң да, илле елдан артык. Салаватта, Уфа яшь тамашачылар театрында, филармониядә эшләгәннәрне дә кушсаң...

— Сез иҗат юлыгыз белән канә­гатьме?

Үзебезнең Сәвия апа,  “Нур”ның да нуры бит ул!— Cалават драма театрында матур рольләрем булды. Башкорт академия драма театрында эшләгән чорымда иҗади яктан авырракка туры килде. Чөнки театрда бер яшьтәге актрисалар күп иде. Шуңа күрә рольләр дә сирәк тиде һәм, нәтиҗә буларак, яшь чакта уйнарга теләгән рольләремне уйный алмадым. Ул чор — минем иң әрнегән вакытларым... Ә инде иң җимешле иҗат юлым — “Нур”да. Шуның өчен мин язмышыма һәм Байрас Ибраһимовка рәхмәтлемен. Мин монда “йөзеп” эшләдем: комедия, драма, трагедияне дә уңышлы уйнадым.

— Белүемчә, сез Гафури театрыннан берьюлы берничә кеше киткәнсез. Бу адымга барырга тәвәккәл булырга да кирәк...

— Әйе. Без, бер төркем артистлар бу адымга бардык. Чын актер булып өлгергән вакытымда мин ул театрдан китәргә мәҗбүр булдым. Бу адымны ясаганга бервакытта да үкенмәдем.

— Димәк, Сез тәвәккәл холыклы?

— Тормышта тәвәккәл булырга кирәк. Нинди генә авыр хәлдә калсам да, чыгу юлын эзләп, аны табуыма ышанып яшәдем. Тугыз ел бергә яшәгәннән соң ике бала белән иремнән аерылдым. Әгәр дә тәвәккәл һәм үз-үземә ышанмаган булмасам, мин бу адымга бармаган да булыр идем.

— Сер түгел, иҗади кешеләрнең күбесе өчен гаилә икенче планга кала. Сезнең белән дә шулай булдымы?

— Беренче ирем белән икебез дә сәхнә кешеләре идек. Тик аерылышуыбызга төрле сәбәпләр булгандыр инде. Гаиләдә уртаклыкны тапмасаң, ир белән хатын чәкәләшеп яши, тынычлык югала. Артистларның тормышы чит-ят күзләргә бигрәк тә нык чалына. Без дә балаларыбыз турында уйламыйча, акылсызлыгыбыз аркасында үзара мө­нәсәбәтләрне тикшердек. Актык чиктә аерылыштык. Мин бүген генә бу хакта тыныч сөйли алам, чөнки вакыт барлык нәрсәне дә үз урынына урнаштырган. Ә бит ялгызым калгач та авыр вакытлар күп булды...

— Авырлыклар килгәндә биреш­мәскә, сыгылмаска кемнәр ярдәмгә килде?

— Гаиләм таркалгач, әти-әнием, туганнарым бик нык ярдәмләште.
Без үзара шулкадәр тату булдык. Һәрвакыт туганнарымның ярдәмен, яклавын, ышанычын тоеп, йомыр­каның сарысы кебек яшәдем. Мин бит ишле гаиләдә уникенче бала булып дөньяга килгәнмен. Балачагым авыр сугыш елларына туры килсә дә, искиткеч җылы мохиттә үстем.
Гаиләбез ипле, сабыр, иманлы иде. Әти-әнием бер-берсе белән чөкер­дәшеп кенә сөйләшкәне исемдә. Әтием матур итеп скрипкада уйнаса, абыйларым барысы да гармунда уйный иде. Аларның мине клубка күтәреп алып барганнары, мәҗлестә алмашлап гармунда уйнаганнары, мине биеткәннәре хәтердә.
Язмыш миңа тормышның ике ягын да — агын да, карасын да күрсәтте. Әйтерсең лә Ходай: “Менә, кара әле! Барлык гаиләләр дә бертөрле яшәми”, — дип кисәтте.
Икенче ирем белән 37 ел бик тату гомер кичердек. Ул мине тормыш ыгы-зыгысыннан курчалап, аңлап, ихтирам итеп яшәде. Ничек кенә булса да, мин язмышым белән канәгатьмен.

— Сәвия апа, Сез үзегезне бәхетле дип әйтә аласызмы?

— Мин үземне “чагыштырмача бәхетле” дип әйтә алам. Ни өчен икәнен аңлатам: бүген илебездә канкоеш булмаса да, тирә-якта үтереш, сугыш. Халык тыныч яшәми. Минем йөрәгемдә сугыш елларының ачысы сызылып калганга күрә, моңа битараф була алмыйм.
Ә минем яшьтә кеше күңел тынычлыгы белән яшәргә тиеш дип уйлыйм. Тирә-якта барча кеше дә бәхетле булса гына “Мин бәхетле!” дип кычкырып әйтер идем.
Бәхетнең икенче ягы — балаларым, оныкларым исән-имин. Алар мине шатландырып тора. Аллаһка шөкер, зиһенем дөрес, олы яшьтә булуыма карамастан, яраткан эшем бар һәм мин үз коллективымда кирәклемен.

— Сез күп еллар бик матур радиотапшырулар да алып бардыгыз. Бу эшнең нечкәлекләре нидән тора?

— Радиода, театрдагы эшчәнлек белән беррәттән, 23 ел эшләдем. Бу өлкәдә үтә дә игътибарлы булырга кирәк. Ялгышлык белән хата җибәрсәң, миллионлаган кеше шул хәбәрне ишетә.
“Шәрык” радиосында һәр тапшыруны үзем әзерләдем. Бу — күп вакытны ала торган вак эш. Барлык гәзит-журналларны карап, укып, үземә кирәк мәгълүматны эзли идем. “Кызыл таң” гәзитенең һәрбер санында басылган мәкаләләрен беренче битеннән соңгысына кадәр яттан белеп бардым. Башкортстан радиосында балалар өчен хикәяләр, “Һәнәк” журналын укыдым. Шулай ук “Кинодубляж”да бик күп киноларга башкорт теленә дубляж ясадым.

— Барысына да ничек өлгерә идегез, Сәвия апа?

— Мин бервакытта да эштән курыкмадым. Чөнки яхшы яшисең килсә, тырышып эшли дә белергә кирәк. Ә гаиләм блокнот белән яшәде. Без бер-беребезгә кайда йөргән­легебезне, нәрсәләр эшләгәнебезне белер өчен хат язып калдыра идек. Мин әле дә аларны укып, көлеп тә алам. Хәзерге әниләргә көнләшерлек. Алар эш вакытында кесә телефоныннан шалтыратып балаларының, якыннарының хәлен белә ала. Ә безнең заманда андый мөмкинлек юк иде.

— Әйе, тормыш алга ага. Ә менә тамашачылар үзгәрәме?

— Яшәеш үзгәргәч, тамашачы да, әлбәттә, үзгәрә. Элек артист халкын кайда барса да көтеп алалар, кадер-хөрмәт күрсәтәләр иде. Хәзер алай ук түгел. Шәхсән минем үземә ихтирам кимеде дип әйтә алмыйм. Тамашачы сөюен тоеп яшим. Сәхнәгә чыгуыма дәррәү кул чабып каршы алалар, басып озатып калалар. Артист өчен халык мәхәббәтен, ихтирамын тоеп яшәүдән дә олырак хөрмәт юк.
Ә үзгәреш дигәннән, элек күпләп хат, открытка язалар иде. Аларның кайберсен әле дә саклыйм. Шуларның берсе — Наҗар Нәҗминеке. Ул бик җылы теләкләр белән язылган.

— Ниндирәк хатлар яза иделәр?

— Иҗатым өчен рәхмәт әйтеп язучылар күп була иде. Хатын-кызлар: “Синең кебек буласым килә”, дип язса, ир-егетләр шәхси тормышым белән кызыксына иде. Театр җитәкчелегенә “Сәвия Сираевага кайчан мактаулы исем бирәсез?” дигән сорау белән дә хатлар язылды. Чөнки миңа мактаулы исемне шактый озак эшләгәч кенә бирделәр. Сәбәбе дә гади генә иде — бервакытта да ялагай булмадым, туры сүзле һәм гадел булдым.

— Әгәр дә сәхнә юлыннан китмәгән булсагыз, нинди һөнәр сайлаган булыр идегез?

— Сәхнә юлыннан китмәгән булсам, тормышымны медицинага багышлаган булыр идем, дип уйлыйм.

— Вакыт алга барган саен тормыш кыйммәтләре үзгәрәме?

— Олыгайган саен, яшәүнең һәрбер сәгатенең кадере арта.
Ходай миңа озын гомер бүләк иткән. Шуңа күрә, Аллаһыга мин чиксез рәхмәтлемен. Календарьның яңа битен ачар алдыннан: “Ходаем, иртәгә яшәрмен микән?” — дип сорыйм. Мин үлемне көтмим. Ләкин ул үзе минем сакта тора, ычкындырмый. Һәрбер көнгә шөкер кылып яшим.

— Сәвия апа, яшьләргә әйтер те­ләкләрегез дә бардыр?

— Театрдагы яшьләргә сабырлык, гаиләләрендә эш белән театр арасында уртаклыкны табып, акыллы булуларын теләр идем. Халкыбызда “Сабыр төбе — сары алтын”, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит.

— Сәвия апа, җылы әңгәмәгез өчен рәхмәт. Якыннарыгызны, яраткан тамашачыгызны сөен­дереп, озак еллар театр тормышы белән яшәргә насыйп итсен Сезгә!

Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Террорчы... Башкортстаннан?
Сегодня, 20:40 :: Яңалыклар
Террорчы... Башкортстаннан?
Исерек һәм гаять куркыныч
Сегодня, 20:04 :: Җәмгыять
Исерек һәм гаять куркыныч
Рәлиф Сафин Башкортстанга кайта
Сегодня, 19:59 :: Икътисад
Рәлиф Сафин Башкортстанга кайта
“Җир сүзе”  Халыкара кинофорумында катнаш!
Сегодня, 19:56 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Җир сүзе” Халыкара кинофорумында катнаш!
18 бала тимрәү йоктырган
Сегодня, 19:48 :: Сәламәтлек саклау
18 бала тимрәү йоктырган
Андрей Губинны бөтен Уфа сатучылары белә
Сегодня, 19:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Андрей Губинны бөтен Уфа сатучылары белә
Селтеле су ярдәм итәрме?
Сегодня, 18:40 :: Яңалыклар
Селтеле су ярдәм итәрме?




Новости русской версии сайта

Яңа номер

8 (25312) от 22 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»