Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Затлылыгы йөзенә чыккан!

08.06: Затлылыгы йөзенә чыккан!

“Башмагым” спектакле. В. Мисбахов – Галимҗан, Г. Биктимерова – Сәрвәр.“Башмагым” спектакле. В. Мисбахов – Галимҗан, Г. Биктимерова – Сәрвәр.Бүгенге сәхифәбез — театр белән бер сулыш алучы, театр өчен янып яшәүче, Уфа “Нур” татар дәүләт театрының йөзек кашына әверелеп баручы артист — Вилдан Мисбахов турында. Якыннанрак танышыр өчен, аның үзенә мөрәҗәгать иттек.

— Вилдан, кайсы яклардан Сез?
— Миякә районының Яңа Ишле авылыннан.
— Әти-әниегез, туганнарыгыз турында сөйләп китегез әле...
— Әтием Флүр Әмир улы белән әнием Зилә Байтүрә кызы исән-саулар, Аллага шөкер! Без гаиләдә өч бала үстек: мин — өлкәне, өч яшькә бәләкәй Лилия исемле сеңлем һәм 23 яшьлек Вилнур энем бар.
— Театр сәнгатенә килүегез очраклы түгелдер? Гаиләгездә матур җырла­ган, сәнгать яраткан сәләт ияләре бардыр?
— Чынлап та, Байтүрә картәтием моңлы итеп җырлаган, гармунда уйнаган. Җырлау сәләте күбрәк әни яклап килгәндер, дип уйлыйм. Әти яклап та артист өчен кирәкле бик матур сыйфатлар күчкән: дәртләнеп-янып эшләү, тирә-якны матурларга тырышу. Минем әтиемнең куллары алтын, бар нәрсәгә җан өрә ул. Кыскасы, җырлы-моңлы да, булдыклы, уңган да минем әти-әнием.
— Балачактан артист булырга хыяллана идегезме?
— Җырларга, гармунда уйнарга балачактан ук хыялым бар иде. 3-4нче сыйныфларда гармунда уйнарга өйрәнә башладым. Гармун телләренә басарга музыка укытучысы Гөлчирә апа Зәй­бәрова өйрәтте. 5нче сыйныфка кергән­дә минем инде баянда уйныйсы, зуррак уен коралларына күчәсем килде, шулай итеп, баянда уйнарга өйрәндем һәм 9нчыны тәмамлаганнан соң, Ходай тарафыннан бирелгән сәләтне үстерергә Уфага килеп укырга керергә булдым.
— Имтихан биргән вакытлар хәтергә уелып калгандыр?
— 1999 елда сәнгать училищесына баян классына имтихан бирергә килдем. Мине анда, әлбәттә, алмадылар, чөнки нота белми идем. “2нче педагогия колледжына кереп кара, бәлки, анда алырлар”, — дип киңәш бирделәр. Педагогия колледжына баргач, баянда да уйнадым, җырлап та күрсәттем. “Җырга әле тавышың үсеп җитмәгән, шулай да сине әзерлек курсына алабыз”, — диделәр. Шулай башкалада калдым, ноталар өйрәндем, бер ел үткәч, студент булып киттем. 2нче курстан соң, вокал ягыннан да күп кенә үсешләр булды, җырга биреләсем килде, шул максаттан тагын сәнгать училищесына имтиханнар тапшырып карадым, һәм, ниһаять, миңа бәхет елмайды. 3нче курска ук алдылар. Уфа сәнгать училищесын кызыл дипломга тәмамладым һәм белем алуны дәвам итеп, сәнгать академиясенә театр факультетына, Туймазы татар дәүләт театры өчен махсус җыелган курска укырга кердем.
— Сәнгать академиясендә укыган курсташлар арасында элемтәләр дәвам итәме?
— Куанычка, әлеге көнгә кадәр бик татубыз, хәбәрләшеп, аралашып торабыз. “Нур” театрында бүген ике курсташ бергә эшлибез: Гөлназ Кашапова (Нәбиуллина) һәм мин. Тагын бер курсташыбыз Азат Арсланов, шулай ук, әлегә кадәр безнең хезмәттәш иде, язмыш юллары аны икенче сукмактан алып китте.
— “Нур” театрына кайчан килдегез?
— 2008 елда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать академиясен тәмамлагач та “Нур”га эшкә килдем һәм әле дә шундамын.
— Остазларыгыз кем?
— Мәктәп елларындагы музыка укытучысы Гөлчирә Гайнанованы беренче остазым дип кабул итәм. Ул мине бер уен коралында гына түгел — гитара, баян, синтезатор булсынмы — барысында да өйрәтергә тырышты. Ул вакытта мәктәпкә өр-яңа синтезаторлар кайтарганнар иде. Миндә өйрәнү теләге зур булды. Гөлчирә апа бала аңларлык гади дә, үтемле дә, кызыклы да итеп күңелгә сала белде. Күрәсең, әйбәт уйнаганмындыр, башкалар җырлаганда гел уйнарга бастыралар иде. Нота белмәвемә карамастан, отып алу сәләте көчле булды миндә. Көйләрне шулай уйный идем.
Уфага килгәч, җыр һәм фортепиано буенча укытучым Татьяна Хәйбуллина булды. Бар белгәнен ул безнең белән уртаклашты. Педагогия колледжындагы баян классы укытучысы Фәрит Фәйру­шин да — остазларымның берсе. Уфа сәнгать академиясендә актер осталыгы нечкәлекләренә төшендерүче, курсыбыз җитәкчесе, профессор Фәрдүнә Ка­сыймовага исә без аеруча рәхмәт­лебез.
Театрга килгәндә баш режиссер Әбелхәер Сафиуллин иде. Күп тәҗрибә бирде, рольләремне яратып башкардым. Мостай Кәримнең “Кыз урлау” спектакленнән Шәкүр роле аеруча күңелемә якын.
Театрда вокал буенча педагог-хормейстер Афәрим Акчурин дәресләре бүген дә бик ярдәм итә. Аның кебек оста республикада берәү дисәк тә хата булмас. Җыйган материаллары, җыр­лары, туплаган халык хәзинәсе бихисап. Үзе ихлас, һәркайсыбызны аңлап эш итә, һәркайсыбызга аерым репертуар туплый.
Әлеге баш режиссерыбыз Байрас Ибраһимов белән иҗат итү дә бик кызыклы. Без Туймазы театры курсында укыганда, ул анда баш режиссер булып эшли иде. Безнең курс үсеше белән һәрвакыт кызыксынып торды, имтиханнарга, диплом спектакльләренә килде. Аның белән эшләү теләге шул вакыттан ук калган иде. Туймазыга бармасам да, язмыш очраштырды. Хәй Вахитның “Туй алдыннан” спектак­лендә Байрас Надыйм улы миңа төп рольне – Марат ролен тапшырды. Яратып эшлә­дем. (Шушы эше өчен Вилдан Мисбахов 2016 елда Театрлар берлеге оештырган “Рейтинг”конкурсында “Тамашачы сөюе” премиясенә лаек булды. – Авт.)
—“Башмагым” спектаклендәге ролегез, белүемчә, бөтенләй күптәнге хыялыгыз?
— Әйе, чынлап та күптәнге. Башта ул минем күңелемдә, хыялымда туды. Аннан төрле рольләр, образлар белән чыныгып, профессиональ тәҗрибә нигезендә үз гәүдәләнешен “Башмагым”да тапты! Чөнки Уфа музыка училищесында укыганда педагогларым: “Тавышың бик көчле, мөмкинлекләрең зур, опера сәнгате буенча укуыңны дәвам итәргә кирәк”, — ди иде. Ә мин театрны сайладым. Әмма остазла­рымның сүзләре күңелемдә уелып калды һәм мин һәрчак: “Эх, шул икесен берләштергән берәр зур гына роль башкарсаң иде!” — дип хыяллана идем. Режиссерлар артистны үтәли күрә, диләр бит. Байрас Надыйм улы минем шул күңел авазымны ишеткәндер, кү­рә­сең! Төп герой Галимҗан роле миңа бирелүен ишетү бер бәхет булса, аның өстендә кинәнеп эшләү бишләтә бәхет булгандыр.
— Театр сәхнәсендә беренче ролегез исегездәме?
— Исемдә-ә-ә... Беренче роль ул, әлбәттә, төп роль була алмый. 2008 елның октябрендә эшли башладым. Режиссерыбыз Илдар Вәлиев Яңа елга зур, матур әкият әзерли иде. Шунда убырлы карчык өен сәхнә эшчеләре күтәреп чыга торган булган. Шул вазый­фаны миңа йөкләттеләр. “Нур” театры-ның зур сәхнәсендә беренче ролем шул булды: сүзсез генә чыгып утыра­сың да, торып чыгып китәсең, йөземне берсе дә күрми, аяклар гына күренә. Аннан “үсә” башладым (көлә) — “Җизнәкәй”дә күмәк күренешләрдә гармунчы егет ролен бирделәр. Ә җитди итеп әйткәндә, беренче ролем “Иреңне миңа сат” спектаклендә Ансар булды. Заманыбызның бик актуаль проблемаларын күтәреп чыккан әсәр, аны тамашачы бик яратты. Бу спектакльне куючы режиссер Илдар Иршат улына рәхмәт, миңа рольләрне күп бирде. Хәмит Иргалинның “Кулларымда тургай” трагедиясендә милиционер Расфар, Эсфир Яһүдинның “Коеп куйган фәрештә”сендә Шакир, соңрак Хәби­бул­ла Ибраһимовның “Җизнәкәй” комедиясендә төп роль Гыйззәт, Кәрим Тинчуринның “Американ”ында саран байларны акылга утыртучы шәкерт Искәндәр рольләрен уңышлы башкардым. Соңгы эшләремә килгәндә, Аманулланың “Безнең авыл артистлары, яки татарча дель-арте” спектак­лендә Режиссер ролен гәүдә­лән­дердем.
— Ә иң якын ролегез кайсы булды?
— Һәр роль үзенә күрә якын, үзенчәлекле. Аерып кына әйтеп тә булмый. Әби-бабайлар әйтүенчә, бар­макның кайсын гына тешләсәң дә авырта. Бар да үземнеке, рольләр белән дә шулай.
— Күңелегезгә ятмаган роль бул­ганы бармы?
— Шундыйрак хисләр “Безнең авыл артистларын” сәхнәгә чыгарганда булып алды. Режиссер образы миңа якын түгел кебек иде. Күңелемә нигәдер Айбулат роле ятышрак. Нишлисең, артист режиссер сүзеннән чыгалмый. Спектакль куйганда аның гомум сурәтен, идеясен режиссер күрә бит. Ә без шул идеяне тормышка ашыручылар, режис­серның, авторның сүзен тамашачыга җиткерүчеләр.
— Персонаж белән артист арасында холык охшашлыгы булырга тиешме?
— Холык охшашлыгы туры килгән очраклар бик сирәк буладыр ул. Ә менә күңел халәте, кичерешләр белән якын шундый бер эшем булды. Ул миңа тормышымда әйтеп бетермәслек үзгәрешләр, тирән кичерешләр китерде! “Коеп куйган фәрештә”дәге Шакир ул. Башка рольләрем миңа каршылыклы булды. Һәм ул шулай булырга тиеш тә. Безнең һөнәребезнең кызыгы да шул — үзеңдә әлегә кадәр таныш булмаган офыклар ачу, яңалык табу. Андый характер үтемлерәк, чагурак та була әле!
— Артист кешенең бер эш көне турында сөйләп китсәгез, гәзит укучыларга кызыклы булыр иде.
— Куандырганы шул — завод эшчеләре кебек, иртән алтыдан, җи­дедән сикереп тормыйбыз. Эш көнебез сәгать унда башлана — биергә киләбез, аннан вокал, сәхнә теле дәресләреннән соң репетицияләр башлана. Иртәнге эшебез икегә кадәр дәвам итә. Аннары сәгать 5кә кадәр ял бирелә. Ул вакыт эчендә кайтып, эшләреңне эшләп, ашарга пешереп, балаларны карап, кичке спектакльгә киләсең. Спектакльгә әзерлек 100 процент булырга тиеш. Кичке 7дә башланган тамаша 9-10нарда бетә. Өйгә кайтып җитүгә сәгать 11 тула. Эш көне шулай үтә безнең. Көне буе эштәбез булып чыга.
— Бер көнне бер спектакль, икенче көнне икенче, рольләр буталмыймы, сүзләре, сәхнәләре онытылмыймы?
— Аена берничә тапкыр уйналып торгач, онытылмый. Әлбәттә, спектакль алдыннан сүзләрне, биюләрне кабатлап аласың. Сәхнә әсәрен чыгарырга ике ай вакыт бирелә, шул ике ай буена көн дә ятланган әйбер ул мәңгелеккә канга сеңеп кала.
— Сезнеңчә, нәрсә ул театр?
— Театр ул — сихри бер дөньядыр. Аның үз ритмы, үз яшәеше, рухы бар. Спектакльләрне уйнап чыккач, сөйләп бетерә алмаслык ләззәт кичерәсең. Өйдә — гади тормыш-көнкүреш, ә монда хыялыңда гына күзаллаган, шул якты хыялларыңны тормышка ашыра, рухыңны үстерә, чистарта торган урындыр ул, минемчә. Без кем образына гына кермибез дә, кем булып кына яшәп карамыйбыз. Сәхнә аша күп кенә хыялларыбызны тормышка ашыра алабыз.
— Актерлык гадәти һөнәрме?
— Миссиядер. Күңелеңдә ни генә булса да, син аның тәэсирен сәхнәдә күрсәтергә тиеш түгелсең. Кешене ыгы-зыгылардан, тормыш ваклыкларыннан арындырып, тирән уйларга салырга, күңел дөньясына игътибар иттерергә тиешсең.
— Вилдан, ә нигә Сез эстрадага китмисез?
— Күпләр бирә бу сорауны. Эстрада белән шөгыльләнеп кенә әллә ни ерак китеп булмый. Ул ялтыравык конвейер, анда әллә ни үсеш юк. Төпле, яраткан эш урынын тотасым килә. Үзем теләп сайлап алган Актерлык һөнәрем­дә уңышларга ирешәсем килә. Фәрдүнә Касыйм кызы да вакытында, синнән сәләтле актер чыгачак, вокалга гына китмә, дип киңәш биргән иде. Эстрадага чыгып китү беркайчан да соң түгел.
— Җыр конкурсларында катнашасызмы?
— Вакытында бик күп конкурсларда катнаштым. Казанда “Татар моңы-2009”да дипломант булдым. 2005 елда Илһам Шакиров исемендәге җыр конкурсында лауреат булдым. Уфада үткән “Туган тел” конкурсында — лауреат исемен, Федор Шаляпин исемендәге конкурста 2нче һәм 3нче урыннарны яуладым.
— Сезнең гаиләгез дә — театраль. Икегезгә дә сәнгать кешесе булу кыенлыклар тудырмыймы, яисә киресенчә, бер-берегезне аңларга ярдәм итәме?
— Бер яклап караганда, парлап эшләве җиңел, тик аның икенче ягы да бар. Балаларны карауда авырлыклар туа. Тиздән кызым-бәләкәчем балалар бакчасына китәчәк. Анда алар сәгать 5кә, 6га кадәр генә, ә безнең эш шул алтыдан соң башлана гына. Икебез бер спектакльдә уйнасак, баланы кем белән калдырырга, кая урнаштырырга белми аптырап бетәбез. Кемнедер чакырырга, сорарга туры килә. Элек артист балалары гримеркада, сәхнә артында үскән дә ул. Бүген заман башка, таләпләр дә икенче, шулай да үзебез белән алып килергә туры килә. Шул яктан кыенлыклар туа. Әлбәттә, бала арый, йончый, дәрес әзерли, үз шөгыльләре белән шө­гыльләнә алмый.
Хатыным Регина белән театрда очраштык. Дүртөйле районының Мәскәү авылы кызы ул. Бер чордарак укыдык. Алар 1нче курста булганда, без 4нчедә идек инде. Күңел күзе анда күреп өлгермәгән, юлларыбыз театрда кисеште. Дөньяга ямь биреп, мәхәббәт җи­мешебез Самина туды. Исеменә җисеме туры килсен, үскәндә исем атый торган да булмасын, дәрәҗәле, эчтәлеге әйбәт булсын дип уйладык.
Бүген Саминага өч яшь. Спектакль­ләр карарга ярата. Музыкаль спектакль­ләрне аеруча үз итә, үзе бии, үзе җыр­лый, барын белеп туган диярсең. Ошатмаган спектакльләрдә тик утырмый, сөйләнә, игътибарын югалта, чыгыйк дия башлый. Аның да үз зәвыгы, үз таләпләре. (Көлә).
Улым Тимурга 8 яшь. Мәктәптә икенче сыйныфны тәмамлады, уку алдынгысы. Бигрәк тә хезмәт, рәсем дәресләрен ярата. Уйлап чыгарырга әвәс, фантазиясе көчле. Бәләкәйрәк чагында җырлый иде, әлегә җырга суынып тора, үсә төшкәч ничек булыр. Табигать биргән сәләт ул тынып ята-ята да бер бәреп чыга бит – шулай да булырга мөмкин. Әле инде күбрәк бию белән кызыксына — төрле заманча биюләрне шундук отып ала. Миңа охшап хәтере яхшы, кечкенәдән отып алу сәләте көчле. Киләчәктә тормышта үз урынын тапсын иде балалар.
— Балаларыгызны үскәч, сәхнәдә күрергә теләр идегезме?
— Әгәр дә теләкләре булса, мин каршы килә алмам. Әлегә укып, белем алсыннар.
— Нинди рольләр турында хыялланасыз?
— Зарланыр урын юк, бүгенге көндә репертуарымда барлыгы 20ләп сәхнә эшем җыелган. Рольләрем берсеннән-берсе төрле, кабатланмас характерлы. Әйтик, “Иреңне миңа сат”тагы Ансар — тормышта югалып калган исерек-сәрхүш; “Кулларымда тургай” траге­диясендә милиционер Расфар — шәфкатьсез, җансыз бәндә; “Коеп куйган фәрештә” музыкаль комедиясендә буйдак Шакир — киресенчә, йомшак бай күңелле, олы йөрәкле; “Җиз­нәкәй”дәге Гыйззәт — булдыклы, тапкыр; Марат (“Туй алдыннан”) — намуслы, чиста күңелле, тугры егет. Андыйлар бүген бик сирәк. Барысын да яратып уйныйм. Алар миңа үсеш, уңыш, танылу китерде, тамашачы күңелендә үз урынын тапты. Спектакльләрдән тыш, театр тормышында әледән-әле төрле концерт программалары булып тора. Берсен дә кал­дырганым юк, репертуарым бай: халык көйләрен, ретро, классик авторлар әсәрләрен һәм бү­генге көн ритмындагы җырларны башкарам. Урыс телендәге репертуарым да көчле: “День Победы”дан алып Стас Михайлов җырларына кадәр. Үзем тормышта гел якты төсләрне генә күрергә тырышкан кеше буларак, сәхнәдә дә якты позитив рольләр башкарасы килә. Шул рәвеш­ле дөньябызны күз-яшь­ләрдән, кайгы-хәсрәтләрдән чистартасы, аны матурлыйсы, ямьлисе генә килә.
— Сезгә театрда нәрсә кыйммәт-ле: дан, тамашачы, әллә иҗат процессымы?
— Әлбәттә, тамашачы! Иң элек — тамашачы! Аларның җылы алкышлары булса, без ялкынланып уйныйбыз. Халык театрны ярата, тамаша заллары һәрчак тулып торсын иде. Шулвакыт эшебезнең мәгънәсе, кирәклеге, куәте тагын да артыр.
— Тамашачыларга әйтер сүзлә­регез?
— Хөрмәтле, яраткан тамашачыларыбыз! Без сезне һәрвакытта да кө-теп алабыз. Сезнең белән җан җылы­бызны уртаклашабыз. Театрга ешрак килегез. Дөньяның ыгы-зыгысы күп, бер дә бетми. Безнең спектакльләрне карасагыз, борчылулар онытылыр, күңелегез ял итәр, канатланыр, илһам­ланыр. Театрсыз яшәмәгез, дуслар!
Энҗе ИбраҺимова һәм Гөлнур Усманова әңгәмәләштеләр.





Басып чыгарырга



“Күңелләр саекмасын!”
28-06-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
“Күңелләр саекмасын!”
“Халык, гүя,  мәрткә киткән кебек...”
14-06-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
“Халык, гүя, мәрткә киткән кебек...”
Акыл өстен  булачагына ышанам
5-06-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
Акыл өстен булачагына ышанам
Тукай аһәңен,  Хәйдәр сәламен алып килде
10-05-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
Тукай аһәңен, Хәйдәр сәламен алып килде
“Без булдырабыз!”
1-05-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
“Без булдырабыз!”
Безнең бурыч — кешеләр мәнфәгатен яклау
13-04-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
Безнең бурыч — кешеләр мәнфәгатен яклау
Сандугач тыйнаклыгы
2-03-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
Сандугач тыйнаклыгы
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»