Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Даян Мурзин партизаннары Власовны кулга алганмы?

10.06: Даян Мурзин партизаннары Власовны кулга алганмы?

Даян Мурзин партизаннары Власовны кулга алганмы?Күптән түгел Татарстанның Яр Чаллы шәһәренә, соңгарак калып булса да, сөенечле хәбәр килеп иреште: Казан шәһәре мэриясе киләчәктә исемнәре урамнарга биреләчәк шәхесләр исемлегенә Даян Мурзин фамилиясен дә керт­кән. Татарстанда киң даирәдә билгеле булмаган Даян аганың исемен мәңгеләштерү турында хат ни өчен Чаллыга килде соң? Чөнки Бөек Җиңү­нең 70 еллыгына якташыбыз, журналист Рәис Зариповның “Генерал Власовны кулга алу” дигән китабы чыккач, бер төркем зыялылар, сугыш ветераннары республика җитәкчелегенә легендар милләттәшебез, разведчик, партизаннар бригадасы командирының исемен мәңгеләштерүне сорап хат юллаган иде.

Илеш районының Кужбахты авылы егете, “Ватаным Татарстан” гәзитенең Чаллы төбәгендә үз хәбәрчесе Рәис Гали улы, исеме “Кара генерал” дип тарихка кергән майор Даян Мурзинның сугышчан юлын тирәнтен өйрәнеп, батыр яугирнең үзе белән аралашып, архивларда актарынып язган китабы белән каһарманның исемен Татарстан татарларына да танытты.

Бу гына түгел, соңрак Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән Бөек Ватан сугышы ветераннары, татар милләтеннән чыккан хәрби эшлеклеләр турындагы китабының да максаты — авторның хакыйкать эзләве, тарихи вакыйгаларга ачыклык кертергә омтылуы, Даян Мурзин һәм башка каһар­ман милләт­тәш­ләребезнең батырлыгын халкыбыз хәтерендә яңарту.

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы алдыннан Рәис Зарипов белән әңгәмәне китапның язылу тарихыннан башладык.


— Рәис, моңарчы хәрби темаларга язган хезмәтләрең бар идеме? Китапны язарга нәрсә этәргеч бирде?
— Журналистика өлкәсендә эшли башлауга 22 елдан артыграк вакыт үтеп китте һәм бу чорда Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган дистәләрчә язмам дөнья күрде. Әлбәттә, ул мәкаләләрне берничек тә хәрби темага язылган хезмәтләр исемлегенә кертеп карау мөмкин түгел. Ә инде китапны язарга этәргеч биргән төп сәбәпкә килсәк, ул бер генә — Чехия һәм Моравия терри­ториясендә немец фашистлары гаскәр­ләренә каршы кө­рәшкән Ян Жижка исемендәге чех-словак партизаннар бригадасы командиры Даян Мурзин белән очрашу. Уфадагы фатирында ике сәгатькә сузылган әңгәмә барышында шактый күп мәгълүмат тупланды һәм ул маҗараларга, кызыклы вакыйгаларга бай булган күләмле әсәр язарга, һичшиксез, җитәр иде. Әмма Даян аганың, сатлыкҗан генерал Власовны без әсир төшердек, дип раславы ул адымнан гел генә тыеп килде. Чөнки күңел түрендәге, нәкъ менә шушы эпизод языласы китапның төп сюжет корылмасын тәшкил итәргә тиеш дигән ышанычны баштан ничек чыгарып ташламак кирәк? Кыскасы, Уфадан кайткач, “Гитлерның шәхси дошманы” дигән мәкалә яздым да шуның белән вәссәлам!
Даян Мурзин партизаннары Власовны кулга алганмы?Дөресен әйткәндә, баштагы мәл­не бу вакыйгага әллә ни игътибар итеп тә тормаган идем. Ни әйтсәң дә, Власов һәм немецлар ягында ул командалык иткән Русия азатлык армиясе турында махсус өйрән­мәгәч, белгән­нәрем бик чикле ич. Дө­рес, үзгәртеп корулар чорында байтак серләр ачылганлыктан, элек яшерен булып калган кайбер нәрсәләрне аз-маз чамалый башлаган идем. Аеруча Англиягә качкан хәрби разведчик Виктор Суворов, (аның чын аты — Владимир Резун), тарихчылар Марк Солонин, Борис Соколов, Кирилл Александров, Сергей Дробязко, Владимир Коняев, Владимир Поляков һ.б. авторлар­ның хезмәтләре белән танышу, Бөек Ватан сугышы белән бәйле “ак тап”лардан котылырга ярдәм итте. Ә менә совет гаскәрләренең 2нче Удар армиясе командующие, генерал-лейтенант Андрей Власов­ның язмышын ачыклау өчен, совет коллаборационизмына кагылышлы чит ил тарих­чыларының һәм эзлә­нүче­ләренең хезмәтләренә дә мөрә­җәгать итәргә туры килүе табигыйдыр.
— Китапның үзәк герое, 19 яшеннән кулына корал алып Ватанын сакларга киткән, 22 яшендә 3 меңнән артык сугышчысы булган партизаннар бригадасына командалык иткән легендар мил­ләт­тәшебез Даян Мурзин — синең якта­шың. Аның үзе белән укучыларыбызны да таныштырыйк әле.
— Даян Мурзин Башкорт­станның Бакалы районындагы Иске Балыклы дигән татар авылында 1921 елның 20 декабрендә ишле гаиләдә туа. Үзе раслаганча, ерак бабасы Бикморза бу якларга Казан төбәгеннән килеп тамыр җибәргән. Тора-бара Бикмурзин фамилиясе кыскарып, Мурзинга әйләнә. Мәк­тәптә яхшы укый, аеруча математика белән физиканы үз итә. Кушнаренкодагы педагогия училищесын тәмамлагач, туган авылында укытучы булып эш­ли. Бераздан Туктагол авылындагы тулы булмаган урта мәктәпкә директор урынбасары итеп күчерәләр.
1939 елның декабрендә үзе теләп совет-фин сугышына китәргә карар кыла. Тик Кушнаренкода комиссия үткәндә аның унсигезе тулмавы ачыклана. Әмма 40 градуска җиткән зәмһәрир салкында Бакалыдан Чакмагыш районы аша үтеп, Кушнаренкога килеп җиткән егетнең кыюлыгына, тәвәккәллегенә шаккаткан комиссия рәисе, Баш­корт­­станның сәламәтлек саклау халык комиссары бу “кимчелек”кә күз йома һәм аның яшен 11 айга олыгайтып язарга боера. Шул сәбәпле, әле бу көннәрдә дә Даян Мурзинның туган көнен ике төрле итеп күрсә­тәләр: 1921 елның 21 декабре һәм 1921 елның 21 гыйнвары. Соңгысы — хата, әлбәттә.
Даян Мурзин партизаннары Власовны кулга алганмы?Фин сугышының соңгы көннә­рендә генә катнашып өлгергән Даян Мурзин Ригадагы хәрби училищега укырга керә, Бөек Ватан сугышын взвод командиры вазыйфасында чик буенда каршылый. Чигенгән чакта, Рига янындагы кул сугышында яралана һәм, зур кыенлыклар белән Латвия, Белоруссия террито­рияләрен үтеп, Украина партизаннарына килеп кушыла. Өч мәртәбә махсус разведка мәктәбендә әзер­лек үтә, Донбасста Төркестан легионын таркату һәм аны совет ягына чыгару буенча дошман тылында яшерен бурыч үти. Молда­виядә партизаннар отряды оештыра һәм андагы дошман гаскәрләренә зур зыян сала. Бу елларда кылган батырлыклары өчен капитан зва­ние­­сенә үрләтелгән Даян Мурзин Кызыл Байрак һәм Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.
Тәҗрибәле разведчикны 1944 елның җәендә, нигездә, словаклардан һәм чехлардан торган диверсантлар төркемендә самолет белән Словакия территориясенә ташлыйлар. Оешачак яңа отрядның командиры итеп, рәсми рәвештә, словак милләтеннән булган элекке хәрби әсир Ян Ушьяк билге­ләнә, ә аның киңәшчесе Мурзинга штаб башлыгы вазыйфасы йөкләнә. Әмма дошман тылына ташлар алдыннан Украина партизаннар хәрәкә­те штабы башлыгы, генерал-лейтенант Тимофей Строкач, Даян Мурзин белән кабат очрашып, Ян Ушьякның зур хәрби төркемнәр белән командалык итү тәҗрибәсе булмавын һәм, шул сәбәпле, нәкъ менә аңа, бөтен хәрби мәшәкатьләрне үз җилкәсенә күтә­рергә туры киләсен искәртә. Строкач боерыгы белән сентябрьдә зур кыенлыклар белән Моравия тер­ри­то­риясенә үтеп кергән партизаннар отряды олы бер бригадага әйләнә һәм 1944 елның октябреннән сугыш тәмамланганчы аның белән Даян Мурзин командалык итә.
— “Генерал Власовны кулга алу” китабы аталышы белән үк үзенә тартып тора. Син, әлеге вакыйганы татар укучысына тарихи дө­реслекне эзләү яссылыгыннан чыгып, сатлыкҗан генералны кулга алуда Даян Мурзин парти­заннары­ның катнашы булуын раслаучы дәлилләр ките­рәсең. Димәк, Даян Мурзин­ның “Власовны без кулга алдык” дип әйтүе дөреслеккә туры килә?
— Алай кистереп әйтергә иртә­рәк, әмма андый фикернең яшәргә, чынлап та, хакы бар. Рәсми чыганакларда бу эпизод үтә сәер һәм әкияттәгедәй маҗаралы рәвештә яктыртыла. Янәсе, Җиңү көне алдыннан, Русия халыкларын азат итү комитетының (КОНР) Кораллы Көчләре командующие, КОНР генерал-лейтенанты Андрей Власов­ның кайдалыгы билгеле булуга (ә ул КОНР генерал-майоры Сергей Буняченко командалык иткән 1нче дивизиядә хәрәкәт итә) 1нче Украина фронты составына керүче 13нче армиянең 25нче танк корпусы командиры, генерал-майор Евгений Фоминых 162нче танк бригадасы командиры, полковник Иван Мищенкога Власовны кулга алу бурычы куя. Анысы, үз чиратында, бу мактаулы эшне башкарып чыгуны батальон командиры, капитан Михаил Якушевка йөкли. Менә шуннан соң башланып китә дә инде маҗаралы хәлләр. Якушов власовчылар урнашкан җиргә килә һәм очраклы рәвештә 3нче полкның 2нче батальоны командиры, капитан Петр Кучинский белән таныша. Танышып алуга, власовчы капитан совет офицеры белән хезмәттәшлек итәргә ризалык бирә. Нәтиҗәдә, ике капи­танның уртак тырышлыгы белән Власов ятьмәгә каба.
Биредә шик уятучы фактлар хәттин ашкан. Беренчедән, 20 меңнән артык кешене берләштергән дошман дивизиясе биләмәләренә генерал Власовны кулга алырга капитан Якушевның берүзен генә җибәрү башка сыймый. Икенчедән, үзен я батальон командиры, я батальон коман­дирының адъютанты дип күрсәткән Кучинскийның ролен төшенү һәм аның шәхесен ачыклау соң дәрәҗәдә читен. Өченчедән, Власов турында язучы авторларның хезмәтләрендә генералны кулга алу вакыйгасы төр­лечә тасвирлана һәм хаталарның күплеге гаҗәпкә калдыра. Аларны санап бетерерлек түгел. Бер ге­нә мисал. Әле хәтта маршал Жуков­ның “Огонек” журналындагы әңгәмә­сендә һәм аның истәлекләре бәян ителгән өченче томында генерал Власовны кулга алу эпизодлары бер-бер­сеннән тамырдан аерыла. Шунысы кызык: маршалның истәлекләре дә, әңгәмәсе дә 1988 елда дөнья күргән.
Мурзин фикеренә килгәндә исә, 1962 елда “Известия” гәзитендә сугыш тәмамланганчы диярлек Власов янында булган профессор Владимир Василакийның күләмле мәкаләсе дөнья күрә һәм шуннан соң башланып киткән бәхәсләргә этәргеч бирә. Чөнки профессор үз мәкаләсендә, Власовны чех партизаннары кулга алды, дип раслый. Ике дистә елдан артыграк АКШта яшәгән чех тарихчысы Станислав Ауски Сан-Францискода басылган “Сату һәм хыянәт. Генерал Власов гаскәрләре Чехиядә” дигән хезмәтендә Власовның сак хезмәте башлыгы, капитан Игорь Пекарс­кийның истә­лекләрен да файдаланган. Власовны ничек кулга алуларын үз күзләре белән күреп торган Пекарский истәлекләрендә Мурзин һәм Василакий фикер­ләренә аваздаш юллар бар.
— Китапта Власов җитәк­челегендәге КОНР Кораллы Көч­лә­ре, коллаборационистлар турында да шактый мәгълүмат бар. Миллионнан артык совет гражда­нының үз илләренә каршы көрә­шүенә ышанасы да килми...
— Чынлап та, ышануы авыр, әмма танырга туры килә. Бу инде — совет, урыс һәм чит ил тарихчылары тарафыннан исбатланган факт. Бары тик һәр автор китергән саннарда аермалар гына бар. Мисал өчен, әйтик, Сергей Дробязко, коллабора­ционист­ларның саны 1-1,5 миллионга җиткән, дип дәлилли, Санкт-Петербург тарихчысы Кирилл Александров исә “1941-45 елларда Советлар Союзының 1,24 миллион гражданы хәрби хез­мәтне дошман ягында үтте”, дип саный. 1 миллион белән “килешү­челәр”гә, шулай ук, М. Геллерны, А. Некричны, Н. Раманичевны, А. Чубарьянны, Герхард фон Мендене, Патрик фон Мюллерны һ.б. кертергә мөмкин.
Югыйсә, советлар вакытында кырым татарлары гына хыянәтче исемен күтәреп йөрергә мәҗбүр иде. Әлбәттә, инде аның күлә­гәсе безгә дә төште.
— Бөек Ватан сугышы­ның бик күп бәхәсле вакыйгаларына ачыклык керткән әлеге саллы хез­мәтнең лейтмотивы — бу сугышта татарларның каһарман­лыгын калку гәүдәлән­дерү, мил­лә­­те­безгә карата гадел­сез­лекләрне ачу.
— Мондый сорауны китапны укып чыгып, аның мәгънәсенә тө­ше­нә алганнар гына бирә. Анысы өчен рәхмәт! Беренче карашка, китапта легендар комбриг Мурзинның батырлыклары, аның партизан­на­рының генерал Власовны кулга алуы, Чехос­ловакиядәге тарихи яктан гаять мөһим булган вакый­галарның җентек­ләп тасвирлануы табигый.
Мисал итеп ГРУ генерал-майоры Минзакир Әпсәләмовны китерик. “Генерал” званиесе аңа 1940 елның 4 июнендә бирелә һәм ул чакта Баш разведка идарәсендә андый дәрәҗәгә ирешүчеләр бик сирәк була. Бу — Кызыл Армиягә кабаттан “генерал” званиеләре кертелгән көн. Бөек Ватан сугышында укчы корпус белән командалык итеп, үзен данга күмгән гене­ралның исеме Казандагы берәр урамга бирелмәвенә, минем­чә, Мәскәү гаепле түгел. Әле хәтта Әпсәләмовның Сабадагы һәм туган авылы Югары Утардагы якташ­ларының, аның хөрмәтенә берәр игелекле гамәл кылулары да, М. Мәһдиев әйтмешли, едва ли. Сугышта корпус белән командалык иткән, Казанны икенче ватаны санаган һәм гомере буе татарлыгы белән горурланып яшәгән генерал-лейтенант Якуб Чанышев исемен­дәге урамны да очрата алмыйсың Татарстан башкаласында. Милләтне данламый торган мондый тискәре мисалларны дистә­ләп-дистәләп китерергә мөмкин.
Инде Даян Мурзинга әйләнеп кайтыйк. Дөньякүләм танылган разведчик-диверсант, татар халкының каһарман улы, дошман тылында кыл­ган батырлыклары белән Гит­лерның шәхси дошманына әйләнгән Чехосло­вакиянең милли герое Даян Баян улы Мурзин 2012 елның 9 февра­лендә, 91нче яшендә вафат булды. Шул уңайдан Татарстан җитәкчелеге һәм Казанда нәшер ителүче матбугат чаралары кайгы уртаклашып “мәшә­катьлән­мәделәр”. Хәтта Татар энцик­лопедиясендә дә Мурзинга багышланган белешмә юк. Бу безнең мескенлекне, куркаклыкны, үшәнлекне һәм тәмам маңкортлаша башлавыбызны күрсәтә. Болар — милләт киләчәген шик астына алучы гаять дәрәҗәдә куркыныч симптомнар. Шуңа күрә, безгә: “Урының җәннәттә булсын, рәнҗеп ятма, — дип теләк теләргә һәм киләчәктә вәзгыятьнең уңай якка үзгәрәсенә өметләнергә генә кала. Моңа җирлек тә бар кебек. “Генерал Власовны кулга алу” китабы чыккач, Чаллы шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм Социалистик Хезмәт Геройлары республика һәм башкала җитәкчеләренә Казанның бер урамына Даян Мурзин исемен бирү турында тәкъдим белән чыкты, моңа мэриядән уңай җавап килде. Өметләнәбез.
— Рәис, Даян ага Мурзин ту­рын­­дагы китабың, “Татарстан” радиосында Нәсим Акмал белән бергә әзерләгән тапшыруларың, Даян аганың үзең яздырып алып кайткан тавышын ишеттерүең Татарстан татарлары өчен каһар­ман милләттәшебез белән беренче танышу булды. Л. Брежнев, В. Пу­тин белән СССР һәм Русия хөкүмәт делегацияләре составына кертел­гән, исемен Чехосло­ва­кия­нең урам-мәйданнары йөрт­кән, анда 14 шәһәрнең шәрәфле шә­хесе, милли герое Даян Баян улы Мурзин турында бу әңгә­мәбез дә, китап та якташларыгыз өчен кызыклы булыр дип өмет­ләнәм. Татар хал­кының онытылып барган батыр­ларының исемен тарихта калдыру өчен башлаган эшең дәвамлы, нәтиҗәле булсын.
Бөек Җиңү алып килүче­ләр­нең исәннәрен ихластан хөрмәт­лик, ә мәрхүм булганнарының рухын шат кылып, ягез, бер дога!

Наилә Вилданова.
Яр Чаллы шәһәре.





Басып чыгарырга



“Күңелләр саекмасын!”
28-06-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
“Күңелләр саекмасын!”
“Халык, гүя,  мәрткә киткән кебек...”
14-06-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
“Халык, гүя, мәрткә киткән кебек...”
Акыл өстен  булачагына ышанам
5-06-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
Акыл өстен булачагына ышанам
Тукай аһәңен,  Хәйдәр сәламен алып килде
10-05-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
Тукай аһәңен, Хәйдәр сәламен алып килде
“Без булдырабыз!”
1-05-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
“Без булдырабыз!”
Безнең бурыч — кешеләр мәнфәгатен яклау
13-04-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
Безнең бурыч — кешеләр мәнфәгатен яклау
Сандугач тыйнаклыгы
2-03-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
Сандугач тыйнаклыгы
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»