Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Бурычлы көн күрмәс!

02.11: Бурычлы көн күрмәс!

Бурычлы көн күрмәс!Суд приставлары федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Мәхмүтов белән әңгәмә.

Илнур Мәхмүтов Күгәрчен районында гади эшчеләр гаиләсендә туып-үскән. Гаиләдә тәрбияләнгән ун баланың төпчеге. 2002 елдан суд прис­тавлары хезмәтендә төрле вазыйфалар били. Әлеге вазыйфага тәгаенләнүенә тугыз ай үтте. Суд приставлары көне уңаеннан без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.


— Илнур Әнвәрович, Сез бу коллективта яңа кеше түгел, 2010-13 елларда идарә җитәкчесе урынбасары булдыгыз. Аннары берничә ел Ма­рий Эл һәм Удмурт рес­пуб­лика­ларында җитәкче вазыйфасын башкардыгыз. Сезнең карашка, шушы өч республика арасында нинди аермалар бар?

— Башкортстан территориясе буенча да, халык саны буенча да башкалардан зуррак та, баерак та. Безнең табигать тә күпкә матуррак. Монда сәнәгать пред­приятиеләре, кешеләр, учреж­дениеләр арасында көндәшлек зур. Марий Элда, әйтик, ком да урман, шуңа аларга нидер җитештерү өчен нык тырышырга кирәк. Халкы егәрле, ышанычлы, ниндидер максат куя икән, шуңа ирешмичә туктамый. Алар белән эшләве җиңел булды, ярдәмнәрен һәрдаим тоеп тордым. Удмуртиядә исә кешеләрнең тормышка карашы икен­черәк, алар — оптимист, проблемаларны ниндидер күңелсезлек итеп кенә кабул итә. Бу халык шул яктан миңа бик ошады. Эш мәсьәләсенә килгәндә, әллә ни аерма юк дияр идем, шул ук эшләр, шул ук проблемалар, бурычлар, йөкләнеш.

Бурычлы көн күрмәс!


— Халыкның аң дәрә­җәсе ничегрәк? Мәсәлән, алимент проблемасы буенча хәлләр ничек тора?

— Удмуртиядә, әйтик, алимент түләми йөргән 11 мең кеше исәпләнә иде. Бездә исә 22 мең. Терри­торияләр зурлыгы буенча караганда, бу бергә бер туры килә. Шунысын аерып билгеләргә кирәк, Башкортстанда 22 мең кешенең 7 меңе генә алиментны тулы­сынча түләми, калганнары, эшкә урнашып, каяндыр акча табып, бүлеп-бүлеп булса да бурычын кайтара. Без үзебезгә бирелгән вәка­ләтләрне кулланып, чаралар күрәбез. Тугыз ай эчен-дә 1100гә якын кеше — җинаять, 3 меңгә якыны административ җаваплы­лыкка тарттырылды.

Түләнмәгән штрафлар буенча да статистика бар. Бу җәһәттән Чувашстанны, Удмуртияне һәм Башкортстанны чагыштырыйк. Чувашстанда түләнмәгән штрафлар бик аз. Анда әле­ге эш ныклы контрольгә алынган, кешеләр штрафны вакытында түләргә күнек­кән. Удмуртиядә дә шулай диярлек. Өч ел анда эшләү дәверендә кешеләрнең аңына штрафны түләргә кирәклеген сеңдерергә тырыштым. Аларны үз иркең белән түләргә кирәк, шулай итсәң генә отасың. Әйтик, сиңа 500 сум штраф салынган, ди, вакытында түлә­мәсәң, суд сиңа тагын — 1000 сум, аннары без башкару җыемы дигән штраф өстибез, кыскасы, аның күләме 2500 сумга җитә. Вакытында кымшан­саң, 500 сумның яртысын гына түли аласың, димәк, ун тапкыр кимрәк килеп чыга. Без ЮХХДИ белән бергә эш алып барып, киңкүләм мәгъ­лүмат чараларын да җәлеп итеп, урыннарда ки­ңәшмә-ләр үткәреп, халыкка шул хакта аңла­тырга тырышабыз.

Ел башыннан чагыштырып караганда, безнең хез­мәткәр­ләргә нәкъ штрафлар буенча 126 меңгә якын эш азрак төш­те. Шуларның 82 меңе — юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар. Шул рәвешле, республикада штрафларны үз ирке белән түләүчеләр саны артты дип әйтергә мөмкин. Бу яхшы күренеш.

— Әгәр дә кеше штрафын түли алмый икән, нинди чаралар кулланасыз?

— Вәкаләтләребезне кулланып, аның исәбен ябарга тиеш булабыз. Кайчак хезмәт хакының яртысын алып калырга туры килә, штраф салабыз, машинасын исәптән төшерер­гә рөхсәт бирмибез. Без мо­ны зур теләк белән эшлибез, димәс идем. Төп максатыбыз — кешегә нык бә­релми, басым ясамый гына, аның бурычларын тү­ләт­терү. Килеп чыкмый икән, аңа искәртү җибәрәбез, ул да тәэсир итми икән, аның мөлкәтенә арест салып, бул­ган бурычын кайтарабыз. Ләкин монысы иң соң­гы чиктә генә кулланыла. Беренче максат — штрафны кешедән үз ирке белән тү­ләттерү. Безгә эш азрак тө­шә икән, димәк, халык вакытында түли, законны бозмый, безгә вәкаләт­ләрне кулланырга урын юк.

— Суд приставлары килеп, кешенең милкен алып китте, ди. Бу әйбер­ләрне “Росимущество” сата дип беләм. Соңгы вакытта әлеге бурычны да суд приставларына тапшырырга кирәк, дигән сүзләр дә ишетелде...

— Сату мәсьәләсендә ике ысул бар. Беренчесе, әгәр дә милек хакы 30 мең сумнан артмый икән, аңа арест салып, кешенең үзенә калдырып китәбез. Ул аны ун көн эчендә пристав куйган хак белән сатарга тиеш. Акчаны безнең депозитка күчерә. Шушы процедура белән тугыз ай эчендә 95 миллион сумга якын бурыч кайтарылды һәм түләнде. Монда бөтен бурыч та керә. Әгәр дә кеше бу хокук белән файдаланмый икән, мөл­кәтне тартып алырга туры килә. Тәүдә аны бурычлы тиеш булган кешегә тәкъ­дим итәбез. Әгәр дә ул моннан баш тарта икән, милекне “Росимущество”га сатарга тапшырабыз. Саткач, тиешле кешегә акчасын кайтарып бирәбез. Милек менә шундый зур юл үтә.
Әгәр дә мөлкәтнең хакы 30 мең сумнан артып китә икән, хакны белгеч куя, отчет бирә, аның буенча без мөлкәтне тартып алып, “Росимущество” оешмаларына илтеп бирәбез. Алар үзләре сатып алучыны табып, безгә акча күчерә. Шул рә­вешле без сату эшендә катнашмыйбыз. Шуңа карамастан, атна саен сайтта игъ­ланнар күчермәсен биреп, милекне югарырак хак белән сатарга омтылабыз. Берәр участок, фатир килеп чыкса, сайтка да язабыз, белдерү дә бирәбез, мәгъ-лүмат күбрәк булсын дип тырышабыз.

— Ә милекне сатуны суд приставлары карамагына тапшырырга кирәк дигәнгә ничек карыйсыз?

— Әгәр дә безгә шундый вәкаләт бирелсә, бик яхшы булыр иде, дип уйлыйм. Ләкин бер шарт бар: бәхәс­ләр килеп чыкмасын өчен приставлар электрон мәй­данда сатарга тиеш. Кызыксынган кеше карый да сатып ала. Ачык электрон аукцион игълан ителә, ягъни кем күбрәк хак куя, милек шуңа сатыла. Монда пристав белән сатып алу­чының бәйлә­неше юк, ди­мәк, коррупцион фактор да югала. Тәүдә шушындый мәйдан-чык булдырмыйча, бу вәка­ләтне безгә тапшыру иртә­рәк, дип уйлыйм.

— Приставлар кеше­нең бердәнбер суыткычын, бер­дәнбер телевизорын алып чыгып китә аламы?

— Юк. Закон буенча, пристав көнкүреш әйберлә­ренә, савыт-сабага, балалар кие­менә, кеше һөнәре буенча шө­гыльләнә торган әйберләргә арест сала алмый. Әйтик, ул музыкант икән, уен коралларын тартып алалмыйлар. Кыйм­мәтле кием, мәсәлән, туннар, бүрекләр алынырга мөмкин. Шул рәвешле приставлар килеп киткәннән соң өйдәге гадәти әйберләр торып кала. Без кешене бернәрсәсез калдырмыйбыз.

— Ә сыерны алып китә алалармы?

— Авыл җирендә яшәгән бурычлының сыерын алып китәргә ярый. Гадәттә, аларны хуҗалар үзләре сатып, безгә акчасын гына бирергә тиеш.

— Эт, песиләрнедәме?

— Андый мөмкинлек тә бар. Песиләрнең дә кыйм­мәт­леләре була бит. Без андыйга барып җитәргә тырышмыйбыз. Песи ул — җан иясе, гаилә әгъзасы бит.

— Әйткәндәй, Кырмыскалы районында коллектор улының бурычлары өчен бер әбинең бер­дән­бер сыерын алып чыгып китеп, бик күп шау-шу тудырган иде. Гомумән, кол­лекторларның явызлыгы турында бик күп сүз булды. Күптән түгел генә эшләрен бераз җай­га сала алдылар. Сезнең карашка, бу хезмәт безгә ки­рәкме?

— Минемчә, коллектор дигән һөнәр булырга тиеш түгел. Соңгы арада кредит, микрозайм учрежде­ние­ләре, алардан акча алып, түләмәгән кешеләр саны артып китте. Коллекторлар судсыз-нисез генә кешенең мөлкәтен тартып алып, шул бурычларны түләтә иде. Законсыз рәвештә, куркытып, янап. 230нчы Федераль закон көченә кергәч, бераз басылдылар. Аңа ярашлы, коллекторлар саны азайды. Безнең республикада ике генә оешма эшли, чит өлкә­ләрнең берничә филиалы бар. Аларны күзәтүгә алып, закон бозарга рөхсәт итмибез. Быел 6 факт теркәлгән, алар буенча административ җаваплылыкка тарттырдык, штраф түләт­тек. Азаккы очракта бер коллектор оешмасына 50 мең сум штраф салдык.

— Ул нинди очрак булды?

— Алар кешегә артык шалтырату эшләгәннәр. Хәзер закон буенча бурыч­лыга законда язылганча санда гына шалтыратырга мөмкин. Көненә 1-2 шалтырату, СМСлар да санаулы гына булырга тиеш. Бу­рыч­лының коллектор белән күрешәсе килми икән, ул гариза яза. Кыскасы, кешене артык борчырга ярамый. Ләкин законсызлыклар килеп чыгып тора.

— Коллекторлар хез­мә­те сезнең карамактамы?

— Әйе. Быел халыктан, аларның кылыкларына зар­ланып, 227 гариза килде, шулар­ның барысын да тикшердек. Без ул гаризаларны үзебез сорап алабыз. Бүгенге көндә халык арасында аңлату эшләре алып барабыз. Чөнки алар бу очракта кайда мөрә­җәгать итәргә белми. Шуңа күрә “кайнар линия” ачтык. Көн саен 20гә якын кеше шалтырата. Моннан тыш, интернетта сайт ачылган, анда онлайн-консультация алып барабыз. Шулай да халык белән ешрак турыдан-туры аралашырга тырышабыз. Стерлетамакта, Сибайда, Баймакта, Октябрьскийда халык белән очраштык, аңлату эшләре алып бардык. Тиздән Салаватта, Нефтекамада очрашу булачак.

Моннан тыш, ел башыннан урындагы һәрбер җи­тәкче, белгеч, халык белән аралашып, безнең вәкаләт­ләрне аңлата. Шул рәвешле 10 меңгә якын кеше арасында аңлату эшләре алып бардык. Аны дәвам итәчәк-без. Атна саен пәнҗешәмбе көнне халыкны кабул итәм. Урыннарда дежур приставларга көн саен мөрәҗәгать итә алалар. Дәүләт хезмәт-ләренең бердәм порталында теркәлеп тә безнең хез­мәтләрне алырга мөмкин. Бөтен булган мәгъ­лүмат шәхси кабинетыгызга килеп торачак.

— Суд приставлары бурычлыларга эшкә урнашырга да ярдәм итә, дип ишеткән идем..

— Әйе. Алимент түлә­мәгән ирләргә, хатыннарга каты тотынабыз. Кайбер кешегә бер кисәтү җитә, кайберсенең мөл­кәтенә арест салына. Кемгәдер ярдәм кирәк. Алиментчы белән беренче күрешүдә үк без аңа эшкә урнашуга юллама бирә­без. Ул шушы кәгазьне ала да, мәшгуль­лек үзәгенә барып, исәпкә баса. Аңа пособие түли башлыйлар, эш тәкъдим итә­ләр. Быел бер меңгә якын кешене шулай эшкә урнаштырдык. Алар алимент түли башлады. Үзәккә бармыйлар, эш­ләр­гә телә­миләр икән, җинаять эше кузгата, мөлкәтен тартып алалабыз.

— Илнур Әнвәрович, күрелгән чаралардан соң алимент түләмәү­челәр-нең саны кими, дип әйтә алабызмы?

— Былтыргы белән чагыштырганда, бүген алимент түләмәүче­ләр саны — якынча 3 мең, ел башы белән чагыштырганда, 500 кешегә азайды. Бу зур сан. Тугыз ай эчендә безнең кулдан 40 меңгә якын башкару эше үтте. Бүгенге көнгә 22 мең 200 алимент түләмәүче исәп­ләнә. Аларның саны көннән-көн кими, чөнки аларга тәэсир итү чаралары да арта бит. Без 2016 елдан башлап бурычы 10 мең сумнан артып киткән очракта кешенең машинада хәрәкәт итү, чит илгә чыгу хокукларын чикли, җинаять эше кузгата алабыз. Кеше ике ай алимент тү­ләми икән, аны 15 тәү­леккә ябарга мөм­кин. Анна­ры зур кү­ләмдә штраф каралган. Хөкемгә тарымыйм дисәң, ике ай эчендә чарасын табып, бурычны түләр­гә кирәк. Әгәр дә кеше административ җаваплылыкка тарттырылып, тагы ике ай түлә­мә­сә, җинаять эше кузгатыла. Бу очракта инде төрмә яный.

— Ул вакытта баланың әтисенә хөкем ителгән дигән мөһер сугыла бит инде.

— Моннан куркырга кирәкми, балага аның бер зыяны да тимәячәк. Әгәр дә кеше алимент түләми икән, аңа карата җинаять эше кузгату зарур.

— Элек шәһәр урамнарында алиментчыларның фотолары эленә иде...

— Без андый эшне әле дә алып барабыз. Урамнарга элмибез, һәр районда махсус мәйданчыклар табып, эләбез. Полициядә, вокзалларда, күп­функцияле үзәкләрдә шундый стендлар бар. Шул рәвешле халык ярдәмендә кешеләр табыла. Быел, мәсә­лән, халык 7 качып йөрүче бурычлыны табарга ярдәм итте. Андый хурлык тактасына эләк­мәс өчен ике ай эчендә приставларга күренеп китәргә кирәк.

— Быел ничә бурыч­лы кеше чит илгә чыгалмады?

— 1 октябрьдә законга үзгәрешләр кертелде. Аңа кадәр ел башыннан бурычы булган 135 мең кешене чит илгә чыгармадык. Бу Русия буенча икенче күрсәткеч, беренче урында — Мәскәү өлкәсе. Бурычлылар арасыннан күбесе — алиментчылар, юл кагый­дәләрен бозучылар, торак-коммуналь бурычлары булучылар. Тугыз айда 387 миллион сум түләнмәгән акчаны кайтарттык.

Закон үзгәргәч, хокукны чикләү өчен бурычның кү­ләме 30 мең сумнан артырга тиеш. Ләкин бу алимент, җинаять эше буенча бурыч­ларга, сәламәтлеккә ките­релгән зыян өчен түлән­гән штрафларга кагылмый.

— Быел бюджетка күпме акча кайтарылды?

— Русия Федерациясе бюджетына 2 миллиард 900 миллион сум күчерелде. Республика казнасына бу сумма 750 миллион сум тәшкил итә.

— Моның өчен сезгә матди яктан ниндидер дәртләндерү чаралары каралганмы?

— Әгәр дә дәүләтебез яхшы эшләсә, кешеләргә хез­мәт хакы вакытында тү-ләнсә, хәвефсезлек, тәртип, чисталык булса, безнең өчен иң зур хуплау шушы. Безгә башка берни кирәкми.

— Берничә ел элек республикада бер суд приставына бик зур йөк­ләнеш төшә иде. Хәзер хәлләр ничек тора?

— Елына бер пристав кулы аша уртача 3 меңгә якын башкару эше үтә, кайберләренең артып та китә. Шуңа күрә безнең беренчел максат – кешедән бурычларын үз ирке белән түләттерү. Соңгы вакытта йөкләнеш бераз кимеде. Тагын бер-ике тапкыр төшер­гән­дә эшнең нәтиҗәсе өч-дүрт тапкыр артыр иде. Без быел оешмаларга, кеше-ләргә, бюджетка 13 миллиард сумнан артык акча кайтарып бирдек. Йөкләнешне киметсәк, елына 20-25 миллиард сум кайтарып бирү мөмкинлеге бар.

— Оешмалар белән эшләү авырмы?

— Аларның төрлесе бар. Күпләре, кызганычка каршы, суд эше барышында мөлкәтен башка оешмаларга күчереп бетә. Безгә килеп эләккәндә аның бернинди милке калмаган була. Моны исбат итүе авыр. Шуңа күрә әгәр дә бе­рәр учреждение белән судлашасыз икән, яхшы юрист табып, алданрак алар­ның мөлкәтенә арест салып куярга кирәк, алар аны сата, күчерә алмасын өчен. Аннары тыныч кына судны үткәрергә. Әгәр дә суд карары була икән, без сезгә бу оешманың мөлкә-тен сатып, акчагызны кайтарып бирәбез. Бүген республикада 2 меңгә якын суд карары белән оешмаларга алдан арест салынган.

Әгәр дә оешма мөлкәте булып та түләми икән, аңа карата җинаять эше кузгатырга мөм­кин. Бүгенге көнгә 38 эш кузгатылган, 21 директорга штраф салынган. Тагын бер тапкыр кисәтәсе килә, бернинди аферага кермәгез, финанс пирамидалары вәгъдәсенә кызыкмагыз. Акчагыз бар икән, зур банкка илтеп салыгыз, аз гына булса да проценты килеп торыр.

— Илнур Әнвәрович, районнарда кадрлар кытлыгы сизеләме?

— 1678 хезмәткәребез бар, шуларның 556сы — суд хөкемен башкаручы пристав, 446сы — судта бул­ган кагыйдәләрне тәэ­мин итәләр. Ида­рәнең һәр районда бүлекләре бар. Эш авыр, кадрлар агымы сизелә. Бездә эшләү өчен тиз, мобиль, эшлекле булырга кирәк. 1 гыйнвардан башлап безнең хезмәткә эшкә килүче я юридик, я икътисади югары белемле булырга тиеш.

— Сезнең хезмәткәр­ләр­гә ришвәт тәкъдим итәләрме?

— Кызганычка каршы, андый очраклар булгалый, кор­руп­циянең тамырын тулысынча корытып булмый әле. Бер бәндәнең кылыгы калган­нарның намусына тап төшерә. Шуңа күрә андыйларга тиз генә җинаять эше кузгатып, эштән куарга тырышабыз. Шул да билгеле булсын, берен­чедән, без кешеләрне эшкә җентекле сайлап, коррупция бүлеге белән сөйләшеп, тикшереп алабыз. Икенчедән, даими профилактика үткәрәбез. Чит өлкәләрдә булган факт­лар белән таныштырабыз, яңа килгән приставларны җыеп, төрмәгә алып барабыз, коррупция өчен утыру­чыларның камераларына алып керәбез. Моның тәр­бияви нәтиҗәсе зур. Экскурсия аларга нык тәэсир итә. Минемчә, ришвәт алмасыннар өчен иң нәтиҗәле ысул — хезмәткәрләргә акчалата бүләк бирү. Приставка берәрсе ришвәт тәкъдим итә икән, ул бу хакта тиешле бүлеккә хәбәр итәргә тиеш. Бу факт расланса, хезмәткәргә моның өчен тәкъдим ителгән риш­вәттән дә күбрәк премия түлибез. Быел без приставларга ришвәт бирергә маташкан алты кешегә карата җинаять эше кузгаттык.

— Сезгә хәбәр итмәгән­нәре күпме булды?

— Тугыз айда, ышанычны югалту сәбәпле, 8 кешене эштән кудык. Бу риш­вәт алу өчен түгел, мошенниклык кылган өчен. Алар арасыннан ике кешегә карата җинаять эше кузгатылды. Әле тикшерү бара. Әгәр дә хөкем карары чыгарыла икән, аларның фото­рәсемнәре безнең коридордагы хурлык тактасына эленәчәк.

— Бу көннәрдә суд приставлары һөнәри бәй­рәмнәрен билгели. Сез аны ничек каршылыйсыз?

— Аны яхшы эшләр бе­лән каршыларга һәм үткә­рергә тырышабыз. Концерт, банкетлар булмый. 3 ноябрь­дә җыелыш булачак, анда алдынгы хезмәт­кәр­ләргә бүләкләр биреләчәк. Күп районнарда безнең хез­­мәткәрләр бу көнне спорт ярышлары үткәрә. Кайдадыр ветераннарны чакырып чәй эчәләр, кайдадыр балалар бакчаларына бүләкләр тапшырачаклар. Безнең өчен бәйрәм — яхшы эшләр. Форсаттан файдаланып, үзебезнең хезмәткәрләрне шушы көн белән котлап, исәнлек-саулык, гаилә иминлеге, һөнәр­ләренә тугры булуларын телим.

Ремонт холодильников Уфа на дому





Басып чыгарырга



“Күңелләр саекмасын!”
28-06-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
“Күңелләр саекмасын!”
“Халык, гүя,  мәрткә киткән кебек...”
14-06-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
“Халык, гүя, мәрткә киткән кебек...”
Акыл өстен  булачагына ышанам
5-06-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
Акыл өстен булачагына ышанам
Тукай аһәңен,  Хәйдәр сәламен алып килде
10-05-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
Тукай аһәңен, Хәйдәр сәламен алып килде
“Без булдырабыз!”
1-05-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
“Без булдырабыз!”
Безнең бурыч — кешеләр мәнфәгатен яклау
13-04-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
Безнең бурыч — кешеләр мәнфәгатен яклау
Сандугач тыйнаклыгы
2-03-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
Сандугач тыйнаклыгы
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»