Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Халык та, полиция дә безгә таяна...”

“Халык та, полиция дә безгә таяна...”
07.11.2017 / “Кызыл таң” кунагы

“Халык та, полиция дә безгә таяна...”“Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенең профсоюз комитеты рәисе, Русия Эчке эшләр министрлыгының Дүртөйле районы бүлеге каршында оештырылган Иҗтимагый совет рәисе, шигырьләр, җырлар иҗат итүче Таһир ЯКУПОВ хокук саклау органнары белән халык арасында ышаныч һәм хөрмәт булдыруга күп көч сала.

— Таһир Әнгамович, районда Сез җитәкләгән Советның төп максаты хакында берничә сүз әйтсәгез иде?
— Безнең алда халык белән полиция хезмәткәр­ләре арасында ышаныч булдыру, бер-береңне аң­лап эш итү, бәлагә таручы­ларның хокукын закон ни­гезендә яклау ке­бек бурычлар тора. Совет составына кергән тугыз кешенең бары­сы да — җәм­гыятькә тик яхшы яктан йогынты ясый алырлык, киңкүләм мәгълү­мат чараларында, мәга­риф, мә­дәният, бизнес, дин өлкә­лә­рендә армый-талмый эш­ләүче, тормышта шактый тәҗрибә туплап өлгергән абруйлы, хөрмәтле кеше­ләр.
— Дүрт елда нинди эшләр башкарылды?
— Рәис булып сайлангач та по­лиция бүлегендә үтүче һәр оператив җые­лышта катнаша башладым, анда булган вакыйгалар, шәһәр һәм райондагы криминаль хәл белән даими танышып барам. Бу безгә, әлбәттә, үзебезнең эшне җанлы, планлы рәвештә, полиция бүлеге һәм Совет өчен дә файдалы итеп алып барырга ярдәм итә. Эшчәнлегебез чорында без авыл билә­мәләренең һәрберсендә очрашулар үткәрдек, анда яшәүче­ләргә тәртип саклау җәһәтеннән үзебезнең ки­ңәшләрне бирдек. Суккул, Иске Баеш, Әңгәсәк, Маядык авылларына сәфәребез аеруча истә калды. Дүртөй­ле шәһәрендә квартал саен гражданнарны кабул итү оештырабыз. Башлыча, җәмә­гать урыннарындагы хәвефсез­лек һәм аны саклау чаралары мәсьә­ләләре карала. Районның эчке эш­ләр бүлеге җитәк­чесе һәм аның урынбасарлары кабул итү сәгать­ләрендә бик теләп катнаша. Үз чиратыбызда, без полиция участок­лары-ның эшен өйрәнәбез һәм тиешле бәя бирәбез.
— Хезмәт коллективларында сезне беләләрме?
— Без эшчәнлегебез турында урындагы телевидение аша һәм районның “Юлдаш” гәзите битлә­рендә даи­ми чыгыш ясыйбыз. Күптән түгел эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Радик Насыйров белән бергә нефтьчеләр, энергетиклар, медицина хезмәткәрләре алдында чыгыш ясадык. Октябрьдә күп­про­фильле колледж студентлары бе­лән сөйләшү оештырдык.
— Проблемалар да бардыр инде...
— Бар, әлбәттә. Байгил­де авылында күңелсез хәл булгач, полиция бүлеге җитәк­челәре белән берлек­тә шунда барып, халык белән ачыктан-ачык җитди сөйләшү үткәрдек. Файдасы булгандыр, дип уйлыйм. Соңгы вакытта шәһәре­безнең Балалар йортында да тынычлык югалып тора. Барыбыз да моңа бик борчылабыз. Өстәвенә, районда наркотик матдәләр тарату очраклары билгеле булды. Заман­ның бу афә­тенә каршы көрәштә һәрбер кеше актив булырга тиеш, дип уйлыйм. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәр­ләренә бу эштә ярдәм итәргә һәрчак әзербез.

Радик НАСЫЙРОВ, Дүртөйле районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы:
— Мин Таһир Якупов җитәкләгән Иҗти­магый совет хакында җылы сүзләр генә әйтер идем. Оешма белән һәрчак берлектә эшлибез һәм эшләячәкбез.


— Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү җәһәтеннән нинди эшләр башкарасыз?
— Яз һәм көз армия сафларына чакыру көннә­рендә Совет әгъза­лары – Дүртөйле, Чакмагыш, Кушнаренко районнары мөсел­ман­на­рының имам-ахуны Рамил Исән­бирдин һәм изге Бөек Василий мә­хәлләсе башлыгы Федор Савельев булачак яугир­ләр алдында чыгыш ясыйлар, үгет-нә­сый­хәт бирәләр, яхшы теләк­ләрен җиткерәләр. Әйтергә кирәк, Совет әгъза­ла­ры шәһәр һәм район кү­ләмендә үткә­релгән башка чараларда да актив катнаша, ил-көнебез тыныч булсын өчен көчләрен, вакытларын кызганмый.
Тиздән полиция хезмәт­кәр­лә­ре­нең һөнәри бәйрәме булачак. Шул уңайдан эчке эшләр органнарында хез­мәт итүче һәркемгә ныклы сәламәтлек һәм уңышлар тели­сем килә.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН әңгәмәләште.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Куркыныч лифт...
Сегодня, 15:57 :: Җәмгыять
Куркыныч лифт...
Грипп эпидемиясенә әзербезме?
Сегодня, 15:40 :: Сәламәтлек саклау
Грипп эпидемиясенә әзербезме?
Гомере бетмәгән икән...
Сегодня, 15:34 :: Җәмгыять
Гомере бетмәгән икән...
Илһам Шакировның исеме ничек мәңгеләштереләчәк?
Сегодня, 15:28 :: Мәдәният һәм сәнгать
Илһам Шакировның исеме ничек мәңгеләштереләчәк?
Сибайда экологик хәл тотрыклы
Сегодня, 15:28 :: Яңалыклар
Сибайда экологик хәл тотрыклы
Темәстә - яңа янгын сүндерү депосы
Сегодня, 15:22 :: Башкортостанга - 100 ел!
Темәстә - яңа янгын сүндерү депосы




Новости русской версии сайта

Яңа номер

7 (25311) от 18 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»