Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Алган белемегезнең игелеген күреп яшәгез!

18.11: Алган белемегезнең игелеген күреп яшәгез!

Алган белемегезнең игелеген күреп яшәгез!Бертуган Идрисовларның мәгариф тармагында ирешкән уңышлары аларның “тарихи” ядкарьгә ихтирамлы мөнәсәбәтеннән килмиме икән?

Җитәкче турында

Равил Идрисов 1962 елның 17 июлендә Чакмагыш районының Аблай авылында туган. 1985 елда Башкортстан дәүләт универ­ситетының тарих факультетын тәмамлагач, хезмәт юлын туган авылы мәктәбендә тарих һәм башлангыч хәрби әзерлек укытучысы булып башлый. Ике елдан аңа шул уку йортын җитәкләүне ышанып тапшыралар. Аннары ул “Правда” һәм “Якты күл” колхозлары партоешма секретаре вазыйфасына сайлана. 1992-94 елларда Аблай авыл Советы хакимияте башлыгы була.

Аннары Равил Рифкать улы янә күңеле тарткан мәгариф тармагына әйләнеп кайта, хезмәт юлын башлаган мәктәптә тарих укытучысы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, директор булып эшли.

Бер ел Уфа шәһәре хакимиятенең Мәгариф идарәсе каршындагы Фәнни-мәгълүмати-методик үзәктә методист булып эшләгәч, 2006 елның ноябреннән аны әлеге вазыйфага – башкаланың 84нче Татар гимназиясенә директор итеп тәгаенлиләр. “Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы” билгесенә ия, 2013 елда Бөтенрусия “Киләчәк мәктәбе” мәгариф форумының “Ел директоры” исеменә лаек булды.

Җәмәгате Венера Әсһәр кызы да шушы тармакта хезмәт сала, 49нчы мәктәптә балаларга Башкортстан тарихы һәм мәдәнияте фәненнән белем бирә, директорның фәнни-методик эш буенча урынбасары. Өлкән уллары Айрат, Уфа дәүләт авиация техник университетын тәмамлап, бүген инженер булып эшли, кечесе Наил Мәскәү физика-техник университетында белем ала.


“Тукай өстәле артында укып үстек...”
Идрисовлар нәселе элек-электән гыйлемле булуы, белемгә омтылуы белән аерылып торган. Нәсел шәҗәрәсеннән күренүенчә, Равил Рифкать улының әтисе яклап картәтисе Әбүбәкернең абыйсы Закирҗан “Галия” мәдрәсәсен тәмамлаган. Гаилә риваятьләреннән билгеле булуынча, анда ул сөекле Тукаебыз белән очрашкан. Очрашып кына да калмаган, аны хәтта Аблайга кунакка алып кайткан! Анда бер атна кунак булу вакытында мәшһүр шагыйребез сәламәтлеген ныгыту максатында күршедәге Чатра авылына кымыз эчәргә йөргән, диләр. Әлбәттә, моның хаклыгын, бу хәлләрнең дөрес булу-булмавын хәзер инде берничек тә дәлилләп булмас, ләкин шунысы бәхәссез: гаиләдә үскән дүрт малай – Рәүф, Ришат, Ринат һәм Равил – әти-әниләренең: “Балалар, менә бу өстәл – бик тә кадерле, бик тә истәлекле ядкарь, чөнки Аблайда кунакта булган көннәрендә анда Габдулла Тукай үзе язышып утырган!” – дигән сүзләрен бервакытта да истән чыгармаган, анда дәрес әзерләгәндә искиткеч зур дулкынлану кичергәннәр.
– Әле дә яхшы хәтерлим, сырлы аяклы бик матур борынгы өстәл иде, – дип искә ала Равил әфәнде. – Ни кызганыч, ул бүгенге көнгә кадәр сакланмаган. Тукаебызның анда язышып утыруы дөреслеккә туры килмәгән очракта да, без моңа чын күңелдән ышандык, хәтта бүген моның мөмкин түгеллеген галимнәр исбатласа да, безнең күңелләрдән бу хис-кичерешләрне алып ташлап бул­маячак. Шуңа да без, дүрт малай, милли җанлы, тырыш, укуга әвәс булып үскәнбездер, бу сыйфатлар безгә нәкъ менә шул тарихи өстәлдән сеңгәндер дип уйлыйм.
Бу урында Равил Рифкать улының әнисе яклап картәтисе Габдулла хакында да язып үтү урынлы булыр. Аның 1917 елгы револю­циягә кадәр үз авылларындагы мәдрәсәдә укыганлыгы билгеле. Ә кызы, ягъни Равил әфәнденең әнисе Фикрия (фикер иясе!) яклап та нәселдә укытучылар бар. Апаларының берсе Бакалы районының Иске Маты авылында укытса, икенчесе Стәрлебаш районының Тәтер-Арслан авылы мәктәбендә белем биргән.
Чыннан да, бу гаиләдә тәрбиялә­неп үскән, милли җанлы, милли рухлы, гыйлемле дүрт малай да бүген тормышта үз урынын тапкан дип әйтергә тулы нигез бар. Алар әтиләренең: “Балалар, үзебез укый алмадык, шуңа күрә әниегез белән сезгә югары белем алырга ярдәм­ләшергә тырыштык. Шул белемегезне яхшы кеше булырлык итеп үзегез файдалана белерсез дип өмет­ләнәбез”, – дигән сүзләрен бервакытта да истән чыгарма­ганнар, күрәсең. Алай гына да түгел, ул белемне, әтиләре әйтмешли, файдалана да белгәннәр. Үзегез уйлап карагыз: өлкән абыйлары Рәүф – БДУ доценты, Русия Фән һәм мәгариф министр­лыгының Мактау грамотасы иясе, билгеле каләм остасы, татар журналистларының Бөтенрусия “Бәллүр каләм” конкурсы лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Икенчесе Ришат – менә инде 30 елдан артык Кушнаренко районының Иске Кормаш авылы мәктәбе директоры. Өченчесе Ринат – директорлык стажы 33 елдан арткан педагог, соңгы 12 елда Кушнарен­ко 1нче урта мәктәбен җитәкли. Ришат белән Ринат икесе дә “Русия Федерациясенең мәгариф отличнигы” исемен йөртә. Гаиләдә дүртенче малай булып туган Равил Рифкать улы – республиканың иң эре милли гимназиясе директоры.
Гимназия укучыларының шушындый матур милли киемнәрдә  чыгыш ясавы һәр чараны бизи.Гимназия укучыларының шушындый матур милли киемнәрдә чыгыш ясавы һәр чараны бизи.Татар гимназиясе
Билгеле булуынча, башкалабыздагы 84нче Татар гимназиясе, 735 укучыга исәпләнгән урта мәктәп буларак, 1987 елда ачыла һәм быел ул 30 еллык түгәрәк датасын билгеләде. Ул вакытта аны төзетүгә һәм файдалануга тапшыруга уку йортының беренче директоры Вячеслав Толмачев күп көч сала. Шәһәр хакимияте башлыгының 2002 елның 30 июлендәге карарына ярашлы, уку йорты татар теле өйрәнелүче гимназия итеп үзгәртелә. Шул ук елдан мәктәпне Рәмилә Хәйруллина җитәкли. Ә тагын да ике елдан шундый ук карар нигезендә ул “84нче Татар гимназиясе” дип атала башлый. 2006 елның ноябреннән исә гимназияне Равил Идрисов җитәкли.
Үзенә кадәр әлеге уку йортын җитәкләгән педагогларның ролен һич тә киметмичә, кабул итеп алган эстафетаны лаеклы дәвам итүче буларак, югары профессиональ дәрәҗәле директор Равил Идрисов кул астындагы коллектив соңгы елларда педагогик эшчәнлектә тагын да югарырак күрсәткечләргә ирешә бара. Инде телгә алынуынча, 84нче Татар гимназиясе – Башкортстанда иң зур милли гимназия: бүген анда 49 сыйныфта 1296 укучы белем ала. Шулай булуга карамастан, укучыларның өлгереше соңгы берничә елда 100 процент тәшкил итсә, укыту сыйфаты 60-67 процентка җиткән. Алай гына да түгел, Бердәм дәүләт имтиханы сынавын уңышлы тоткан чыгарылыш сыйныф укучыларының 96 (!) проценты югары уку йортларына керә. Бу күркәм эшнең матур нәтиҗәсе булып, фән олимпиадаларында һәм төрле дәрә­җәдәге фәнни-гамәли конфе­рен­цияләрдә катнашу буенча гимназия райондагы 24 гомуми белем бирү учреждениесе арасында соңгы өч елда даими рәвештә 2-6нчы урыннарны алып килә.
Ә аларга белем бирүче укытучыларга килгәндә, гимназия җитәкче­легенең кадрлар белән эшләүдә төптән уйланылган эшчәнлеге нәтиҗәсендә педагогларның 73 проценты – югары, 16 проценты беренче категорияләргә ия, барысы да мәгълүмати-коммуникатив техно­логияләрне үзләштергән. Укытучылар үз белемен камилләштерү өстендә даими эшли, нәтиҗәдә, ирешелгәннәр дә сокландыргыч. Гимназиянең 5 педагогы ил күләмендә үткәрелгән “Мәгариф” өстенлекле гомумдәүләт проектының “Русиянең иң яхшы укытучылары” бәйгесендә җиңеп чыккан, шуларның берсе бу исемгә хәтта ике тапкыр лаек булган. Дүрт педагог – “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” конкурсының шәһәр һәм республика этабында лауреат, янә 2 педагог “Ел укытучысы” бәйгесенең шулай ук шәһәр һәм республика этаплары призеры булган. Болардан тыш, 4 укытучы республиканың “Педагог-тикшеренүче” һәм “Педагог-мастер” исемнәрен йөртә, шулкадәресе үк Уфа шәһәре хакимиятенең “Туган телне саклаган һәм үстергән өчен” премияләре белән билгеләнгән. Гомумән алганда, гимназиянең 27 укытучысының фидакарь хезмәте Русиянең һәм Башкорт­станның аерым билгеләре, дәүләт бүләкләре белән бәяләнгән. Югарыда телгә алынган казанышлар, һичшиксез, биредәге педагогик кол­лективның югары һөнәри дәрәҗәсен билгели.
Гимназиянең казанышларын, ул ирешкән җиңүләрне санап чыгу озынга китәр иде. Бу урында аның Халыкара, Бөтенрусия бәйгеләрендә күп тапкырлар дипломант, лауреат һәм җиңүче булуын әйтеп үтү дә җитәдер. Ә инде уку йортының милли юнәлештә эшчәнлек алып баруын искә алсак, аның 2013 елда илкүләм дәрәҗәдә үткән “Русиянең иң яхшы 100 мәктәбе” конкурсының “Иң яхшы милли мәктәп” номинациясендә лауреат булуы – үзе бер олы дәрәҗә, зур җиңү. Милли белем бирү буенча уку йорты буларак, гимназиянең абруе соңгы елларда тагын да үсте. Бу уңайдан аның Башкортстан мәгарифне үстерү институ­тының татар теле һәм әдәбияты гына түгел, урыс теле һәм әдәбияты, биология, экология, география һәм музыка буенча да база учреждениесе булып торуы аерым игътибарга лаек. Һәм, аңлашылуынча, гимназия респуб­ликаның “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” конкурсын үткәрү урыны булып тора. Болардан тыш, Башкортстан дәүләт педагогия университеты башлангычы белән һәм җитәкчелегендә студентларның Бөтенрусия “Ана теле” конкурсы да ел саен биредә үтә.
– Безнең башлангычны хуплаулары һәм әлеге күләмле чараны үзләрендә берлектә үткәрергә алынулары өчен педагогия университеты җитәкчелеге исеменнән гимназия директоры Равил Рифкать улына рәхмәтле булуыбызны җиткерәсем килә, – диде БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Илшат Насыйпов. – Өстәвенә, безнең студентлар әлеге гимназиядә ел әйләнәсенә педпрактика үтә, белемнәрен камилләштерә, башлангыч тәҗрибә туплый. Безнең кафедра гимназия укытучылары белән даими гыйльми һәм укыту-методик бәйләнештә тора, шул элемтәләрнең матур нәтиҗәләре буларак, берлектә бик күп чаралар уздырабыз, тыгыз хезмәттәшлектә эшлибез. Шундый бәйләнешнең матур нәтиҗәсе дә студентларыбызның белемендә, аларны гамәли файдалануда ирешел­гәннәрдә чагыла. Без гимназия җитәкчелегенең шушы юнәлештәге эшчәнлеген югары бәялибез һәм бу хезмәттәшлекне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез.
Югарыда гимназия укучыларының һәртөрле бәйгеләрдә уңышларга еш ирешүе турында телгә алынган иде. Бу, әлбәттә, үзлегеннән генә килми. Моңа, беренче чиратта, гимназиядә туган телләрне укытуга зур игътибар бирелү белән ирешелә.
– Бүгенге җәмгыятькә югары гына түгел, төпле белемле, еш үзгәреп торучан шартларга яраклаша белүче, максатчан һөнәр осталары таләп ителә, – ди Равил Рифкать улы. – Ләкин шул ук вакытта, шөкер, кешенең югары әхлакый сыйфатлары да ныграк бәяләнә башлады. Балаларга бу сыйфатларны без шәхесне тәрбияләүнең халык педагогикасы традицияләренә нигезләнеп сеңдерергә тырышабыз. Туган телләрне өйрәнү халыкның мәдәниятен өйрәнү белән тыгыз бәйләнгән. Укучыларны тәрбияләү һәм социальләштерүдә безнең гимназиядә урыс, татар һәм башкорт халыкларының этник, мәдәни һәм көнкүреш үзен­чәлекләре искә алына.
Әлеге урында бу уку йортында сәләтле балалар белән аерым һәм җентекле эшчәнлек алып барылуын да билгеләргә кирәк. Бу да, үз чиратында, укучыларның уңышларга ирешүенә бик зур йогынты ясый.
– 84нче татар гимназиясе – көндәшлеккә сәләтле инновацион белем бирү учреждениесе, – ди директор Равил Идрисов. – Уку йортының менә инде биш ел дәвамында башкаланың Октябрь районында укучыларның төрле олимпиадаларда, конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңүләр яулавы, биредә башка шартлар тудырылуы белән беррәттән, сәләтле балалар белән эшләү системасының уңышлы эшләп килүенә дә бәйле.
Равил Рифкать улы сөйләвенчә, бу эш сәләтле балаларны ачыклау, аларның эшчәнлек нәтиҗәләрен күзәтеп бару һәм фаразлау өчен гимназиядә махсус булдырылган Социаль-психологик хезмәт тарафыннан башкарыла, ул укытучыларга укучыларның үсеш мөмкинлекләрен ачыклауда ярдәм итү белән шөгыльләнә. Әлбәттә, сәләтле һәм сәләте ачылып китү ихтимал бул­ган балаларны ачыклап та була, әмма укытучының тырышлыгы, фидакарь хезмәтеннән башка, ул бала белән бөтен күңелен, белемен, тырышлыгын салып шөгыльләнмәсә, нәтиҗәгә ирешеп булмаячак. Сүз уңаенда директор әнә шундый энтузиаст, үз эшенең осталары, укучыларын зур җиңүләргә алып баручы укытучыларга зур рәхмәтле булуын белдерде.
Укучыларның һәм педагогларның төрле бәйгеләрдә җиңүе гомум эш нәтиҗәсе генә түгел, этнокомпонентлы белем бирү учреждениесенең инновацион эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш тә. Биредә төрле халыкларның мәдәниятенә игътибар кимемәсен өчен күп эшләнә. Гимназиядә КВН хәрәкәте генә дә татар, башкорт һәм урыс телләрендә уйнала, аларда сәләтләр ачыла. Болар һәм башка уңышлар хакында уку йортының дивар гәзит­ләрендә, “Кызыл таң” гәзитендә һәм “Әллүки” балалар журналында даими яктыртылып тора. Укучыларның һәм аларның остазларының иҗади эзләнүчәнлеге нәтиҗәләре гимназиядә сәләтле балалар белән эшләү дөрес юнәлештә алып барылуын раслый.
– Киләчәккә дә планнарыбыз, ниятләребез күп, – ди Равил Идрисов. – Һәм аларның иң мөһиме – җәмгыятьнең заман таләпләренә һәм уку йортының үзенчәлекләренә ярашлы, белем бирүнең эчтәлеген яңартуны дәвам итү, туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү, укучыларда белемле, киң карашлы шәхес тәрбияләү.
Милләтеңә игелек кыл!
Менә шундый милләт җанлы, зур оештыру сәләтенә ия, заманча итеп әйтсәк, мәгариф менеджментында киң белемле, эрудицияле һәм булдыклы җитәкче белән танышып кайттым мин башкаладагы иң абруйлы һәм алдынгы уку йортларының берсе саналучы 84нче Татар гимназиясендә. Бу урында “милләт җанлы” дип язуымның да сәбәбе бар. Билгеле булуынча, Равил Рифкать улы Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте Советы әгъзасы булып тора. Шул ук вакытта ул Уфа шәһәре милли-мәдәни мөхтәриятенең совет рәисе вазыйфасын да башкара.
Язмамны йомгаклау алдыннан тагын бер куанычлы вакыйга турында һич язмыйча булмый: күптән түгел Равил Идрисовның барлык шушы эшчәнлегенә тиешле бәя буларак, аңа “Русия Федерациясе мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре” дигән югары исем бирелде. Бәхетле картлык кичерүче Рифкать ага белән Фикрия апа балаларына әйткән “белемегезне яхшы кеше булырлык итеп файдаланырсыз дип өметләнәбез” дигән сүзләренең бүген инде никадәр хак булуын, тормышка ашуын күреп шатланадыр. Аларның шатлыгына без дә кушылабыз, төпчекләренең абыйларын да уздырып җибәрүе белән котлыйбыз. Милләтебезгә шундый уллар тәрбияләп үстергән өчен зур рәхмәт сезгә, кадерле өлкәннәр!





Басып чыгарырга



“Күңелләр саекмасын!”
28-06-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
“Күңелләр саекмасын!”
“Халык, гүя,  мәрткә киткән кебек...”
14-06-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
“Халык, гүя, мәрткә киткән кебек...”
Акыл өстен  булачагына ышанам
5-06-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
Акыл өстен булачагына ышанам
Тукай аһәңен,  Хәйдәр сәламен алып килде
10-05-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
Тукай аһәңен, Хәйдәр сәламен алып килде
“Без булдырабыз!”
1-05-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
“Без булдырабыз!”
Безнең бурыч — кешеләр мәнфәгатен яклау
13-04-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
Безнең бурыч — кешеләр мәнфәгатен яклау
Сандугач тыйнаклыгы
2-03-2018 :: “Кызыл таң” кунагы
Сандугач тыйнаклыгы
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»