Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Миңнуллинлы маршрут

Миңнуллинлы маршрут
29.11.2017 / “Кызыл таң” кунагы

Миңнуллинлы маршрут"Кызыл таң" гәзите үзенең 100 еллыгы алдыннан республиканың төньяк-көнбатыш төбәгендә зур чаралар үткәрде. Аларга гәзитнең якын дусты, якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин кайтты.

Нефтекама

24 ноябрьдә Нефтекама дәүләт филармониясе халык белән шыгрым тулган иде. Бу көнне анда республиканың иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни басмасы "Кызыл таң" гәзитенең якынлашып килгән 100 еллык юбилеена багышланган "Кызыл таң" дусларын җыя" дип исемләнгән зур бәйрәм узды. Чараның зур кунагы - Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин булды.

Бәйрәмдә тамашачылар гәзитнең тарихы белән танышты, Роберт Миңнуллинның шигырьләрен тыңлады һәм аның сүзләренә язылган җырлардан торган бай программалы концерт карады.

Кичә искиткеч җылы үтте. Ә икенче көнне Роберт Мөгалим улы укучылар, студентлар, "Инеш" иҗат берләшмәсе шагыйрьләре белән очрашты.

Агыйдел

25 ноябрьдә Агыйдел шәһәренең үзәк китапханәсендә искиткеч матур чара – "Кызыл таң" гәзите хезмәткәрләре һәм Татарстанныңның халык шагыйре Роберт Миңнуллин белән очрашу узды. Анда халык бик күп җыелган иде. алар Роберт Мөгалим улының шигырьләрен тыңлады, сораулар бирде, бергәләшеп аның җырларын башкарды.

Миңнуллинлы маршрут


Тәтешле

Тәтешле ягы Башкортстанга гына түгел, бөтен дөньяга танылган шагыйрь Әнгам Атнабаевны биргән төбәк. Туган якларына кайткач, Роберт Миңнуллин шагыйрьнең туган төбәгендә булмый китә алмады. 27 ноябрьдә биредә Роберт Миңнуллин һәм кунаклар мәктәптәге Әнгам Атнабаев музеенда булды.

Авыл мәдәният йортында Роберт Миңнуллинның иҗатына, шулай ук "Кызыл таң" гәзитенең якынлашып килгән йөз еллыгына багышланган зур чара узды. Тамашачылар шагыйрь белән аралашты, аның шигырьләрен тыңлады, бергәләп фотога төште. Бәйрәм чарасы кунакларның Атнабай шигырьләрендә данлаган Хәзрәт чишмәсенә баруы белән тәмамаланды.

Миңнуллинлы маршрут


Борай

Борай җире "Кызыл таң" гәзитен дә, якташыбыз, танылган шагыйрь Роберт Миңнуллинны да җылы каршы алды. Үзәкләштерелгән китапханәдә борайлылар республика басмасы хезмәткәрләре һәм шагыйрь белән очрашты, аралашты.

Миңнуллинлы маршрут


Бу чара шигырь бәйрәменә әйләнде, дисәк тә хата булмас, чөнки Борайның үзендә дә каләм тибрәтүчеләр бик күп булып чыкты, алар да шагыйрьгә үз шигырьләрен укып ишетерде, җырларын җырлады.

Миңнуллинлы маршрут


Миңнуллинлы маршрут


Миңнуллинлы маршрут


Миңнуллинлы маршрут


Миңнуллинлы маршрут


Миңнуллинлы маршрут


Миңнуллинлы маршрут


Миңнуллинлы маршрут


Миңнуллинлы маршрут


Миңнуллинлы маршрут





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Террорчы... Башкортстаннан?
Сегодня, 20:40 :: Яңалыклар
Террорчы... Башкортстаннан?
Исерек һәм гаять куркыныч
Сегодня, 20:04 :: Җәмгыять
Исерек һәм гаять куркыныч
Рәлиф Сафин Башкортстанга кайта
Сегодня, 19:59 :: Икътисад
Рәлиф Сафин Башкортстанга кайта
“Җир сүзе”  Халыкара кинофорумында катнаш!
Сегодня, 19:56 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Җир сүзе” Халыкара кинофорумында катнаш!
18 бала тимрәү йоктырган
Сегодня, 19:48 :: Сәламәтлек саклау
18 бала тимрәү йоктырган
Андрей Губинны бөтен Уфа сатучылары белә
Сегодня, 19:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Андрей Губинны бөтен Уфа сатучылары белә
Селтеле су ярдәм итәрме?
Сегодня, 18:40 :: Яңалыклар
Селтеле су ярдәм итәрме?




Новости русской версии сайта

Яңа номер

8 (25312) от 22 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»