Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Казанда да сынатмадык!”

“Казанда да сынатмадык!”
20.02.2018 / Милләт

“Казанда да сынатмадык!”Күптән түгел Казанда 8-11нче сыйныфлар арасында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узды. Бәйгедә Русиянең 16 төбәгеннән килгән укучыларның һәркайсы туган телне тирәнтен өйрәнүен күрсәтте.

Татар теле һәм әдә­бияты буенча республика олимпиадасында җиңү яулаган 5 укучыбыз да төбәк бәйгесендә катнашып, үзлә­ренең тирәнтен белем­нәрен янә бер тапкыр исбатлап кайтты.
Бакалы районының Иске Куян мәктәбеннән Арина Муллагалина (укытучысы — Фәнзәлия Закирова ), 1нче мәктәптән Гөлназ Рамазанова (укытучысы — Снежана Заманова), Әлшәй районының Түбән Әврез мәктәбеннән Эльвина Шә­рәпова (укытучысы — Айгөл Шәрәпова), Бишбүләк райо­нының Ает мәктәбен­нән Алсу Әминева (укытучысы — Ләйсән Күсәп­кулова, яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, призерлар исем­легенә керделәр. Иң сөе­нечлесе, Борай районы Каенлык мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Луиза Мөфтиева җиңүче исемен яулады. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөл­фирә Шакирова белән алар олимпиадага әзерлекне ике ел элек башлаган булган. Узган ел Луиза, авырып, республика бәйгесендә катнаша алмаган. Быел исә көч җыеп, ныклы әзерлек белән килгән кыз Уфада үткән бәйгедә беренчелекне беркемгә дә бирми. Казанда аңа янә бәхет елмая, төрле төбәк­ләр­дән җыелган укучы­лар арасында беренче урынга чыга.
— Казанда безне бик җылы кабул иттеләр, матур кунакханәдә яшәдек. Олимпиада көннәре бай эчтә­лекле итеп оештырылган иде. Кәрим Тинчурин театрында тамаша карадык, шәһәр буйлап экскурсиядә йөрдек. Укучыларыбыз искиткеч тәэссоратлар белән кайтты, бәйгедә дә сынатмады, — ди Зөлфирә Фәнис кызы.
Олимпиада өч этапта уза. Беренчесендә укучылар әдәбият буенча бирем­нәр үти, шулай ук, бирелгән тема буенча кыска гына итеп үз фикерләрен бел­дерергә тиеш була. Икенче этап Роберт Миңнуллин иҗатына багышлана, анда катнашучылар сөйләм осталыгын күрсәтә. Өченче этапта татар теле буенча тест биремнәре үтиләр.
Луиза Мөфтиева быел мәктәптә татар әдәбиятын гына өйрәнсә дә, өченче этап аңа бик җиңел бирел­гән. Укытучысы билгеләп үтүенчә, ул тел дәресләрен аеруча ярата, әле дә үзал­лы өйрәнүен дәвам итә. Луиза мәктәптә иң алдынгы укучыларның берсе, аның башка фәннәр буенча да олимпиадада уңышлары бар. Кызның тырышып укуын, барлык чараларда актив катнашуын исәпкә алып, ел башында аны хакимият башлыгы стипендиаты итеп тә сайлаганнар.
Төбәкара олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын апрельдә тагын да җаваплырак бәйге — Халыкара олимпиада көтә. Укучыларыбыз анда да сынатмас, үзләренең тирән белемен, зирәклеген һәм туган телгә булган ихтирамын янә бер кабат исбатлап кайтыр.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сез бүген дә сафта!
Сегодня, 17:55 :: Яңалыклар
Сез бүген дә сафта!
Әфганстан - йөрәк ярабыз
Сегодня, 16:11 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Әфганстан - йөрәк ярабыз
Калдыклар да файдага ярарлык
Сегодня, 14:15 :: Яңалыклар
Калдыклар да файдага ярарлык
Бирешмә, Сибай!
Вчера, 21:44 :: Җәмгыять
Бирешмә, Сибай!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»