Ана телем - газиз телем!
26.02.2018 / Милләт

Катнашучыларны сәламләп, Филологик белем һәм мәдәнитара коммуникацияләр институты җитәкчесе Халидә Галимова бу чараның үтә мөһимлеген билгеләде. Педуниверситетның Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы тырышлыгы белән ул инде 10нчы тапкыр үткәрелә. Проектның авторы һәм җитәкчесе — филология фәннәре кандидаты, доцент Раушания Гәрәева.
Кафедра мөдире Илшат Насыйпов әйтүенчә, бу конкурс тәүге тапкыр Туган тел көнендә үтә һәм аны куәтләүгә үз өлешен кертә; илебездә татар бүлекләре санаулы гына, шуңа карамастан, конкурс дәвам итә, яңа исемнәр ача.
Беренче көнне портфолио, үзең белән таныштыру (визит карточкасы), педагогик эссе, иҗади чыгыш тәкъдим ителде. Икенче көнне конкурсның иң җаваплы этабы иде – студентлар Уфа шәһәренең 84нче татар гимназиясендә дәресләр бирде.
Мәгариф ветераннары, абруйлы укытучылар, журналистлардан тупланган жюри җиңүчене гадел билгеләү өчен барлык көчен салды. Кызлар да сынатмады, һәркем нинди дә булса номинациядә үзен иң яхшысы дип танытты: “Сәхнә осталыгы өчен” – Элиза Кыямова, Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы; “Иң яхшы фәнни-тикшеренү проекты өчен” – Алина Тимашева, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты; “Иң яхшы дәрес өчен” – Гөлназ Хизбуллина, Башкортстан дәүләт университеты; “Иң яхшы портфолио өчен” – Лариса Долгова, Казан федераль университеты; “Иң яхшы педагогик эссе өчен” – Алсу Садыйкова, Казан федераль университетының Алабуга филиалы; “Иң яхшы иҗади чыгыш өчен” – Динара Хәбибуллина, Казан федераль университеты; “Миллилек өчен” – Лариса Долгова, Казан федераль университеты; “Сәнгатьле сөйләм өчен” – Алсу Ибраһимова, Казан федераль университетының Алабуга филиалы. Конкурста тагын бер кызыклы номинация бар иде. Аны жюри әгъзалары түгел, мәктәп укучылары билгели. Шулай итеп, “Укучылар сөюе”н Алсу Ибраһимова яулады.
Ниһаять, урыннарны билгеләр дулкынландыргыч мизгелләр җитте! Менә алар, иң-иңнәр:
3 урын:
Элиза Кыямова, җитәкчесе – Нәсимә Мокыймова;
Алсу Садыйкова, җитәкчесе – Гөлназ Саттарова;
Динара Хәбибуллина, җитәкчесе – Дамир Хөснетдинов.
Элиза Кыямова, җитәкчесе – Нәсимә Мокыймова;
Алсу Садыйкова, җитәкчесе – Гөлназ Саттарова;
Динара Хәбибуллина, җитәкчесе – Дамир Хөснетдинов.
2 урын:
Алсу Ибраһимова, җитәкчесе – Фәридә Габидуллина,
Алинә Тимашева, җитәкчесе – Нурия Хәлиуллина,
Рәмилә Хуҗина, җитәкчесе – Раушания Гәрәева.
Алсу Ибраһимова, җитәкчесе – Фәридә Габидуллина,
Алинә Тимашева, җитәкчесе – Нурия Хәлиуллина,
Рәмилә Хуҗина, җитәкчесе – Раушания Гәрәева.
1 урын:
Лариса Долгова, җитәкчесе – Әлфия Мотыйгуллина.
Лариса Долгова, җитәкчесе – Әлфия Мотыйгуллина.
Гран-прига исә Башкортстан дәүләт университеты студенты Гөлназ Хизбуллина лаек булды. Гөлназ тумышы белән Кыйгы районының Еланлы авылыннан, татар-урыс бүлегенең 4нче курс студенты, бик яхшы укый, җәмәгать эшләрендә актив катнаша, Уфа “Нур” татар дәүләт театрында мөхәррир булып эшләп тә йөри. Аны конкурска Лилия Сәгыйдуллина әзерләгән, фәнни эшләренең җитәкчесе – Ильмира Зарипова.
Җиңүчеләрне Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе урынбасары Альбина Хәлиуллина, Бөтендөнья татар конгрессының мәгариф эшләре буенча вәкиле Гөлүзә Гаскәрова, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррир урынбасары Фәнис Гәрәев котладылар.
Быелга конкурс тәмам. Анда җиңелүчеләр булмады. Бу матур кызлар барысы да – туган телебезне белүче, яратучы гүзәл затлар. Телләре сандугачныкыдай, үзләре чәчәктәй. Яңадан-яңа үрләр яулап, үз һөнәрегезнең чын остасы булыгыз, туган тел байрагын горур күтәреп атлагыз, кызлар! Уңышлар сезгә!
Новости русской версии сайта

15.02.2019 :: Экономика

Яңа номер
Безгә кушылыгыз
Видеоматериаллар
Кызыл тан турында клип
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Игътибар итегез
Рубрикалар
Материаллар архивы
- Февраль 2019 (462)
Январь 2019 (999)
Декабрь 2018 (993)
Ноябрь 2018 (934)
Октябрь 2018 (865)
Сентябрь 2018 (705)

«Республика Башкортостан»