Тел дигән дәрья бар
02.03.2018 / Милләт

Мәдәният йорты директоры Раушания Зарипова җитәкчелегендәге “Рухият” уен кораллары фольклор ансамблендә мәктәп укучылары шөгыльләнсә, “Төмәнәк йолдызлары”на – теләге булган һәркем йөри. “Ядкәр” – авылдагы ир-егетләрдән торган вокаль ансамбль. Аларның чыгышларын тамашачы яратып кабул итте.
Гомумән, кичәдә балаларның да, өлкәннәрнең дә бердәй катнашуы шатлыклы. Авыл мәктәбе укучылары шигырь дә укыды, дәртле биюләр дә бүләк итте, “Шатлык” балалар вокаль ансамбле халык җырларын башкарды.
Туймазыдан килгән кунаклар – “Асыльяр” вокаль һәм “Ялкын” бию ансамбльләре белән беррәттән, ут күршеләр – Шаран районының Ярәмкә авылы үзешчәннәре сәхнә тотты. Ике мәдәният йорты әнә шундый алмаш чыгышларны еш ясый.
Кичәне Ләйлә Җәмгытдинова белән Динар Муллагалиев алып барды.
Ветеран-укытучы Земфира Фәрхетдинова көндәлек тормышта туган телне куллану даирәсе кимүгә, үзебезнең сүзләр чит телдәгеләргә алмаштырылуга борчылуын белдерде. Тамашачыларның бердәм булып тел турында мәкальләрне искә төшерүе шатландырды.
Кичәнең ахырында сәхнәдәгеләр дә, тамашачылар да бердәм булып “Туган тел” җырын башкарды.
Новости русской версии сайта

15.02.2019 :: Экономика

Яңа номер
Безгә кушылыгыз
Видеоматериаллар
Кызыл тан турында клип
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Игътибар итегез
Рубрикалар
Материаллар архивы
- Февраль 2019 (462)
Январь 2019 (999)
Декабрь 2018 (993)
Ноябрь 2018 (934)
Октябрь 2018 (865)
Сентябрь 2018 (705)

«Республика Башкортостан»