Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Нәүрүз мөбәрәк булсын!

20.03: Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Нәүрүз мөбәрәк булсын!Безнең төбәктә ул ничек билгеләнгән?

Март татар халык календаренда иң күркәм, йолаларга иң бай айларның берсе булып санала. Беренчедән, ул туган ягыбыз табигате өчен хуҗалык итү ягыннан ифрат әһәмиятле һәм җаваплы ел фасылы – яз башлану белән билгеләнә. Бу исә үзе үк крестьяннан елның уңдырышлы, җылы, шул ук вакытта кирәгенчә явым-төшемле булуын төрле чаралар белән, шул исәптән магик йола-ритуаллар ярдәмендә дә, тәэмин итүен сораган. “Сөрән сугу”, “Җимчәчәк”, “Кышны озату, язны каршылау” кебек Кояш, Су, үсемлек культлары белән сугарылган йола бәйрәмнәренең нәкъ мартка туры килүе шуңа күрә һич гаҗәп түгел.


Икенчедән, борынгы чорларда Көнчыгыш халыклары, шул исәптән татарлар һәм башкортлар да, Яңа елны көн белән төн озынлыгы тигезләшкән 21 мартта каршылый торган булганнар. Бу көнне Кояш зодиакның Хәмәл (Кузы) йолдызлыгына кергәнгә күрә, айның үзенә дә “хәмәл” исеме биргәннәр. Яңа елны каршылау уңаеннан уздырыла торган бәйрәмнәр Нәүрүз дип аталган. Бу сүз безгә фарсы-таҗик телләреннән кергән һәм “яңа көн” дигән мәгънәгә ия. Шул сәбәпле татарларда мартны “нәүрүз ае” дип йөртү дә таралган булган. Моның мәгънәсе “Яңа ел ае” дигәнгә туры килә. Безнең карашка, ел башын төн һәм көн тигезләшкән мизгел белән билгеләү символик яктан хәзерге Яңа ел бәйрәменә (1 гыйнвар) караганда күпкә дөресрәк, чөнки Нәүрүз кара көчләрне гәүдәләндерүче Төннең Яктылык, Кояш, Көн тарафыннан җиңелүен, Табигатьнең, яшеллекнең, яңа тормышның уянуын күрсәтә.
Нәүрүз бәйрәмен бары тик мөселман дине белән генә бәйләп аңлату хата булыр иде. Нәүрүз йоласы динебезгә караганда күпкә борынгырак. Күренекле татар фольклорчысы Фатих Урманче язма чыганакларга таянып, бу тради­циянең Борынгы Шәрыкъта безнең эрага кадәр XVI гасырда ук, ягъни Ислам дине барлыкка килүдән 2200-2300 ел алда гамәлдә булуын һәм соңрак Һиндстанга да үтеп керүен күрсәтә. Нәүрүз бәйрәмендә башкарылган фольклор текстларында дини мотив­ларның һәм персонаж­ларның бөтенләй очрамавы, алар­ның, нигездә, муллык, имин тормыш теләүгә, киләчәк уңышны фаразлауга гына кайтып калуы да әлеге фикернең дөреслеген, йоланың борынгылыгын дәлилли.
Татар халкына килгәндә, атаклы тарихчыбыз Шиһабетдин Мәрҗани (1818-89) “Нәүрүз бәетләре”нең инде Болгар чорында ук (IX-XIII гасырлар) яшәгәнлеген күрсәтеп уза. 1889 елда Казанда нәшер ителгән “Китап кыйссаи Нәүрүз...” дигән басмада “Нәүрүз бәете” исеме астында күләмле генә бер бәет бирелә. Фатих Урманче, Риф Мөхәммәтҗанов кебек абруйлы галимнәр фикерен­чә, Яңа елны Нәүрүз көнендә билгеләү XIX гасыр урталарына, хәтта ки 1917 елгы Октябрь инкыйлабына кадәр дәвам итә.
Нәүрүз уңае белән, татар халкында кызыклы йола-ритуаллар барлыкка килә. Шуларның берсе – Яңа ел башланган көнне яшьләр­нең, балаларның, шәкертләрнең өйдән-өйгә йөреп, бәет-шигырь әйтүе. Гадәттә, “нәүрүз әйтеп” йөрүчеләр йорт хуҗасына, аның гаиләсенә исәнлек-саулык, иминлек-байлык теләгән. Башланган елның мул һәм тыныч булуын, бәхет китерүен теләү бу әсәрләрнең асылын тәшкил итә. Нәүрүз әйткән өчен үсмерләргә хуҗалар йомырка, кәнфит яисә вак акча биргән.
Нәүрүз әйттек без сезгә,
Хакын бирегез безгә;
Яшегез җитсен йөзгә,
Малыгыз артсын көзгә,
Нәүрүз мөбарәкбад!

Нәүрүз теләкләренең һәммәсе дә “Нәүрүз мөбарәкбад!” (“Нәүрүз мөбарәк булсын!”) дигән рефрен белән тәмамлана. Бу тәгъбир “Яңа ел котлы булсын!” дип әйтү белән тәңгәл килә.
Шуны да онытмыйк, нәүрүз әйтүчеләрне сыйлап, бүләкләп озату – йоланың төп шарты. Нәүрүз әйтүчеләрне каршылагандагы өс­тәлнең муллыгына, бүләкләрнең кыйммәтлегенә карап, елның нинди булачагы, җирнең уңдырыш­лы­лыгы, табигатьнең мәрхәмәт­лелеге фаразланган. Хәер, саранлык күрсәтеп, нәүрүз әйтүчеләрне тиешле сый-хөрмәттән мәхрүм иткән хуҗаларны яшьләр үзләре дә аямаган:
Нәүрүз, абыз-түткәем!
Бир маең, ипекәең.
Бирмәгез, тартып алырмын,
Чүлмәкләреңне ярырмын!
Нәүрүз!

Һәр төбәктә Нәүрүз үзенә генә хас ритуаллар белән баетылган, аның үткәрелүенең үз үзенчәлек­ләре булган. Мисалга, Туймазы районының Кендектамак һәм Сәрән авылларындагы Мәрзия Аслаева, Нәкыя Вәлиева һәм Майнур Шәрәфетдинова әбиләрнең истә­лекләренә караш ташлыйк:
“…Нәүрүз көннәре уен-йолалары белән дә истәлекле. Бәйрәмдә иң чибәр, акыллы кызны Нәүрүзбикә итеп сайлап, аннан җәйнең ничек буласын сораганнар. Кыз, әл­бәттә, яхшы җәй генә юраган. Аның сүзләре картлар күңеленә хуш килгән. “Юравың юш булсын, Нәүрүзбикә!”– дип хуплаганнар”.
Якташыбыз, күренекле язучы, фольклор белгече Галимҗан Гыйль­манов билгеләвенчә, “Нәүрүз­бикә язны (җәйне), җылыны, Кояшны символлаштыра. Аны Язбикә, Җәйбикә, Кояшбикә дип тә йөртә­ләр...” Аңа багышлап җырлар җырлаганнар, әйтешләр әйткәннәр:
Кыш җитте, яз килде,
Үрдәк белән каз килде.
Былбылдан аваз килде,
Нәүрүз мөбарәкбад!
Нәүрүз килде, яз булды,
Аз булса да сал булды,
Нәүрүз мөбарәкбад!

Нәүрүзбикә белән сүз уй
натулар да булган. Менә, мәсәлән, Ярмәкәй районының Усман-Ташлы авылында фольклорчы-галим Риф Мөхәммәт­җанов тарафыннан язып алынган бер диалог:
– Нәүрүз, Нәүрүз,
Кая киттең?
– Киттем урам буйлап,
Хуҗалардан аш-су юллап.
– Нәүрүз, Нәүрүз,
Моңарчы кайда идең?
– Ялан-кырда идем,
Инде сезгә килдем...

Гадәттә, Нәүрүзбикәгә бирелгән сорауларга түбәндәге җаваплар алынган:
– Җил каян исә?
– Болыт белән Кояш арасыннан.
– Язның башы кайда?
– Кар өстендә чәчәк аткан умырзаяда.
– Җәй ничек була?
– Җәйнең ничек килүе язның бер көненнән тора. Язгы чәчү көнне йоклап үткәрмәсәгез, җәй дә, ел да бәрәкәтле килер.
Нәүрүзбикәне җигүле атка утыртып, мәйданга алып чыкканнар. Аңа сораулар биреп, үз язмышларының ничек буласын юраганнар. Мәсәлән, Нәүрүзбикәгә “алмы, гөлме?” дигән сорау бирелә. Сораучы, эченнән генә, “ал булса – бәхетле булам (яисә “кияүгә чыгам”), гөл булса – бәхетсез булам (яисә “кияүгә чыкмыйм”) дип уйлый. Нәүрүзбикә тота да берсен әйтә. Соңыннан фалның мәгънәсе игълан ителә.
Галимҗан Гыйльманов Нәүрүз бәйрәменең борынгы Шумер мифологиясе белән бәйләнешләрен тикшереп, кызыклы күзәтүләр ясый. Шумерда Кояшның җир астыннан караңгылыктан күккә күтәрелүен, тууын Ишум дигән алла белән бәйләп караганнар. Нәүрүз бәет­ләрендә дә Иш бабай образы чагылыш таба:
И Иш бабай, Иш бабай,
Пич башыннан төш, бабай,
Капчык авызын чиш, бабай,
Бер тиен акча бир, бабай,
Нәүрүз мөбарәкбад!

Уйлап карасаң, Шумер алласы Ишум белән татарның Иш бабае, Нәүрүз бәйрәме арасында шактый зур уртаклыкларны күрергә мөмкин. Беренчедән, аларга салынган мәгънәви йөкләмәләр бер үк. Нәүрүз – Яңа ел, яңа Кояш бәйрәме, аның үзәгендә Кояшны таҗ итеп кигән Нәүрүзбикә тора. Ул тулысынча Ут (димәк, яктылык, җылылык, яңа­рыш, тормыш һ.б.), Ишум (Иш бабай) ихтыярында.
Икенчедән, нәүрүз такмакларында Иш бабай мич башында ята. Монда да шумерлыларның Ут алласы белән тәңгәллек соралып тора. Мич – җылы урын, ут-учак биләмәсе. Аның башында гомер сөргән Иш бабай шушы мичнең (димәк, утның, җылының) иясе кебек...
Шунысы кызык, Галимҗан Гыйльмановның әлеге фикере безнең тарафтан җыелган фольклор материаллары белән дә дәлилләнә. БДУның татар-урыс бүлеге студентларының Илеш районына фольклор экспедициясе вакытында Карабаш һәм Иштерәк авылларында биредәге Иш тавы турында ике легенда варианты язып алынган иде. Аларның берсе тауның барлыкка килүен мифик алыплар – Иш нәселенең чабатасыннан коелган ком белән аңлатса, икенчесе моны юләр алып-ба­лыкның ике тау арасыннан үтәргә тырышып, аларга иш булып кысылып калып, ташка әверелүенә бәйли. Күренүенчә, ике легенда да бик борынгы, исламга кадәрге ышануларга, мифологик күзаллауларга нигезләнә. Мондый легендаларны очрату бүгенге көндә фольклорчы өчен зур уңыш санала һәм алар җирле халыкның борынгылыгын билгеләп тора. Димәк Иш бабай образының Нәүрүз такмакларына килеп керүе һич тә очраклы түгел. Ул безнең тамырлары белән гасырлар төпкеленә кереп югалган, хәтта моннан 4-5 мең ел элек яшәгән Шумер цивилизациясенә килеп тоташу ихтималы булган милли мифологик системабызның бер кыйпылчыгы булып исәпләнергә хаклы. Кызганычка каршы, әлегә мондый кыйпылчыклардан гына тулы мозаика хасил итеп булмый шул. Югарыда яңгыраган фикер бары тик фараз булып кына кала...
Ничек кенә булмасын, Нәүрүз Табигатьнең уянуын символлаштырган, яшәүгә көч, рухи ныклык биргән гүзәл бәйрәм булып кала һәм язын башкарылган календарь йолаларның үзәгендә тора. Безгә исә Кояшның җылы нурларына коенып, аңардан яшәү көче алып, яз җитүенә сөенергә генә кала. Бәйрәм белән, дуслар! Нәүрүз мөбарәк булсын!

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
филология фәннәре кандидаты, доцент.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»