Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Галимҗан Ибраһимовка багышланган гыйльми конференция узды

Галимҗан Ибраһимовка багышланган гыйльми конференция узды
26.03.2018 / Милләт

 Галимҗан Ибраһимовка багышланган гыйльми конференция узды24 мартта “Ихлас” мәчетендә оештырылган гыйльми җыенда Галимҗан Ибраһимовның сәяси эшчәнлеген тикшерү үзәктә торды.

“Галимҗан Ибраһимов мирасы” дип аталган гыйльми-гамәли конференциядә катнашучыларны Уфа шәһәренең Киров районы “Ихлас” мөселман дини оешмасы рәисе Мөхәммәт хәзрәт Галләм, Бөтендөнья башкортлары корылтаеның Башкарма комитеты рәисе, Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Әмир Ишемгулов, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәриятенең рәис урынбасары, филология фәннәре докторы Илшат Насыйпов сәламләделәр.

 Галимҗан Ибраһимовка багышланган гыйльми конференция узды


Чарага, Башкортстан галимнәре һәм мөгаллимнәре Игорь Кучумов, Илдус Фазлетдинов, Эльвира Гыйльфанова, Марат Ибраһимовтан тыш, Казаннан тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков һәм тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин да килгәннәр иде. Аларның чыгышлары әдипнең Башкортстан һәм Татарстан автономияләрен төзүгә керткән өлешен анализлауга багышланды. Чыгыш ясаучылар Галимҗан Ибраһимовның башта “Татар-Башкорт Республикасы” идеясенә уңай караса да, соңыннан Башкортстан автономияле республикасын төзүгә, башкорт әдәби телен формалаштыруга керткән зур өлеше барлыгын ассызыклады.

 Галимҗан Ибраһимовка багышланган гыйльми конференция узды


Җыенда кунак сыйфатында катнашучы башкорт тарихчылары Марат Колшәрипов һәм Азат Ярмуллин, моның белән килешмичә, әдипнең азакка кадәр “Татар-Башкорт Республикасы” идеясенә тугры калуын билгеләде. Моңа җавап итеп, Дамир Исхаков фәндә бер генә төрле фикер була алмавын, татар һәм башкорт тарихчылары арасында гыйльми проблемаларны уртага салып, аерым сөйләшү үткәрү кирәклеген ассызыклады. Чара җанлы әңгәмә төсендә барды.

 Галимҗан Ибраһимовка багышланган гыйльми конференция узды


Гыйльми-гамәли конференциядә Башкортстан һәм Татарстан җирлегендә 1921-22 еллардагы ачлык фаҗигаләре, аның Галимҗан Ибраһимов иҗатында чагылышы, әдипнең әдәбият, фән, педагогика, журналистика, фольклористика өлкәләрендәге эшчәнлеге турында да чыгышлар тыңланды. Ибраһимовлар нәселенең дәвамчыларыннан берсе Марат Ибраһимов тарафыннан төшерелгән “Төнлә яшьнәгән яшен” фильмы әдип биографиясенең моңа кадәр билгеле булмаган күп кенә яңа сәхифәләрен ачты. Фойеда әдипнең тормышына һәм иҗатына багышланган күргәзмә оештырылган иде.

 Галимҗан Ибраһимовка багышланган гыйльми конференция узды


Катнашучылар Галимҗан Ибраһимов исемен Уфада мәңгеләштерү өчен аңа һәйкәл ачу кирәклеген күтәреп чыктылар.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Казаннарга барам әле...
Вчера, 15:05 :: Җәмгыять
Казаннарга барам әле...
Яшь гаиләләргә - акчалата ярдәм!
Вчера, 14:48 :: Җәмгыять
Яшь гаиләләргә - акчалата ярдәм!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

47 (25351) от 23 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»