Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Татар авыллары тарихын өйрәнүчеләр Казанга җыела

Татар авыллары тарихын өйрәнүчеләр Казанга җыела
02.04.2018 / Милләт

Татар авыллары тарихын өйрәнүчеләр Казанга җыела3-5 апрельдә Казанда II Бөтенрсия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены узачак. Чараның төп оештыручысы – Бөтендөнья татар конгрессы.

Җыенда Русиянең 35 төбәгеннән, Татарстанның 43 районыннан, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 374 вәкил катнашачак.

Программа кысаларында катнашучылар Русия төбәкләрендәге татар авыллары тарихына һәм Татарстан архив эшләренә багышланган китаплар күргәзмәсе белән таныша алачак. Шулай ук алар «Мәдәни мирасны, татар төбәк тарихын барлауда һәм өйрәнүдә галимнәрнең, тарихчыларның, җәмәгать эшлеклеләренең роле» дигән темага "түгәрәк өстәл"дә, «Татар бистәләрен саклап калу һәм үстерү» дигән темага сессиядә катнашачаклар.

4 апрель көнне җыенның пленар утырышы узачак. Бу көнне төбәк тарихын өйрәнүчеләр өчен “Төбәк тарихын өйрәнү буенча хезмәтләргә фәнни-методик тәкъдимнәр” һәм “Төбәк тарихын өйрәнү буенча хезмәтләр язганда Бердәм архив мәгълүматы системасының фәнни-белешмә потенциалыннан файдалану” дип исемләнгән методик семинарлар да оештырыла.

Килгән кунаклар өчен мәдәни программа да каралган, алар Башкортстан Республикасы «Туган тел» татар җырын яшь башкаручылар бәйгесенең төрле елларда җиңүчеләре катнашлыгында гала-концерт һәм Пермь крае Барда районы һәвәскәрләренең «Безнең милли мәдәни мирасыбыз» дигән концертын карый алачак.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 21:14 :: Җәмгыять
"Роддом сатам! Кем ала?"
Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаровны кемгә алыштырган?
Вчера, 20:26 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаровны кемгә алыштырган?
207 пассажир һәм экипаж исән
Вчера, 19:11 :: Җәмгыять
207 пассажир һәм экипаж исән




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»