Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Багбостан Мөэминованы белүчеләр юкмы?

Багбостан Мөэминованы белүчеләр юкмы?
02.04.2018 / Милләт

Багбостан Мөэминованы белүчеләр юкмы?Редакциягә кунаклар күп килә. Тик менә Ырынбурдан ук килгәннәре юк иде әле. Хәзирә апа Әбделманованың йомышы бик җитди булып чыкты. Ул Багбостан ханым Мөэминова хакында мәгълүмат җыя икән.

Сүз аның үзенә:

"Әссәламүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәракәтүһ, Башкортстанда яшәүче мөселман кардәшләрем!
Минем сезгә зур үтенечем бар: бәлки берәрегездә Багбостан ханым турында мәгълүмат бардыр. Аның туганнарының балалары бәлки каберен беләдер, төбәкне өйрәнүчеләр кызыксынадыр, шәкертләренең балаларында берәр истәлек калгандыр, дип ышанам.

Сәйфи Кудаш язуы буенча, Багбостан ханым үлгәч, аның сигез көндәлек дәфтәрен һәм хатларын ниндидер бер хатын алып чыгып киткән. Бу тарихи язмалар, бәлки, исәндер. Исән булсалар, кайдадыр әрәм булып ятмасыннар иде.

Үзем турында: мин — Әбделманова Хәзирә Гыйззәт кызы, мөгаллимә, төбәкне өйрәнүче, Ырынбурда мәшһүр затлардан булган галимә Мәдинә Рәхимкулованың укучысы. Багбостан ханымның 130 еллыгына истәлек тактасы куйдым (Ырынбур өлкәсе, Сарыкташ районы, Кабан авылында), ә 135 еллыгына китап язарга ниятлим, иншалла. Хәләл җефете Гобәйдулла Мөэминов /Рәдүди/ (галим, шагыйрь, мөгаллим) турында китап яздым инде. Миңа Багбостан Мөэминованың Ырынбурда яшәгән тормышы гына билгеле (М. Рәхимкулованың архивыннан).

Аннары Багбостан ханым 1925 елда Уфага күчеп киткән, 1963 елны 9 мартында вафат булып, Уфа зиратында күмелгән.
Зур өметләр белән Хәзирә Абделманова.
Эл.почтам: apa177@yandex.ru".

Бу уңайдан Хәзирә ханымның китабыннан кечкенә өзек:

Рәдүдинең хәләл җефете – Багбостан Мөэминова

Багбостан Вилдан кызы Мөэминова 1884 елда Минзәлә өязенең Мәнди авылында (хәзерге Татарстан, Азнакай районы), ярлы крестьян гаиләсендә бишенче бала булып туган. Багбостанга өч яшь тулганда, әтисе вафат була. Әнисе Гафифә апа, балаларын бәләкәй арбага утыртып, “бәхет эзләп” чыгып китә. Бер ай дигәндә Ырынбурга килеп эшкә керә. Багбостаннан башка кызларын төрле кешеләргә асрауга бирә.

Багбостан Фатыйма Әдһәмова исемендәге яңа ысул белән укыткан кызлар мәктәбен тәмамлый. Бик зирәк һәм тырыш була: мәктәптә укыткан фәннәрдән, һөнәрләрдән тирән белем һәм осталык ала. 1908 елда “Хөсәения” мәдрәсәсе укытучылары һәм Ырынбур байлары тарафыннан ачылган татар кызлары урта мәктәбенең мөдирәсе һәм мөгаллимәсе булып эшли башлый. Бу мәктәп Ырынбур шәһәрендә Трофимов тыкрыгы 9нчы санлы ике катлы өйдә була. 1917 елдан соң бу “Русско-татарская школа им. Ильича” дип аталса да, халык аны “Багбостания” мәктәбе дип йөри. Совет чорында (1925 елларга кадәр) бу мәктәптә Шәриф Камал уку-укыту бүлеге мөдире булып эшли.

Багбостан ханым Мөэминова 1916 елда Кабан авылында (Сарыкташ районы) мөгаллимәләр курсы ачып, аның мөдире һәм мөгаллимәсе була. “Багбостания” мәктәбенең уку программалары гәзитләргә чыгарылып тора.

1918 елда чыккан “Ун еллык гыйльми хезмәт” дип аталган китапта: «Ун ел эчендә 149 мөгаллимә чыккан» , – дип яза.

1914 елда Багбостан ханым «кызлар укыту тәҗрибәсен алу» нияте белән Төркиягә бара. Уйламаганда, Төркия парламенты җыенына эләгә. Хатын-кызлар аягы басмаган, һәрвакыт ирләр мөхите генә булган мәртәбәле җыенда төрек телендә чыгыш ясап, кыюлыгы белән данга кала. Бу чыгыш Төркиянең “Фикер” гәзитендә басылып чыга.

1925 елда татар мәктәбе ябылгач, Багбостан Уфага китә.

1938-1956 елларда ул - шәхес культы корбаны. Себер сөргененнән кайткач үзенең тормыш иптәше Гобәйдулла Рәдүдинең язган китапларын барлауга керешә.

Багбостан ханым 1963 елның 9 мартында вафат була.

Багбостан һәм Гобәйдулла Мөэминовларның исемнәре “Татар энциклопедиясе”нә кертелгән.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Казаннарга барам әле...
Вчера, 15:05 :: Җәмгыять
Казаннарга барам әле...
Яшь гаиләләргә - акчалата ярдәм!
Вчера, 14:48 :: Җәмгыять
Яшь гаиләләргә - акчалата ярдәм!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

47 (25351) от 23 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»