Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Туган җир” журналы чыга башлады

“Туган җир” журналы чыга башлады
03.04.2018 / Милләт

“Туган җир” журналы чыга башладыКазанда төбәк тарихын яктыртуга махсуслашкан “Туган җир” журналының беренче саны дөнья күрде. Басма, 4-5нче апрельдә Татарстанда узачак төбәкне өйрәнүчеләр форумына туры китерелеп, татар һәм урыс телләрендә басылды. Журналның баш мөхәррире — этнолог, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков. Баш мөхәррир урынбасары — Татарстан төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте советы рәисе, археолог, тарих фәннәре кандидаты Альберт Борһанов.

Журнал Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевның форумда катнашучыларга мөрәҗәгате белән ачыла.

«Кешелек дөньясы глобальләшүгә кереп барган чорда төбәк, авыллар тарихына багышланган журналга нигез салу бераз сәеррәк булып тоелырга мөмкин. Чынлыкта исә милләтебезнең үз тамырлары башланган туган як тарихын өйрәнүгә борылуы, аны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү эшенә алынуы бик тә урынлы, чөнки диалектика законнары нигезендә гомумкешелек дәрәҗәсендәге процесслар көчәйгән саен урындагы тарихка, үзебезнең борын-борыннан яшәп килгән гореф-гадәтләргә, традицион дини һәм мәдәни кыйммәтләргә игътибар арту котылгысыз. Шулай булмаса, без, төссез бер халык массасына әйләнеп, башка мәдәниятләр һәм телләр кырында эреп юкка чыгарга мөмкинбез”, — диелә Васил Шәйхразиев мөрәҗәгатендә.

Журналның баш мөхәррире Дамир Исхаков кереш сүзендә болай дип яза: “Әлеге журналны чыгару эшләре төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте карары белән башланып китте. Русия күләмендә гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятенең бер оешмасы Татарстанда да эшли. Безнең журнал шул оешма нигезендә чыгачак. Ул Бөтендөнья татар конгрессы кысаларында да эшләргә тиеш була. Төп юнәлеш – төбәк тарихын өйрәнү турында мәкаләләр, төгәл фәнни материаллар язу һәм төбәк тарихын өйрәнүнең әһәмиятен күрсәтү. Безгә халыкка аңлаешлы, гади тел белән язылган мәкаләләр кирәк. Халык, беренче чиратта, үз ягының тарихы белән кызыксына. Безнең милли аң авыр хәлдә. Шундый журналлар укып, милли аңлы булып үсәргә мөмкин”.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Казаннарга барам әле...
Вчера, 15:05 :: Җәмгыять
Казаннарга барам әле...
Яшь гаиләләргә - акчалата ярдәм!
Вчера, 14:48 :: Җәмгыять
Яшь гаиләләргә - акчалата ярдәм!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

47 (25351) от 23 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»