Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Әдип. Галим. Сәясәтче

Әдип. Галим. Сәясәтче
06.04.2018 / Милләт

Әдип. Галим. СәясәтчеГалимҗан Ибраһимовның вафатына — 80 ел.

Уфаның “Ихлас” мәчетендә БАССР төзелүнең — 100, Русия мөселманнары Үзәк Диния нәза­рәте оештырылуның 230 еллыгына һәм татар әдәбияты классигының вафатына 80 ел тулуга багышланган “Галимҗан Ибраһимов мирасы” дигән фәнни-гамәли конференция булды.


Чараның әһәмияте һәм максаты турында кыскача сөйләп, аны мәчетнең имам-хатыйбы Мөхәм-мәт Гал­ләмов ачты. Аннары Коръән сүрә­ләре укылды.
Анда катнашучыларга Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе Әмир Ишемгулов тәбрикләү сүзлә­ре белән мөрәҗәгать итте. Ул чараның эшлекле төстә, Галимҗан Ибраһимов шәхесен тирәнрәк аңларга, татар һәм башкорт ха­лыкларының дуслыгын арытаба да ныгытырга өлеш кертерлек үтүен теләде. Шулай ук “Ихлас” мәчетенә 1917-20 еллардагы тари-хи вакыйгаларда мөһим роль уйнаган шәхесләр турында яңа чык­кан китапны бүләк итте.
Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенең изге теләкләре Татарстанның халык шагыйре Рәзил Вәлиев җибәргән хатта ачык чагылдырылган.
М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия уни-верси­тетының кафедра мөди­ре Илшат Насыйпов — Галимҗан Ибраһимов­ка багышланган чараларны оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашучы педагог һәм галим. Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөх­тәрияте советы әгъзасы буларак, ул шушы җәмә-гать оешмасы җитәк­челегенең тәбрикләвен җиткерде.
Башкортстан Диния нәзарәте рәисе урынбасары Айнур Арсланов һәм Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Ранэль Зиннә-туллин үз чыгышларында тугандаш ике милләткә хезмәт иткән, ике республиканың да чишмә башын-да торган Галимҗан Ибраһи­мов­ның эшчәнлеген югары бәяләү белән бергә, “Ихлас” мәчетенең дә гади мөсел­маннарны зыялы затлар, галимнәр белән аралаштыручы “берләштерү байрагы” булуын сызык өстенә алдылар. Биредә барлык милләтләрне дә тигез күрәләр. “Бүлгәләнмәгез, бер кавем булып яшәгез!” диелгән бит Коръән Кәримдә дә.
Авыргазы районының тарих-туган якны өйрәнү музее директоры Саимә Әминева чыгышы районда бөек якташның исемен мәңге­ләштерү мәсьәләләренә багышланды.
Русия Табигый фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков (Казан шә­һәре) бу юлы төп игътибарны Галим­җан Ибраһимовның “Зур Башкортстан” мәсьәләсе караш­ларының үзен­чәлекләренә юнәлт­те. Бөек әдип, моннан тыш, Татарстан Фәннәр ака­демиясенең яралгысы булган Ака­демүзәк төзегән, аңа җитәкчелек иткән, кадрлар туплаган. “Кызганычка каршы, аның бу юнәлештәге эшчәнлеге турында соңгы өч дистә ел­да бер яңа хезмәт тә язылмады, ә бит монда өйрәнәсе, тикшерәсе, ачык­лыйсы нәрсәләр күп”, — дип бил­геләде фән докторы.
Бүздәк районында туып-үскән, әле Казанда эшләүче тарих фән-нәре кандидаты Илнар Гарифуллин клас­сигыбызның сәясәт өлкә-сендәге эшчәнлеген барлаганда аның бер гасыр элек Русия феде-рализмының башлангычында торуын искә төшер­де. “Башкортстанда — татар шәхес­ләренә, Татарстанда башкорт шәхес­ләренә багышланган шушындый конферен­цияләр үткәрелү ике милләт дуслыгын ныгытуга булышлык итәр иде, бу исә теллә­ребезгә басым көчәя барган бү­генге шартларда аеруча мөһим”, — диде ул.
Раил Кузеев исемендәге Этнологик тикшеренүләр институтыннан тарих фәннәре кандидаты Игорь Кучумов 1917-22 елларда татарлар һәм башкортларның милли хәрәкә­те һәм Башкорт һәм Татар республикаларын төзү турында чит ил тарихи хезмәтләре хакында сөйләде.
Тарих фәннәре докторы, профессор Марат Колшәрипов үзен-нән алда чыгыш ясаган өч тарихчы фикер­ләренә үз мөнәсәбәтен белдерде, кайбер төзәтүләр кертте, искәрмәләр ясады.
Филология фәннәре кандидаты, БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты, “Тулпар” журналының баш мөхәр­рир урынбасары Илдус Фазлетдинов түбәндәгеләрне сөйләде:
“Галимҗан Ибраһимов язучы гына түгел, ул – әдип. Әдип дип без үзенең рухияттәге эшчәнлеге белән халыкны үз артыннан әйдәп баручы, аңа маяк булып хезмәт итүче шәхес­не атыйбыз. Галимҗан Ибраһимов язучы да, әдәбият һәм тел галиме дә, педагог-мәгъри­фәтче дә, тарихчы да, сәясәтче дә һәм хәтта фольклорчы да.
Әдипнең 1908 елда язылган “Яшьләр хәятеннән бер ләүхә” хикәясеннән башлап революциягә кадәрге бөтен иҗаты буенча кызыл җеп булып “миллият” һәм “инсаният” төшенчәләре дәвам итеп килә. Бу төшенчәләрне язучының үз иҗатына нисбәтле файдаланганда шуны әйтергә мөмкин: аның революциягә кадәрге әсәрләре миллият – милләт мәнфәгатьләре турында уйлану белән сугарылган, ә Октябрь инкыйлабыннан соң язучы инсаният – гомумкешелек проб­лемаларын яктыртуга күчә, ялкынлы большевикка әверелә. Галимҗан Ибраһимовның инкыйлабтан соң элегрәк язылган “Татар хатыны ниләр күрми” һәм “Безнең көннәр” повесть-романна­рының яңа вариантларын иҗат итүе дә шуның белән аңлатыла. Әлеге вариантлар ленинчыл эстетика белән сугарылган, һәм, турысын әйтергә кирәк, әдәби-художество эш­ләнеше буенча беренче нөсхәлә­реннән йомшаграк.
Педагог-мәгърифәтче буларак та аның эшчәнлеге бәяләп бетергесез. Уфадагы “Галия” мәдрәсә­сендә укыткан елларында ул яңа методик алымнар кертә, тел-әдә-бият проблемалары буенча соңрак “Татар сарыфы” (1911), “Татар нәхүе” (1911), “Татар имлясы” (1914), “Яңа әдәбият” (1914), “Әдәбият дәрес­ләре” (1914), “Татар телен ничек укытырга” (1916) исемле китапларын нәшер итә.
Фольклорчы буларак ул шулай ук халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю кагыйдәләрен бирә, милли фольклорыбызның Казан татарлары белән генә чикләнмәвен, “башка кабиләләргә дә кул салырга” кирәк­леген әйтә. Шул ук вакытта ул материалларны язып алганда аларны үзгәртмичә, ничек әйтелә – шулай теркәргә кирәклеген билгели.
Минем фикеремчә, Галимҗан Ибраһимовның исемен Башкортстанда мәңгеләштерү буенча конкрет гамәлләр кирәк. Аларның беренчесе – Уфада һәйкәл ачу булырга тиеш”.
Җыелучылар алдында шулай ук Г. Ибраһимовның якын кардәш­ләреннән булган Марат Ибраһи­мов, Уфадагы Татар якшәмбе мәк­тәбе директоры Эльвира Гыйльфанова, Башкортстанның Мөсли­мәләр оешмасы җитәкчесе Розалия Халикова, “Ихлас” мәчете канаты астында эшләп килүче Бөтенрусия Әхлак мәктәбе җитәк­чесе Фатыйма Фаткуллина һәм башкалар чыгыш ясады.
Шунда ук “Төндәге яшен” дигән фильмнан өзек күрсәтелде. Аның ав­торы Марат Ибраһимов, режиссеры Мариэтта Шәмсиева.
Конференцияне җанлы итеп Мөхәммәт хәзрәт Галләмов белән “Ихлас” мөселман дини оешмасы­ның яшьләр шурасы рәисе Әлфред Дәүләтшин алып барды.

Фәрит Фаткуллин.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»