“Тик туган җирдә кабына иң изге хис-тойгылар”
06.04.2018 / Милләт

Кыйгы районыннан әлеге төбәкне мактаучы, данлаучы бик күп талантлы шагыйрьләр, артистлар чыккан. Бу якта үзләренең якташлары белән горурланучы халык яши. Бөтендөнья татарлары конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов, уку-укыту эшләрен оештыруда ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гөлүзә Гаскәрова, республика хатын-кызларының ”Сәхибҗамал” оешмасы әгъзасы, шагыйрә Резеда Мөхәммәтҗанова Кыйгы районында очрашуларда катнашты.
Аларның иң мөһимнәренең берсе район хакимияте башлыгы Шамил Мөхәммәтдинов катнашлыгында үткән “түгәрәк өстәл” булды. Анда урындагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, әгъзалары, туган якны өйрәнүчеләр килгән иде. Әңгәмә барышында сүз районда туган телләрне укытуны оештыру, ата-аналар белән эш, укыту-тәрбиягә бәйле мәсьәләләр күтәрелде. Районда бу эшләрнең иҗтимагый оешмалар, уку-укыту учреждениеләре җитәкчеләре белән берлектә киңәшләшеп алып барылуы билгеләп үтелде. Тәрбия, белем бирү мәсьәләләрендә, районда яшьләр өчен эш урыннары булдыру максатында алда кызыклырак проектларны бергәләп башкару мөмкинлекләре каралды.
Тел укыту, тәрбия мәсьәләләренә кагылышлы сөйләшүләр Түбән Кыйгы балалар бакчасы, укытучылар коллективлары белән очрашуларда дәвам итте.
Бу көн исә аларга бик бай булды. Түбән Кыйгы мәктәбендә Гаилә елына багышланган кичә оештырылды. Ул мәктәп укучылары, килгән кунаклар белән берлектә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салудан башланды. Илебез азатлыгы, бүгенге бәхетле көннәр хакына гомерен корбан иткәннәр рухына Коръән аятьләре яңгырады.
Мәктәпкә туган як тарихын өйрәнүгә, халкыбызның рухи мирасын, телен, гореф-гадәтләрен тергезү һәм саклауга зур өлеш керткән, Түбән Кыйгы авылыннан чыккан кешеләр чакырылган.
Түбән Кыйгы урта мәктәбен тәмамлаучылар зур үрләр яулый. Алар арасында авыл хуҗалыгы, сәнәгать, мәгариф, мәдәният, фән һәм халык хуҗалыгының дистәләрчә тармагында хезмәт итүче район, республика, ил күләмендә танылган шәхесләр бар. Билгеле тарихчы, туган якны өйрәнүче Рәмил Әскаров Кыйгы районы-ның барлык авылларының, шулай ук, Түбән Кыйгы тарихын өйрәнеп, уннан артык китап бастырып чыгарган.
Кичә кунаклары – лаеклы ялдагы укытучыларны залдагылар зур кызыксыну һәм дулкынлану белән тыңлады.
Фронтта Ватан өчен каты сугышлар барганда, 1942 елның кышында гади бер татар авылында дөньяга аваз салган Лиза Әһәдуллина хезмәт юлын мәктәптә пионервожатый булып башлый, Ленинградтан эвакуацияләнеп килгән укытучы юлыннан укытучы булып китә. Туган төбәгендә укытучы, Кыйгы районы мәгариф бүлегендә методист булып эшләгәннән соң, 1971 елда Уфага килеп, озак еллар мәктәптә химия һәм биология укытучысы булып эшли. 50 елдан артык гомерен балалар укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаган укытучының хезмәтен хөкүмәтебез зур бәяли. Ул – Башкортстанның һәм Русиянең атҡазанган, Халык укытучысы, Русиянең почетлы мәга-риф хезмәткәре, ике тапкыр Сорос гранты, Сухомлинский медале иясе. Лиза Кыям кызы – үз фәне буенча бик күп олимпиадаларда җиңүчеләр әзерләгән хөрмәтле укытучы. Олы яшьтә булуына карамастан, ул бүген дә сафта. Уфа шәһәренең 27нче мәктәбендә аның укучылары Русия күләмендә уңышлары белән куандырып тора.
Бу кичәгә шулай ук бик күп укытучыларның укытучысы, хезмәт ветераны Вакыйф Таһиров та килгән иде. Ул бүген – Түбән Кыйгы мәчете имам-хатыйбы, авылның хөрмәтле кешесе (76 яшьлек укытучының 88 яшьлек укытучысы!).
Тагын бер кунак – 1941-45 елларда Түбән Кыйгы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып, аннан соң Салават райо-нының Шәрип авылында хезмәт юлын дәвам итеп, 34 ел гомерен балалар укытуга багышлаган 99 яшьлек Зәйнәп Һадыеваның чыгышы һәркемне сокландырды. Үзенең фикерен матур итеп тезеп, шул авыр елларда укыткан укучыларының исемнәрен әле дөрес хәтерләп сөйләгән ветеранны һәркем сөеп, яратып озатты.
Кичә түрендә 41 ел гомерен балаларга татар телен укытуга багышлаган тагын бер ветеран укытучы, Башкортстанның атказанган укытучысы, Русия мәгариф отличнигы Альмира Әхъямова утырды. Тырыш хезмәте белән хөрмәт казанган укытучылар яшь буынга васыять итеп туган телен белүче, туган җирен сөюче, хал-кыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнеп, килә-чәк буынга илтүче, әти-әнилә-ренең, илебезнең сөекле уллары һәм кызлары булып үсүен теләде. Укучылар кунакларга үз куллары белән эшләгән бүләкләрен бирде, туган телдә матур шигырьләр сөйләп, җырлар башкардылар. Шулай ук абруйлы кунакларга, үз эшенең остасы булган, туган җир, туган тел сагында торган хезмәт-кәрләргә Бөтендөнья татарлары конгрессының рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бөтендөнья татарлары конгрессы вәкиле Алик Локманов, Кыйгы районының Арыслан авылында туып үскән шагыйрә, шигырьләр, җырлар җыентыклары авторы Резеда Мөхәммәтҗанова үсеп килүче буынга туган телен өйрәнеп, туган җиребезнең кадерле, хөрмәтКыйгы районыле кешеләре булып үсүен теләделәр.
Кичәне оештыруда ярдәм күрсәткән район хакимияте башлыгы урынбасары Рәшит Әхмәт-шин, мәгариф бүлеге начальнигы Илгиз Һадыев, туган якны өйрәнүче, тарихчы, 17 китап авторы Рәмил Әскаров, төньяк-көнчыгыш районнары ахуны Салават хәзрәт, Бөтендөнья татар конг-рессының Кыйгы районы бүлеге әгъзалары Вәли Заһиров, Җәмилә Хөрмәтуллина, Түбән Кыйгы авыл хакимияте башлыгы Петр Руднев, мәктәп директоры Нурзидә Богданова кебекләр булганда, төбәктә туган телне белгән, игелекле, эшсөяр алмаш үсәр дигән ышаныч белән кайттык.
Гөлүзә ГАСКӘРОВА.
Кыйгы районы.
Новости русской версии сайта

15.02.2019 :: Экономика

Яңа номер
Безгә кушылыгыз
Видеоматериаллар
Кызыл тан турында клип
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Игътибар итегез
Рубрикалар
Материаллар архивы
- Февраль 2019 (462)
Январь 2019 (999)
Декабрь 2018 (993)
Ноябрь 2018 (934)
Октябрь 2018 (865)
Сентябрь 2018 (705)

«Республика Башкортостан»