Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Теле барның – иле бар”

“Теле барның – иле бар”
10.04.2018 / Милләт

“Теле барның –  иле бар”Әйтәләр бит, күңелгә сандугач бер кереп ояласа, нинди вакытта да сайравыннан туктамый. Аның җыры башкаларга ишетел­мәскә дә мөмкин, әмма ишетелсә, алай гына түгел, кемнедер үз артыннан ияртсә, тагын да яхшырак. Кушнаренко районы муниципаль Советы депутаты, ветеринария станциясе җитәкчесе Ринат Каюмов­ның күңелендә дә яши шундый сандугач – ул шигырь ярата, аларның күбесен яттан сөйли. Моның белән ул авыл хуҗалыгы институтында укыганда ук мавыгып киткән. Район, республика күләмендә үткәрелгән чараларда аның ялкынлы сүзе беркемне дә битараф калдырмый.

– Туган телләрне өйрәнүдә килеп туган кыенлыклар күпләрне сискәндерде, уйга калдырды, – ди ул. – Миңа да “без туган телдә, татарча иркен сөйләшүче соңгы буын булмасак ярар иде”, дигән уй тынгылык бирми. Сер түгел, күпләребезнең балалары телне белми, белсә дә, аны көндәлек тормышта кулланмый. Иманым камил, балаларга матур әдәби тел җитешми, алар күренекле язучы-ша­гыйрьләребезнең сүздән нинди энҗе такыялар коеп куйганын белми. Шуңа күрә мин, район мәктәпләрендә шигырь укучыларны арттырырга дигән максат белән, чаралар оештырырга булдым һәм бу юлда бик күп фикердәшләр таптым.
Шундый чара башта Әхмәт авылы мәктәбендә оештырыла. Аннан соң Калтайга күчә. Шигырь укучылар бәйгесендә чыгыш ясарга теләүче һәр баланы Ринат Каюмов үзе барып тыңлый, күзгә-күз карашып таныша. Аның белән Калтай гомуми белем бирү мәктәбенә килеп кергәч, залга җыелган балалар арасында “Каюмов килгән, Каюмов килгән...” дигән сүзләр таралды. Алар өчен Ринат абыйлары – үрнәкле шәхес.
Чыннан да, мондый фи­дакарьләрдән күпләргә үрнәк алырга була. Тагын шундый бер шәхес – Шәрип авылы Советы депутаты, Калтай авылында аграр тармактагы хуҗа­лык оештырып, туган авылын саклап калган, алай гына түгел, “яхшы” дигән данын таратучы Дамир Гыйльметдинов. Ул әлеге чараның матди өлешен үз өстенә алган. Аның тырышлыгы белән, чарада катнашучы бер бала да бүләксез калмады.
– “Теле барның – иле бар”, – дип бик дөрес әйтәләр, – диде ул. – Әмма мин моңа “җире барның – иле бар”, дип тә өстәр идем. Яшь дусларыбыз туган җирдә нык басып торучы, туган телен белүче, илен сөюче шәхесләр булып үсәр дип өметләнәбез.
Шигырь бәйгесендә 7 яшьтән 17 яшькә кадәр укучылар катнашты. Алар, башлыча, татар әдәбияты классиклары шигырьләрен, башкорт ша­гыйрь­ләре әсәрләрен яттан сөйләде.
Бәйгедә катнашучыларның күбесе әсәрне күңеле аша үткәреп, мәгънәсен аңлап сөйли. Укытучылары бала күңеленә сыярлык хисләр – туган авыл, туган тел, дуслар, туганнарга сөю-ихтирам белән сугарылган әсәрләр сайларга ярдәм иткән.
Алар арасында Артур Вәлиев аеруча сокландырды. Ул Габдулла Тукайның “Су анасы” шигырен сөйләде. Һәрбер авыл малаена таныш елга буе күренешләрен тасвирлавыннан, су анасыннан качып барганда куркудан калтыранган тавышыннан бу үсмер баланың никадәр тирән кичерешләр белән яшәвен төсмерләргә була. Өстен-өстен генә, җиңел-җилпе уйларга юл калдырмаган Артурдан көчле драматик актер чыгар иде.
Моны Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, шигырь бәйрәменә бүләкләр белән килүче Алик Локманов та билгеләде:
– Шундый балалар белән очрашсаң, тел, милләтнең киләчәгенә ышаныч арта, – ди ул. – Әмма, ни генә әйтмә, балаларыбызның күбесе урысча сөйләшүгә күчте, урысча уйлаучылар да күбәя. Күп тел белү зарарлы түгел, үз телеңнән ваз кичү куркыныч.
Чыннан да, туган телне белергәме, юкмы, дигән сорау булырга мөмкин дә түгел. Ул әниеңне, туган авылыңны, илеңне яратыргамы юкмы, дигән кебек мәгънәсез.
Кушнаренко районының Калтай авылында туган җиргә, илгә, телгә мәхәббәт тәрбияли беләләр. “Теле барның – иле бар” шигырь бәйгесендә җи­ңүче Гүзәл һәм Айдар Шафиннар, анда катнашучы шигъри күңелле балалар укытучылары һәм Дамир Гыйльметдинов кебек авылдашлары үрнәгендә үз җиренә, үз язмышына үз­ләре хуҗа булырлык шәхес­ләргә әверелер дигән зур ышаныч бар.

Резида ВӘЛИТОВА.
Кушнаренко районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Казаннарга барам әле...
Вчера, 15:05 :: Җәмгыять
Казаннарга барам әле...
Яшь гаиләләргә - акчалата ярдәм!
Вчера, 14:48 :: Җәмгыять
Яшь гаиләләргә - акчалата ярдәм!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

47 (25351) от 23 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»