Дим буенда яңгырады милли моңнар
19.04.2018 / Милләт

Әлшәй районында башкорт халык иҗаты үрнәкләрен саклау, фольклор комарткыларын киләчәк буыннарга җиткерү максатында күп кенә мәдәни чаралар оештырыла. Атап әйткәндә, 2009 елдан башлап, төбәкнең иң күркәм авылларының берсе булган Ташлы авылында Дим-Өршәк төбәге башкорт халык җырларын башкаручыларның конкурс-фестивале үткәрелә. Халык җырларын сөючеләр арасында зур популярлык яулаган фольклор бәйгесе быел “Дим моңы-2018” дип аталды.
Халык җырлары фестиваленең Ташлы авылында оештырылуының тарихи-мәдәни җирлеге бар, әлбәттә. Биредә күренекле шәхесләрдән билгеле башкорт язучысы Рәис Низамов, Русия Герое Баян Нәфыйков һәм башкорт халык җырларын өйрәнүче фольклорчы галим Нигъмәт Шоңкаров туып-үскәннәр. Әйткәндәй, 2013 елдан башкорт халык җырларын башкаручыларның конкурс-фестивале Нигъмәт Шоңкаров исеме астында үтә.
— Милли мәдәниятләр һәм телләр хәзерге чорда һич булмаганча яклауга мохтаҗ, — ди Әлшәй районы хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Миргасыйм Әкимбәтов. — Халык җырларын башкаручыларның “Дим моңы” конкурс-фестиваленең төп максаты булып халык иҗаты энҗеләрен әнә шулай эзләп табып, халыкка кайтару тора да инде. Бер үк вакытта иҗади бәйге үзешчән артистларның һөнәри осталыгын арттыруны да күздә тота. Фольклор фестиваленең кыска гына тарихы янә шуны да күрсәтте: конкурста яңа талантлар, яңа исемнәр ачыла. Моңа өстәп, шуны да әйтер идем: халык иҗаты бәйрәме яшь буында халыкның тарихи үткәненә зур кызыксыну тудыру белән дә әһәмиятле. Гомум алганда, төп максат —Дим-Өршәк буе башкортларының халык авыз иҗатының бай үзенчәлекләрен саклап калу.
Ташлы авыл мәдәният йортында уздырылган башкорт халык җырлары фестивален оештыручылар сыйфатында Башкортстан Мәдәният министрлыгы, Халык иҗаты республика үзәге, аның Бәләбәй филиалы һәм Әлшәй районы хакимияте чыгыш ясый.
Бу урында шуны да билгеләп үтик: бәйрәм хуҗалары иҗади бәйгене әзерләүгә, аның эчтәлеген баетуга һәр елны зур көч сала. Мәдәният йортында халык иҗатына, күренекле якташларга багышланган күргәзмәләр оештырылган иде. Районның үзешчән сәнгать осталары, мәдәният йортының иҗади коллективы фестивальнең бәйрәмчә рухын күтәрү өчен яңа алымнар куллана. Быелгы чараның, мәсәлән, “Гөлнәзирә” һәм “Замана” фольклор ансамбльләре чыгышлары белән ачылуы да шактый отышлы килеп чыкты.
“Дим моңы-2018” конкурсында Әлшәй, Бишбүләк, Дәүләкән һәм Миякә районнарыннан утыздан артык башкаручы катнашты, бәйге 16 яшькә кадәр һәм аннан өлкәнрәк төркемнәрдә ике турда үткәрелде. Конкурсантларга куелган таләпләр башкорт җыры фестиваленең үзенчәлекләреннән чыга. Атап әйткәндә, һәр башкаручы репертуарында сирәк очраучы халык җырлары булырга тиеш иде. Моңа өстәп, конкурсантлардан җырның туу тарихына байкау ясау соралды, чыганакларны күрсәтү дә мотлак таләп итеп куелды. Конкурс-фестивальнең һөнәри яктан югары дәрәҗәсен аның жюри составында Башкортстанның күренекле фольклорчы-галиме, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Розалия Сол-тангәрәева, республика Халык иҗаты үзәге белгечләре Гөлгенә Баймурзина, Наилә Якупова һәм Юлай Үзәнбаев булуы билгеләде.
Халык җыры бәйгесенең йомгаклары буенча конкурс-фестиваль җиңүчеләре арасында призлы урыннарны, нигездә, Әлшәй районы вәкилләре яулады. Атап әйткәндә, беренче урын Шакир Зариповка бирелсә, икенче урынны Талия Миңнегулова һәм Гөлгенә Татлыбаева бүлештеләр. Өченче урынга Миякәдән Элина Латыйпова һәм Лилия Азнагулова, Әлшәйдән Наилә Шәрипова чыкты. Яшь башкаручылар арасында беренчелекне Әл-шәйдән 7 яшьлек Рамазан Садыйков, икенче урынны шулай ук Әлшәйдән Венера Хәбибуллина (14 яшь), өченче урынны Бишбүләктән Илзидә Хәбибуллина (15 яшь) яуладылар.
“Дим моңы-2018” фестиваленең иң югары бүләге саналучы Гран-при Әлшәй районының Никифар авылы вәкиле Илһам Фазыловка тапшырылды.
Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Новости русской версии сайта

17.02.2019 :: Общество

17.02.2019 :: Общество

17.02.2019 :: Новости

16.02.2019 :: Общество

Яңа номер
Безгә кушылыгыз
Видеоматериаллар
Кызыл тан турында клип
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Игътибар итегез
Рубрикалар
Материаллар архивы
- Февраль 2019 (489)
Январь 2019 (999)
Декабрь 2018 (993)
Ноябрь 2018 (934)
Октябрь 2018 (865)
Сентябрь 2018 (705)

«Республика Башкортостан»