Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Татар кызы” бәйгесе – милләт кызларының көзгесе

“Татар кызы” бәйгесе – милләт кызларының көзгесе
27.04.2018 / Милләт

“Татар кызы” бәйгесе – милләт кызларының көзгесеУфада республика матурлык конкурсының финалы узды.

“Татар кызы-2018” бәйгесе Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсенең бизәгенә әверелде. Конкурсның нәтиҗәсе булып, “Татар кызы-2018” бәйгесе җиңүчесе билгеләнде. Ул – Балтач районы кызы Чулпан Кашанова.

– Әйтеп бетергесез хисләр кичерәм, ерак районнан килеп, шундый бәйгедә җиңеп чыгуыма чиксез шатмын. Киләчәктә минем Казан шәһәренә укырга кереп, профессиональ биюче буласым килә, – ди “Татар кызы” республика бәйгесенең Гран-при иясе, шулай ук “Зифа буй” һәм “Тамашачы сөюе” номи­нацияләрендә җиңүче Чулпан Кашанова.

Жюрины Башкорт­станның һәм Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Идрис Газиев җитәк­ләде.

– Чыннан да, җиңүчене сайлау авыр булмады. Берен­чедән, баллары югары, башка катнашучылардан аерылып тора иде. Аңа гадәти булмаган матурлык хас. Чын “Татар кызы”, – диде Идрис Мөдәрис улы.

Шулай ук, жюри составында Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте Советы рәисе Римма Үтә­шева, Уфа “Нур” татар дәүләт театры директоры Илдар Хаҗиев, “Берлек” иҗтимагый- мәгърифәтчелек оешмасы җитәкчесе Нәфисә Акчурина, “Хәзинә Тур” туристик фирма директоры Комил Сираҗет­динов һәм башкалар булды.

Бәйгедә барлыгы 12 кыз көч сынашты. Алар Баш­корт­станның төрле район-шәһәр­ләреннән килгән.


– Ике ел мин бу бәйгенең финал өлешен карарга йөрдем һәм үземдә дә катнашу теләге туды. Яңа дуслар таптым һәм “Татар кызы”нда катнашуыма шатмын, – ди “Ана телен саклаучы” һәм “Нәфис сүз” номи­нацияләрендә җиңүче Стәрлебаш районы кызы Алсу Ишбулдина.
Быелгы бәйге “Гаилә елы”на багышланды. Кызлар төрле конкурс-блокларда камил рәвештә татар телен, гореф-гадәтләрне белү, үзләрен сәхнәдә тоту дәрәҗәсен тәкъдим итте. Шулай ук, визитка, туй, мөселман һәм Европа киемнәрендә дефиле, җыр һәм бию осталыкларын күрсәтте. Халкы­бызның дәрәҗәле хатын-кызлары – үзләренең кумирлары турында сөйләде.
Барлык катнашучы кызлар да төрле номинациядә җиңү яулады һәм бүләкләнде. Матбугат вәкил­ләре тарафыннан да махсус “Кызыл таң” призы, “Өмет”, “Диләфрүз” бүләкләре тапшырылды. Шулай ук спонсорларга Русия Дәүләт думасы коми­тетының һәм Татар­ларның федераль автономия­сенең Рәхмәт хатларын “Кызыл таң” нәшрияты директоры-баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов тапшырды.
Бүген “Татар кызы” бәйгесе күркәм юбилеен билгели: Башкортстанда ул 15нче тапкыр үткәрелде һәм инде 5 ел “Татар кызы” исеме астында уза. Әмма эчтәлеге, салынган мәгънәви нигезе саклана. 2013 елдан аны “Берлек” иҗти­магый-мәгърифәтчелек оешмасы үз канаты астына алды.
– “Татар кызы” ул бәйге генә түгел. Ул безнең әниләребезнең, әбилә­ребезнең, апаларыбызның, сеңеллә­ребезнең күңел матурлыгына, сабырлыгына, рухи көченә мәдхия”, – диде “Татар кызы” бәйгесенең җитәк­чесе Нәфисә Акчурина.
Бәйгенең гран-при иясе Чулпан Кашанова октябрьдә узачак “Татар кызы” Бөтенрусия бәйгесенә Татарстанга республикабыз данын якларга юлланачак. Аңа уңышлар телик!

Энҗе Ибраһимова.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Казаннарга барам әле...
Вчера, 15:05 :: Җәмгыять
Казаннарга барам әле...
Яшь гаиләләргә - акчалата ярдәм!
Вчера, 14:48 :: Җәмгыять
Яшь гаиләләргә - акчалата ярдәм!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

47 (25351) от 23 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»