Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Иң зур бәлеш – Бүздәктә!

Иң зур бәлеш – Бүздәктә!
21.05.2018 / Милләт

Иң зур бәлеш – Бүздәктә!Башкортстанның Бүздәк районында беренче тапкыр “Бәлешфест” милли кухнялар фестивале үтте.

Башкортстан татарларының милли-мәдәни мохтәрияте, Бүздәк районы хакимияте, Башкортстан халыклары ассамблеясе һәм республика Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан оештырылган чарага 2000нән артык кунак җыелды. Фестивальнең төп максаты – Башкортстанда яшәүче халыкларның милли аш-су үзенчәлекләрен саклау, өйрәнү һәм тергезү һәм шуның ярдәмендә мәдәниятара бәйләнешләрне ныгыту.

Иң зур бәлеш – Бүздәктә!


Районда “Бүздәк бәлеше” бәйрәме инде өч ел дәвамында үткәрелеп килә иде. Быел ул яңа исем һәм яңа статус алды – республика күләмендә узучы бәйрәмгә әверелде. Өстәвенә, фестиваль федераль грантка да лаек булды – Президент грантлары фонды аны үткәрүгә 471,8 мең сум күләмендә акча бүлде.

Бүздәк авылының үзәк мәйданында татар, башкорт, урыс, чуваш, удмурт, мари, мордва халыкларының милли аш-суларын авыз итәргә мөмкин иде. Шунда ук әлеге милләтләрнең тормыш көтү үзенчәлекләрен ачып салган күпсанлы күргәзмәләр эшләде. Ә иң түрдә кукыраеп фестивальнең төп сәбәпчесе – бәлеш утыра иде.

Иң зур бәлеш – Бүздәктә!


Фестивальдә катнашу өчен төрле оешмалардан һәм шәхси эшкуарлардан 50дән артык гариза кабул ителгән. Анда Башкортстанның дистәдән артык районы вәкилләре, Ырынбур өлкәсе делегациясе, республиканың казах, төрекмән, әрмән милли-мәдәни берләшмәләре әгъзалары килгән иде.

Иң зур бәлеш – Бүздәктә!


- Әлегә бу олы эшнең башы гына, – дип билгеләде үзенең чыгышында Русия Дәүләт думасы депутаты, Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе, Федераль татар милли-мәдәни мохтариятенең Шура рәисе Илдар Гыйльметдинов. – Без бәлешнең данын дөнья күләменә чыгарырга тиешбез. Аны авыз итү өчен илнең барлык почмакларыннан туристлар агылырга тиеш. Ә киләчәктә, дөньяда иң зур бәлеш пешереп, Гиннеслар китабына керүгә дәгъва итәчәкбез!

Фестиваль кысаларында милли аш төрләре әзерләү, табын кору буенча төрле мастер-класслар эшләде, квест-уеннар үтте. Чарага килгән кунаклар Бүздәктә урнашкан Республика татар тарихи-мәдәни үзәге буенча экскурсия кылды, аның каршына агачлар утырттылар.

“Бәлешфест” чыгышлар 15 телдә яңгыраган олы концерт белән тәмамланды.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Казаннарга барам әле...
Вчера, 15:05 :: Җәмгыять
Казаннарга барам әле...
Яшь гаиләләргә - акчалата ярдәм!
Вчера, 14:48 :: Җәмгыять
Яшь гаиләләргә - акчалата ярдәм!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

47 (25351) от 23 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»