Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Татар матбугатының хәле ничек?

Татар матбугатының хәле ничек?
21.05.2018 / Милләт

Татар матбугатының хәле ничек?“Кызыл таң” нәшриятының директоры-баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов:
- Басма гәзитләр якын киләчәктә бетмәячәк. Монысы хак. Без Көнбатыш илләре шундый алга киткән дибез, алардан үрнәк алырга тырышабыз: анда бит гәзитләрнең басма вариантлары әле дә бар. Әлбәттә, тиражлар төшәчәк, әмма билгеле бер чиккә җиткәч, туктаячак. Монысы беренче.


Заманында бит кино барлыкка килгәч, театрлар бетәчәк, дип әйткәннәр. Бүген аларның барысы да менә дигән итеп гөрләтеп эшләп ята. Хәтта яңа театрлар да ачыла. Интернет версиядән баш тартмаска кирәк. Бүген 25-30, хәтта 50 яшьтәгеләр интернет белән эш итә. Журналистлык эшчәнлеген төрле юнәлештә алып барырга кирәк.

Гәзит версиясен дә, интернет-версиясен дә саклар өчен, журналистларның эшен камилләштерергә кирәк. Бүген татар журналистлары гәзит версиясенә өстенлек бирә, ә бүгенге журналист конвергент булырга тиеш.

Конвергент журналист ул бер мәгълүматны төрле мәгълүмат чаралары өчен әзерләү дәрәҗәсенә ирешкән белгеч дигән сүз. Интернет дигәч, сайтны гына күз уңында тотабыз, ә бит әле социаль челтәрләрне, мессенджерларны да яуларга кирәк. Басма вариантка әзерләнгән текст интернет вариантка, социаль челтәрләргә ярамый. Социаль челтәрләрдә утырган кешеләр барысы да материалны кыска хәбәр вариантында гына укырга өйрәнгән. Алар, әлбәттә, үз вакытында онлайн куеп барылырга тиеш. Шул вакытта гына интернеттагы, я, булмаса, социаль челтәрдәге басманың укучылары арта. Ә гәзит вариантында һәр вакыйгага анализ ясап, аналитик материал итеп эшләргә кирәк. Кыскасы, бер материал берничә мәгълүмат чыганагына яраклаштырылырга тиеш. Интернет варианттагы материалны, әлбәттә, инфограмма, аудио-видеоязмалар, фото белән киңәйтү, камилләштерү отышлы. Заман белән бергә атлаган татар матбугаты бервакытта да бетмәячәк, - дип саный Фаил Фәтхетдинов.

Аның фикеренчә, татар матбугаты үсеше журналистлардан гына тормый. Басма тиражны арттыру күп төрле сәбәпләргә кайтып кала, ди ул.

– Нәфис әдәбиятны, басма гәзитләрне укырга өйрәтү гаиләдән, мәктәптән килергә тиеш. Җәмгыятьнең һәрбер өлкәсе моңа этәргеч бирергә тиеш. Мәсәлән, мин Башкорстанда татар мәктәбендә укыдым, ләкин башкорт телендәге балалар гәзитен дә, яшьләр гәзитен дә, татар телендәге гәзитләрне алдыра идем. Без сыйныф сәгатьләрендә гәзитләрдә чыккан материаллар буенча әңгәмәләр кора идек. Минем әткәй-әнкәйләр икесе дә гади колхозчылар булды, ләкин алар бездә гәзиттәге әйберләргә үз фикереңне белдерүне тәрбияләгәннәр. Алай булмаса, без ул гәзитләрне алдырыр идекме – алдырмас идек. Шул ук мәктәп, шул ук университет, Армиядә чакта да безне гәзит укырга өндиләр иде.

Бүген тираж үсмәүдә “сез гәзит чыгара белмисез” дип, журналистларны гаепләмәкче булалар. Бу бөтенләй хата фикер. Бөтен җәмәгатьчелек, дәүләт системасы бер юнәлештә эшчәнлек алып барырга, һәм ул эшчәнлекнең идеологиясе булырга тиеш. Әти-әниеңә, туганнарыңа, туган телеңә, милләтеңә, тарихыңа, илеңә мәхәббәт тәрбияләү – үзе зур идеологик эш. Татар әдәбияты, татар матбугаты шушы әйберләрне халкыбызга сеңдерергә тырыша бит.

Әдәби китапларның, матбугат басмаларының тиражлары 500-1000 данә булганнары да җитәрлек. Уйлап карасаң, ул тираж мени инде. Татар телендәге басмаларны укучыларның кимүе - дәүләт тарафыннан идеологик эшчәнлек алып бармауның нәтиҗәсе дә ул.

Искә алсагыз, үткән гасырның 90нчы елларында, милли үзаң күтәрелеше чорында, тиражлар ел саен арта барды. Мәктәпләрдә, барлык югары уку йортларында диярлек туган телләр өйрәнелде. Балалар, яшьләр үзләре теләп уку йортларында татар теле һәм әдәбиятын өйрәнделәр. Мәсәлән, мин үзем Башкортстан дәүләт университетының хокук факультетында, Уфа финанс, Уфа статистика техникумнарында татар теле һәм әдәбияты дәресләре алып бардым. Шул чорда яшьләрнең үз теләге белән туган телен һәм әдәбиятын өйрәнүгә омтылышы тиешле идеологик нигезгә корылмады, ә ул бары тик механик рәвештә генә башкарылды. Гади генә итеп әйткәндә, ни өчен туган телне, әдәбиятны өйрәнергә кирәклеге баланың аңына сеңдерелмәде. Шуның нәтиҗәсендә әкренләп яшьләрнең теләге сүрелде һәм сүнде. Шул вакыттагы зур мөмкинлек кулдан ычкындырылды. Бүген урта мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүгә карата килеп туган хәл – шуның җимеше ул. Шулай булгач, тиражлар төшү бары тик журналистлар, гәзит хезмәткәрләреннән генә тормый, ул җәмгыятебезнең идеологик бер җитешсезлеге дә, - ди баш мөхәррир.

Ул Интернетта татар матбугаты белән һәрдаим танышып баруын әйтте.

– Интернетны күзәтеп барам. “Татар-информ”ны, “Интертат”ны, “Азатлык”ны карап чыгам. Алар һәркайсы теге яки бу вакыйганы үз карашыннан чыгып бәяли. Шуннан кайсы ничек яктыртканы турында фикер туа. Мин, Хөкүмәт гәзите вәкиле буларак, безнең сайтларда, социаль челтәрләрдә бер үк вакыйганың ничек яктыртылганын һәм оппозицион басмаларда ничек тасвирланганын чагыштырам. Шулай ук төрле гәзитләрне укыйм. Хөкүмәт басмалары вакыйгаларны күпкә тулырак, дөресрәк яктырта. Чөнки үземә, рәсми гәзит җитәкчесе буларак, ул чараларның күбесендә катнашырга туры килә, шулай булгач, вакыйгаларның эчендә мин үзем дә кайныйм дигән сүз. Башкалар исә, Хөкүмәт эшчәнлегенең уңай якларын күрмичә, сенсация артыннан гына куып, ул эшчәнлектән кер эзләү белән генә мәшгуль. Тираж арттырабыз дип уйлап, сары басма стиленә өстенлек бирәләр. Шулай ук, кешеләрнең шәхси тормышындагы ир-хатын мөнәсәбәтләренә күбрәк игътибар бирүне алгы планга куялар. Кемнең ничә хатын, яисә ир белән бәхетле яшәве, минемчә, милләт тәрбияләү өчен бер дә кирәкле әйберләр түгел. Татар халкы өчен бер хәләл җефет белән гомер кичереп, күп бала тәрбияләү үрнәкле санала.

Милләт өчен ят идеяләргә өстенлек бирүче басмалар берничә елдан ялкыта һәм алар чыгудан туктый. Минемчә, йөз еллык тарихлы “Ватаным Татарстан”, “Кызыл таң” гәзитләре тормышны күпкә объектив яктырта. Хөкүмәт басмаларына, сез күбрәк әйбәт якны гына күрәсез, дип, безне гаепләмәкче булалар. Без бит барыбыз да халык иҗаты әсәрләрен, матур әдәбият укып үскән кешеләр. Татар әдәбиятында, урыс әдәбиятында да уңай һәм тискәре геройлар булганын беләбез. Һәрвакытта да шул уңай геройлардан үрнәк алдык, алар кебек булырга омтылдык, аларга охшарга тырыштык. Шулай булгач, ни өчен безнең гәзитләр, җитәкче дәрәҗәсенә тормышның авырлыкларын җиңеп, үз көче белән ирешеп, эшен үрнәкле алып барган чиновник турында язмаска тиеш? Я булмаса, фермер турында. Фермер булу өчен бүген күпме каршылыклар, тормыш сикәлтәләре аша үтәргә кирәк. Я булмаса, гади эшче, сыер савучы, мал караучы, завод эшчесе турында. Гади хезмәт кешесен хөкүмәт гәҗитләреннән башка берәрсе зурлыймы? Шулай итеп, безнең гәҗитләр арабызда яшәүче уңай хезмәт геройлары аша үз укучыларын тәрбияләүче дә ул.

"Татаринформ".






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сез бүген дә сафта!
Сегодня, 17:55 :: Яңалыклар
Сез бүген дә сафта!
Әфганстан - йөрәк ярабыз
Сегодня, 16:11 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Әфганстан - йөрәк ярабыз
Калдыклар да файдага ярарлык
Сегодня, 14:15 :: Яңалыклар
Калдыклар да файдага ярарлык
Бирешмә, Сибай!
Вчера, 21:44 :: Җәмгыять
Бирешмә, Сибай!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»