Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » "Карга боткасы" - күңелле бәйрәм

"Карга боткасы" - күңелле бәйрәм
25.05.2018 / Милләт

"Карга боткасы" - күңелле бәйрәм"Карга боткасы" бәйрәмен халкыбыз борын-борыннан билгеләгән. Төрле ярмалар, шулай ук сөт, май, йомырка, шикәр, икмәк һәм башка төр азык-төлек җыеп, авыл халкы табигатькә чыгып ботка пешергән. Үзләре сыйланган, ботканы яз хәбәрчеләре - кара каргаларга да калдырганнар, пешкән ярманың бер өлешен, уңыш мул булсын дип - җиргә, җирдә тереклекне сакласын дип - суга, кояшлы көннәр һәм яңгырлар булсын дип, һавага сипкәннәр. Аннары күңелле уеннар уйнаганнар.
Күркәм йолабыз бүген дә онытылмый. Күптән түгел, мәсәлән, Дүртөйле районының Яңа Кәңгеш клубы алдында бик матур “Карга боткасы” бәйрәме үткәрделәр.


Учак өстендәге казанда Альфира Фаюршина пешергән чын “карга” бот­касы тәмле ис тарата. Алып баручы бәйрәмнең тарихы турында сөйләде. Бу вакытта мәктәп укучылары оештырган ярминкәдә кызу сәүдә барды. 
Ниһаять, “каргалар” - тантана “хуҗалары” очып килде. Алар үзләре биеде, башкаларны да чакырды. Биючеләр түгәрәккә чыкты, аларны җырчылар алыштырды. Концерт җай гына уеннарга күчте. Йомырка салынган кашыкны авызга кабып, капчык киеп йөгерүләр башлан­ды, күз бәйләп чүлмәк тә ваттылар...
   Менә ботка да пеште! Җыелучылар­ны сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган өстәл янына чакырдылар. Барысы да ачыккан, чөнки җыр-бию, уен-көлке белән күпме вакыт үтүе си­зелми дә калды.
  Бәйрәм бик матур һәм күңелле үтте. Моның өчен авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Резе­да Ризвановага, мәдәни оештыручы Елена Хәмәтҗановага, китапханәче Гүзәл Сәлимгәрәевага һәм чараны алып баручы, урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсимә Шакировага ихлас рәхмәт сүзләре әйтелде.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сез бүген дә сафта!
Сегодня, 17:55 :: Яңалыклар
Сез бүген дә сафта!
Әфганстан - йөрәк ярабыз
Сегодня, 16:11 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Әфганстан - йөрәк ярабыз
Калдыклар да файдага ярарлык
Сегодня, 14:15 :: Яңалыклар
Калдыклар да файдага ярарлык
Бирешмә, Сибай!
Вчера, 21:44 :: Җәмгыять
Бирешмә, Сибай!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»