Башкортстан дәүләт университетында “Сәләт” фестивале үтте
04.06.2018 / Милләт

“Сәләт” балалар һәм яшьләр фестивале Башкортстан дәүләт университетының Тантаналар залында узды. Анда әлеге ял аланын оештыручылар, әйдәманнар, ата-аналар, төрле елларда биредә ял иткән сәлкешләр җыелды. Фойеда “Сәләт” хәрәкәтенең тарихына багышланган фотокүргәзмә оештырылган иде.
Башкортстанда беренче “Сәләт-Кандракүл” татар балалар ял аланын оештыручылар аның тарихы, максатлары белән таныштырды. Мәсәлән, Русия Татар авыллары ассоциациясе рәисе, “Төмәнәк” татар тарихи-мәдәни үзәге җитәкчесе, композитор Фәнир Галимов белдерүенчә, “Сәләт”нең төп максаты – татар халкының булачак лидерларын тәрбияләү. Һәм аның бүгенге – татар теле, мәгарифе төрле яклап кысылган көндә – әһәмияте бермә-бер арта. Татар балаларының бергә җыелып, туган телдә аралашуы, уртак максатлар билгеләве – татар халкының яңа буынын берләштерүче бер фактор ул, диде Фәнир Галимов.

Оештыручыларның тагын берсе – Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты, “Рамазан” төрки мәдәни-мәгърифәтчелек үзәге җитәкчесе Марат Шәрипов үзенең чыгышында “Сәләт-Кандракүл” аланының шушы кыска гына вакыт эчендә 500дән артык татар баласын кабул итүенә басым ясады. Быел да аланда сиксәннән артык яшүсмер ял итәчәк. Алар өчен бай мәдәни программа каралган, сәләтләрен ачу һәм үстерү өчен бөтен шартлар тудырылган, диде Марат әфәнде.

“Сәләт-Кандракүл” татар балалар ял аланы быел үз эшен 23 июньдә Башкортстанның Туймазы районында урнашкан Кандракүл буендагы “Изумруд” санаторий-профилакторие базасында башлаячак.
Новости русской версии сайта

17.02.2019 :: Общество

17.02.2019 :: Общество

17.02.2019 :: Новости

16.02.2019 :: Общество

Яңа номер
Безгә кушылыгыз
Видеоматериаллар
Кызыл тан турында клип
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Игътибар итегез
Рубрикалар
Материаллар архивы
- Февраль 2019 (489)
Январь 2019 (999)
Декабрь 2018 (993)
Ноябрь 2018 (934)
Октябрь 2018 (865)
Сентябрь 2018 (705)

«Республика Башкортостан»