Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Таңчулпан Гарипова - халык язучысы

Таңчулпан Гарипова - халык язучысы
09.06.2018 / Милләт

Таңчулпан Гарипова - халык язучысыЮгары исем бирелү турындагы таныклыкны Таңчулпан Гарипова Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов кулыннан алды.

Хатын-кызлар арасында Таңчулпан Гарипова республикада, Зәйнәп Биишевадан соң, икенче халык язучысы булды.

"Бу минем өчен дулкынландыргыч мизгелләр. Проза язу - авыр хезмәт, аеруча хатын-кыз өчен. Бер яклап - үзем, икенче яклап, укучыларым өчен шатмын. Бу минем китапларымны укучылар өчен, минем халкым өчен кирәк, - диде язучы. - Бу мактаулы исем туган районым - Баймак районына, туган авылым Күсәйгә дә абруй-мәртәбә өсти. Анда беренче башкорт "Әлифба"сының авторы Абдрахман Галләмов, халык шагыйре Абдулхак Игебаев, тагын бик күп билгеле шәхесләр туып үскән.

Таңчулпан Гарипова - күренкле башкорт язучысы, прозаик, драматург, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Язучы җиде елга якын "Бөйрәкәй" китабы өстендә эшли. Бу пенталогия башкорт әдәбиятында әһәмиятле вакыйга булып тора. Романда башкорт халкының 100 еллык тарихы сурәтләнә, башкорт хатын-кызларының чагу образлары тасвирлана. 2004 елда "Бөйрәкәй" романы "Ел әсәре" булып таныла.

2006 елда шушы роман өчен Таңчулпан Гариповага Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе бирелә.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 21:14 :: Җәмгыять
"Роддом сатам! Кем ала?"
Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаровны кемгә алыштырган?
Вчера, 20:26 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаровны кемгә алыштырган?
207 пассажир һәм экипаж исән
Вчера, 19:11 :: Җәмгыять
207 пассажир һәм экипаж исән




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»