Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Күпмилләтле бер халык

Күпмилләтле бер халык
26.06.2018 / Милләт

Күпмилләтле  бер халыкКичә бөтен дөньяда Славяннарның дуслык һәм бердәмлек көне билгеләнде.

Бу бәйрәм турында уйлаганда мин XIX гасырның танылган философы Владимир Соловьевның “Урыс идеясе” китабында язылган гаҗәеп сүзләрен искә төшердем: “Милләтнең идеясе − ул аның үзе хакында билгеле бер вакыт аралыгында уйлавы түгел, ә Аллаһның бу милләт хакында мәңгелектә фикер йөртүе”.


Чынлап та, һәр халык­ның үз язмышы, үз урыны һәм роле, − дөнья тарихында үз миссиясе бар. Бу тугандаш милләтләр төркеме­нә дә кагыла. Бөек Евразия­нең үткәнен, бүгенгесен, килә­чәген славян халкыннан башка күз алдына китереп булмый. Меңьеллык­лар аларның уртак тамырлары, тел охшашлыгы, язуы, мә­дә­нияте, дине, гореф-гадәтләре хакында хәтер саклый. Бу цивилизация үзенчә­лекләре генә түгел, шулай ук әһәмиятле вакыйгалар, азатлык, бәй­сезлек, дәүләтчелек өчен күп гасырларга сузылган көрәш тә. Шушы уртак юлда туганлык, дуслык, бердәм-лек, үзара ярдәм гореф-гадәте туган. Русия һәрва­кыт алар белән бергә булды. Русь гаскәрлә­ре, бик күп тапкырлар болгар, серб, черногория, украин, белорус халыкларын яклап, үз каннарын түкте. Икенче Бөтен­дөнья сугышында совет гаскәрләре бик күп югалтулар белән Болгария, Польша, Чехословакия, Югославияне азат итте.
Мине Русия белән Башкортстан составларының нык охшашлыгы, славян, төрки, угро-фин һәм башка халыклар белән сынау юллары бергә үрелгәнлеге гаҗәп­лән­дерә. Республиканы “Русиянең моделе” дип юкка гына әйтмиләр. Бүген моңа ышану өчен халык санын исәпкә алуның нәтиҗә­сен, безнең күпмилләтле мә­дә­ниятне һәм көндәлек тормышны күзәтү дә җитә. Аларны берләштерүдә урыс халкы, теле, мәдә­ния­те мөһим роль уйный.
XXI гасырда дөньядагы славяннар саны, кайбер исәпләүләр буенча, 350-370 миллион кешегә җитә. Славяннар Русия, Украина, Беларусь, Сербия, Черногория, Словения, Македония, Босния, Герцеговинаның төп халкын тәшкил итә. Шулай ук, алар элекке Совет илләрендә генә түгел, Венгрия, Греция, Германия, Австрия, Италия, Австралия һ.б. илләрдә дә яши.
Славяннарның төп төр­ке­ме бик борынгы заманда оешкан. Көнчыгыш төркем – ул урыс, украин, белорус, русиннар; көнба­тыш – поляк, чех, словак, кашуб һәм лужичаннар; көньяк – болгар, серб, хорват, босния, македон, словен, черногорлар.
Славян халыкларының таралып утыруында география, грек цивилизациясе, Рим империясенең йогынтысы зур була. Грек, латин язуы һәм мәдәнияте таралуы, дөньяви диннәр үсүе нәтиҗәсендә, акрынлап мәдәни тел, конфессиональ аермалар барлыкка килгән. Болгарлар, серблар, македоннар, черногорлар, урыслар – күпчелеге Православие динен сайлаган; бос­ния­леләр – Ислам; хорватлар, словеннар, поляклар, чехлар, словаклар, лужичаннар – католик дине; украиннар белән белорус­ларның күпчелеге проваславиене сайласа да, шул ук вакытта католиклар, униатлар да бар.
Славяннарның күпчеле­ге озак вакыт өч империя территориясендә яшәгән: Русия, Австро-Венгрия һәм Осман империяләре. Русия һәрвакыт православие вә­кил­ләрен берләштерү һәм яклау сәясәтен алып барган. Рим белән Византиядән тыш, берләштерү үзәгенә әверелде.
Бөтендөнья тарихында һәм славян идеологиясенең бердәмлегендә славян язуының тууы һәм таралуы зур роль уйный. Бу процесс славяннарның беренче укытучылары — дингә өндәүче абыйлы-энеле Кирилл (827-869) белән Мефодийга (815-885) бәйле. Алар — Византиянең Фессалоники шәһәрендә зур, яхшы, хәлле гаиләдән. Җиде ул арасында иң өлкәне Мефодий булса, Кирилл – төпчеге. Алар – болгар халык сөйләм теле нигезендә беренче язма китап телен булдыручылар. Ул бөтен славяннарның китап теле нигезендә Библия текстларын тәрҗемә итәр өчен генә түгел, шулай ук көнчыгыш һәм көньяк славяннар арасында киңкүләм гражданлык язуы таралуына да китерә.
Кирилл белән Мефодийны аеруча хөрмәт итү XIX гасыр урталарында башлана. Европа илләрендәге грекларда, болгарларда, сербларда, урысларда алар белән бәйле күп кенә истәлекле урыннар бар. Беренче тапкыр аларга багышланган хәтер кичәсе 1858 елның 11 маенда Плов­дивта үткәрелә. Шуннан соң мондый бәйрәмнәр киң таралыш ала.
Русиядә Славян язмасы көнен бәйрәм итү XIX гасырда Болгария үрнәгендә башлана. Кирилл белән Мефодийга багышланган беренче тантана 1869 елда – Кириллның вафатының 1000 еллыгында, ә инде 1885 елда − Мефодийның вафа­тына 1000 ел тулганда үткәрелә. Шулай ук, алар­ның туган көннәренә багышланган чараларны үткәрү дә гадәткә кереп киткән.
2004 елда, йөз ел элек кебек үк, Самара шәһәре Бөтенрусия славян язмасы бәйрәмен уздыручы булды. Бу вакыйгага багышлап, изге Кирилл белән Мефодийга тәреле гөмбәзле гый­бадәтханә төзелә. Аның территориясендә аларга багышланган һәйкәл дә куел­ган.
Күпмилләтле Башкортстанда славяннарның бер­дәмлек бәйрәме, Славян­нарның дуслык һәм бердәм­лек көне мәдәни тормышта лаеклы урынын тапты. Рес­публиканың күпмил­ләтле халкы төрле милли бәйрәм­нәрен бергә­ләп үткәрә. Шуңа күрә алар­ның күбесе уртак бәй­рәмгә әверелгән. Сла­вян­нарның бәйрәме дә фестивальләр, концертлар, күргәзмәләр, конкурслар, уен-көлке бе­лән үткәрелә. Һәр шәһәр, район бу бәй­рәм­нәргә үз яңалыкларын кертә.
Бу бәйрәмне билгеләгән­дә без дөньяның идеаль түгеллеген аңлыйбыз, күп җирдә дошманлык, каршылык, аңлашылмаучанлык очрап тора. Славян халкын да бу хәл читләп үтми.
XX гасыр азагы — XXI гасыр башында булган вакыйгалар славян халкын бердәм булырга, хезмәт­тәшлекне арттырырга, каршылыкларны һәм авырлыкларны бергәләп җиңеп чыгарга өнди. Әлбәттә, чынбарлык глобальләштерү барышында катлаулана. Славян сәясәтчеләре һәр­вакыт үзара аңлашуга һәм бер­дәмлеккә омтылмый, кайвакыт җитди хаталар да ясый. Монда бер­дәм­лек, сәяси ихтыяр кирәк. Шул вакытта халык дипломатиясе, җәмәгать­челекнең якынлашуы, тарихи туганлыкны тою һәм аңлау ярдәмгә килә ала. Славян бәйрәм­нәренең һәм гореф-гадәт­ләренең әһәмиятлелеге, искиткеч тормышчанлык көче шуңар­дан гыйбарәт тә инде.
Борынгы бабалары­быз-ның васыяте сакланып, мең еллар аша да безгә кадәр килеп җитә. Бүген дә ул безгә ярдәм итәргә тиеш.

Марат Ямалов,
М. Акмулла исемендәге БДПУ профессоры.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Казаннарга барам әле...
Вчера, 15:05 :: Җәмгыять
Казаннарга барам әле...
Яшь гаиләләргә - акчалата ярдәм!
Вчера, 14:48 :: Җәмгыять
Яшь гаиләләргә - акчалата ярдәм!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

47 (25351) от 23 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»