Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Туган тел язмышы кем кулында, әдип?”

“Туган тел язмышы кем кулында, әдип?”
29.06.2018 / Милләт

“Туган тел язмышы  кем кулында, әдип?”Дүртөйле шәһәрендә туган телләрне өйрәнүнең әhәмияте, аны саклау hәм үстерүгә бәйле проблема­лар, аларны хәл итү юллары темасына багышланган “түгәрәк өстәл” үткәрелде.

Чараны оештыручылар булып Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе, Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты чыгыш ясады. Чарада Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Йомабикә Ильясова, Язучылар берлеге рәисе Зәки Әлибаев җитәк-челегендә зур делегация, күрше Татарстан Республикасыннан мәртәбәле кунаклар – Язучылар берлеге вәкилләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, галим-нәр, язучы һәм шагыйрь буларак татар, башкорт дөньясында танылу алган шәхесләр, Дүр-төйле районы хакимияте, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, урындагы “Дулкын” әдәби-иҗат клубы әгъзалары, районның туган тел укытучылары, китапханә-челәр катнашты.
“Түгәрәк өстәл” эшен Бөтен-дөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты аппаратының баш белгече Рәйсә Күзбәкова: “Хөкүмәтнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, республикада телләрне саклап калу өлкәсендә грантлар булдыру өчен 50 миллион сум акча бүленгән”, – дип ачып җибәрде.
“Туган телне саклау hәм үстерүгә бәйле проблемаларга, аларны хәл итү юлларын эзләүгә, әлеге өлкәдәге мәсьәләләрне лаеклы рәвештә хәл итүгә районда тиешле игътибар бүленә, төрле чаралар үткәрелә”, – дип билгеләде, “түгәрәк өстәл” эшендә катнашучыларны тәбрикләп, Дүртөйле районы хакимияте башлыгы урынбасары Рамил Хәсәнов.
Чарада Йомабикә Ильясова, Равил Бикбаев, Хәсән Назар, Роберт Миңнул-лин, Равил Фәйзуллин, Галимҗан Гыйльманов, Зиннур Мансуров, Марсель Галиев, Лариса Абдуллина, Данил Салихов, Зәки Әлибаев, Фәния Габидуллина һәм башка билгеле язучылар, шагыйрьләр, сәнгать эшлеклеләре чыгыш ясады. “Үсеп килүче буын үз туган телен, иң беренче чиратта, гаиләдә, аннары балалар бакчасында өйрәнергә тиеш, мәктәпләрдә туган телләрне укытуның сүлпәнәюенә юл куярга ярамый”, – дигән фикер сызык өстенә алынды.
Сөйләшү бик эшлекле шартларда үтте. Чыгыш ясаучылар үзләрен борчыган сорауларга җавап эзләде, бүгенге көндә актуаль булып торган туган телне саклап калу темасын күтәреп, үз тәкъдимнәрен кертте. “Түгәрәк өстәл” эшенең ахырында резолюция hәм мөрәҗәгать кабул ителде.

Миләүшә ГАНИЕВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»