Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Мәскәүдә сабантуй гөрләде

Мәскәүдә сабантуй гөрләде
27.07.2018 / Милләт

Мәскәүдә сабантуй гөрләдеУл 200 мең кешене җыйды.

Мәскәүнең “Коломенское” тарихи-архитектура һәм табигый-ландшафтлы музей-тыюлыгында “Сабантуй-2018” бәйрәме булды. Бу бәйрәм Русия башкаласының иң матур төбәгендә утызынчы тапкыр үткәрелде. Милли аш-су осталары, шушы вакыйгага багышлап, паркта 2018 килограммлы күпкатлы чәкчәк пешерде.


Мәскәү Сабантуе – ул Русиянең 58 төбәге һәм 30 чит илдә үткәрелүче сабан­туйларның иң зурысы. Быелгы Сабантуй 200 мең мәскәүлене һәм башкала кунакларын җыйды. Бәйрәмнең оештыручылары – Мәскәү хөкүмәте, Башкортстанның һәм Татар­станның тулы вәкаләтле вәкиллекләре, “Башкортстан якташлары”, “Мәскәү татарлары милли-мәдәни автономиясе”.
Бәйрәмдә катнашучыларны Мәскәү мэры Сергей Собянин сәламләде.
– Кадерле дуслар, сезне Сабантуй бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм! Бу тантана татар һәм башкорт халык­ларының башкалада сакланып килүче тарихын, мәдә­ниятен, аларның гореф-гадәтен үз эченә алган. Мәскәү Сабантуе – халыкны иң күп җыя торган бәйрәмнәрнең берсе. Ул үзенең гаять зур һәм бай программасы, чагу милли колориты, бер-береңне аңлау һәм дуслык атмосферасы белән җәлеп итә. “Сабантуй-2018” – Мәскәүнең иҗтимагый, мәдәни тормышы­ның зур вакыйгасы, – диде ул.
Әбҗәлил районы, Стәр­летамак, Яр Чаллы шәһәр­ләреннән килгән делегация­ләр парк биләмәсендә башкорт һәм татар авыллары күренешен чагылдыручы чагу программа күрсәтте. Монда бәйрәм кунаклары башкорт һәм татар халыкларының көн­күреш һәм мәдәниятенә кагылышлы этнографик экспо­зицияләрен, Мәскәү, Башкортстан, Татарстан сәнгать осталары, үзешчән артистлар чыгышын карый алды, баш­кортларның традицион һө­нәрләрен, милли аш-суын чагылдыручы остаханә­ләрдә булды, төрле ярышларда катнашты. Милли сувенирлар ярминкәсе дә җәелдерелгән иде. Барлык теләүчеләр өчен милли көрәш бәйгесе оештырылса, Мәскәү елгасында көймәләр ярышы узды.
Бәйрәмнең үзенчәлеге – аны оештыруда футбол буенча дөнья чемпионатының ябу тантанасының режиссеры Ханс-Йоахим Фрайның катнашуы. Ул беренче тапкыр яңа форматта үткәрелгән Сабантуй программасының сәнгать җитәкчесе булды.
Парк биләмәсендәге сәх­нәләрдә милли мәдәният­ләрне күрсәтүче осталар чыгыш ясады.
Сабантуйда беренче тапкыр Президент полкының кавалерия эскорты чыгыш ясады. Бу көнне паркта, шулай ук, көнчыгыш ярминкәсе үтте, “Игелекле күршеләр урамы” дип аталган милли тирмәләр аллеясы оештырылган иде.
Чагу концерт программасында Башкортстан белән Татарстанның иң яхшы башкаручылары һәм коллективлары катнашты. Алар арасында Фәйзи Гаскәров исе­мендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле, Русиянең халык артисты Ренат Ибраһимов, Башкорт­станның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов, Эльмира Кәлимуллина, Заһир Зәйнетдинов, “Аргамак” “Ятаган” төркемнәре, Марсель Котыев, Рөстәм Шаһбалов, Римма Амангилдина, Артур Туктагулов һәм башкалар бар иде.
Бәйрәмне оештыручылар халкыбызның мәдәниятен саклап калуга зур өлеш керткән Мәскәүдә яшәүче милләт­тәшләребезгә бүләкләр тапшырды.
Сабантуй көндезге 11дән кичке 10га кадәр дәвам итте һәм яшьләр дискотекасы белән тәмамланды.

Зөһрә ИСЛАМОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Фаҗигаләр булмаска тиеш!
Сегодня, 12:54 :: Көнүзәк
Фаҗигаләр булмаска тиеш!
Дүрт көн эчендә - миллион ярым штраф!
Сегодня, 12:49 :: Яңалыклар
Дүрт көн эчендә - миллион ярым штраф!
Сегодня, 12:43 :: Көнүзәк
"Җәй үтәчәк, көз җитәчәк!"
Хезмәт хакы бурычлары - 594 миллион сум!
Сегодня, 12:40 :: Яңалыклар
Хезмәт хакы бурычлары - 594 миллион сум!
33 сәгать... таганда атынган
Сегодня, 12:25 :: Кызыклы яңалыклар
33 сәгать... таганда атынган
Аерылам, дигәч, хөкемгә тарттырган...
Сегодня, 10:47 :: Җәмгыять
Аерылам, дигәч, хөкемгә тарттырган...
Харап бит, чын булса!
Сегодня, 09:56 :: Тормыш
Харап бит, чын булса!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»