Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » "Әллүки"гә бик киләсем килде!

"Әллүки"гә бик киләсем килде!
09.08.2018 / Милләт

"Әллүки"гә бик киләсем килде!
Ярмәкәй районының Иске Турай мәктәбе укучысы Гүзәл Әхмәтвәлиева якыннары белән "Әллүки"дә кунакта булды.


Урамда - яңгыр, шыксыз, күңелсез... Ләкин күңелдә хыял канатлары талпынганда, явым-төшем генә каршылык була аламы соң! Юк, әлбәттә!

"Әллүки" журналында эшлүче абый-апаларны, басманың ничек әзерләнүен күрү Ярмәкәй районында яшәүче яшь дустыбыз Гүзәл Әхмәтвәлиеваның күптәнге хыялы булган. Өстәвенә, Гүзәлне редакциядә истәлекле бүләк тә көтә иде бит. Ул журнал оештырган бәйгедә катнашып, ун җиңүченең берсе булды.

Бүген Гүзәл картәнисе Флора, әнисе Зөлфия һәм ике яшьлек сеңлесе Лилия белән, ерак араларны якынайтып, редакциягә килде.

- Кызыбыз бу көнне җәй буе түземсезләнеп көтте. Кайчан Уфага, "Әллүки"гә барабыз, дия торгач, менә бүген аның хыялы чынга ашты, - ди әнисе Зөлфия ханым.

Гүзәл Иске Турай мәктәбендә укый. Быел 3нче сыйныфка барырга әзерләнә.

- Әдәбият дәресләрен, шигырьләр, әкиятләр укырга, рәсемнәр төшерергә яратам. "Әллүки"не дә көтеп алам. Башта хикәяләрен, әкиятләрен укып чыгам, аннары башваткычлар чишәм. Рәсилә әбием: "Әйдә, конкурста катнашып кара әле", - дигәч, әни белән квитанцияне җибәрдек. Ә мин җиңеп тә куйдым! - ди сөйләшергә ачык кыз.

Гүзәл өчен Уфада яшәүче картәнисе Флора Мәхмүт кызы да бик сөенгән.

- Оныкларымның туган телдә журнал укуы өчен шатланам. Татар телен өйрәнеп, бәхетле, сәламәт булып үссеннәр! - ди картәниләре.

Юлия Төхбәтуллина фотосы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Казаннарга барам әле...
Вчера, 15:05 :: Җәмгыять
Казаннарга барам әле...
Яшь гаиләләргә - акчалата ярдәм!
Вчера, 14:48 :: Җәмгыять
Яшь гаиләләргә - акчалата ярдәм!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

47 (25351) от 23 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»