Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе утырышы үтте

Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе утырышы үтте
25.09.2018 / Милләт

Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе утырышы үттеБүген, 25 cентябрьдә, М. Акмулла исемендәге БДПУның концерт залында Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең “Туган тел – кичә, бүген, иртәгә” дигән киңәйтелгән утырышы үтте. Чарада республика Мәгариф һәм Мәдәният министрлыклары вәкилләре, шәһәр һәм район хакимияте башлыгы урынбасарлары, шәһәр һәм районнардагы урындагы автономия җитәкчеләре катнашты.

Семинарны милли-мәдәни автономия рәисе Римма Үтәшева ачты һәм алып барды.

- Без өченче тапкыр шундый утырыш үткәрәбез. Бүген мөһим тема - туган телне укыту мәсьәләсе буенча фикер алышу өчен җыелдык, - диде Римма Әмир кызы. – Русия Президенты Владимир Путинның туган телләрне ирекле укыту турындагы чыгышыннан соң бик күп сораулар, бәхәсләр булды. Башкортстанда дәүләт телләрен ирекле өйрәнү өчен тиешле шартлар тудыру, башкорт телен һәм республика халыклары телләрен өйрәнү системасының нәтиҗәлелеген һәм мөмкинлеген тәэмин итү максатында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов махсус указга кул куйды. Русия Дәүләт думасы туган телне ата-аналарның теләге буенча базис программасында укыту турында закон кабул итте. Республикаларда төрле милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Бу халыклар Русияне тәшкил итә. Федераль законда туган телләрне өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудырылырга тиеш дигән. Һәр милләт өчен үз туган теле кадерле.

Чарада М. Акмулла исемендәге БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов, Мәгариф министрлыгының милли мәгариф бүлеге баш белгече Гүзәл Закирова, Мәдәният министрлыгы вәкиле Ирек Имангалин, Чишмә районы хакимиятенең мәгариф бүлеге мөдире Сөләйман Ваһапов, Бәләбәй татар гимназиясе директоры Дамир Хәбибрахманов чыгыш ясадылар.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.




Фото: Фәнүз Хәбибуллин фотосы.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 21:14 :: Җәмгыять
"Роддом сатам! Кем ала?"
Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаровны кемгә алыштырган?
Вчера, 20:26 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаровны кемгә алыштырган?
207 пассажир һәм экипаж исән
Вчера, 19:11 :: Җәмгыять
207 пассажир һәм экипаж исән




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»