Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » И туган тел, и матур тел...

И туган тел, и матур тел...
25.09.2018 / Милләт

И туган тел, и матур тел...Бүген, 25 cентябрьдә, М. Акмулла исемендәге БДПУның концерт залында Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең киңәйтелгән утырышы үтте.
Чарада татар халкының туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау, милләтара татулыкны ныгыту мәсьәләләре тикшерелде.


- 10-11 июльдә Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Русиякүләм съезды узды. Бу җыелыш махсус рәвештә Русия Дәүләт думасының туган телләр турында законны икенче укуда карар алдыннын үткәрелде. Чөнки фикер алышу нәтиҗәләрен съезд карарына кертеп, Думага җиткерергә теләгән идек, - диде М. Акмулла исемендәге БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов. – Бу съездда республикадан укытучылар, галимнәрдән һәм Мәгариф министрлыгының җаваплы хезмәткәрләреннән торган мәртәбәле делегация катнашты. Җыелыш бик нәтиҗәле узды. Башкортстан делегациясе исеменнән мин чыгыш ясадым. Чыгышымда Русия төбәкләрендә татар теле һәм әдәбияты кафедралары тарихы, аларның язмышы, киләчәге турында фикерләремне җиткердем. Республикада татар телен һәм туган телләрне укыту торышына да байкау ясадым. Чынлап та, Русиянең күп кенә югары уку йортларында татар теле һәм әдәбияты кафедралары ябылган чорда, Татарстаннан кала, безнең республикада өч вузда кафедраларны саклап кала алдык. Бу, беренчедән, республика җитәкчелегенең ихтыяры булса, икенчедән шул кафедрада эшләүчеләрнең, югары уку йорты җитәкчеләренең тырышлыгы. Без үзебезнең югары уку йортларындагы потенциалны, ирешелгән казанышларыбызны саклап калдык. Киләчәктә Русиядә туган телләрне укытуга булган карашның үзгәрүенә, арытаба аның киеренке хәлдә баруына игътибар итсәк, әлеге потенциалыбыз гына җитеп бетмәскә мөмкин. Без аны тагын да үстерергә тиешбез, җиң сызганып эшләргә кирәк.

3 августта Русия Президенты Владимир Путин “Мәгариф турында законга үзгәрешләр кертү турында” (“Туган телләрне укыту турында”) дигән законга кул куйды. "Без туган телләрне укыту нинди юнәлештә алып барырга тиеш?" дигән сорау туа. Бу закон нигезендә без туган тел һәм әдәбиятны укытуны ата-аналарның ихтыярыннан чыгып башкарырга тиешбез. Бу законның хокукый мөмкинлекләре дә күп. Безгә алардан файдаланып, республика мәктәпләрнедә туган телне укытырга кирәк.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.




Фото: Фәнүз Хәбибуллин фотосы.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Фаҗигаләр булмаска тиеш!
Сегодня, 12:54 :: Көнүзәк
Фаҗигаләр булмаска тиеш!
Дүрт көн эчендә - миллион ярым штраф!
Сегодня, 12:49 :: Яңалыклар
Дүрт көн эчендә - миллион ярым штраф!
Сегодня, 12:43 :: Көнүзәк
"Җәй үтәчәк, көз җитәчәк!"
Хезмәт хакы бурычлары - 594 миллион сум!
Сегодня, 12:40 :: Яңалыклар
Хезмәт хакы бурычлары - 594 миллион сум!
33 сәгать... таганда атынган
Сегодня, 12:25 :: Кызыклы яңалыклар
33 сәгать... таганда атынган
Аерылам, дигәч, хөкемгә тарттырган...
Сегодня, 10:47 :: Җәмгыять
Аерылам, дигәч, хөкемгә тарттырган...
Харап бит, чын булса!
Сегодня, 09:56 :: Тормыш
Харап бит, чын булса!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»