Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Татарымның газиз балалары

Татарымның газиз балалары
16.10.2018 / Милләт

Татарымның газиз балалары
Татарымның газиз балалары Бу көннәрдә татар җәмәгатьчелеге зур югалтулар кичерде.


Алар икесе безгә бик якын, чөнки Башкортстанда туып үскәннәр.

Тел белгече, тюрколог, татар теленә багышланган берничә сүзлек авторы Рифкать Әхмәтҗанов бакыйлыкка күчкән. Ул Иглин районының Турбаслы авылыннан. Соңгы елларда ул Казаннан күченеп, туган авылында яшәде. Васыяте буенча, аны 14 октябрьдә туган авылы зиратында җирләделәр.

Рифкать Әхмәтҗанов 1933 елның 10 июлендә туган. 200дән артык фәнни хезмәт авторы. Филология фәннәре докторы. Татар теленең өч томлык аңлатмалы сүзлеген (1977-1981) төзүчеләренең берсе. Шулай ук Татар-төрек сүзлеге, Татар теленең этимологик сүзлеге авторы.

13 октябрьдә 65 яшендә Татарстанның халык артисты Тәслимә Хәләф кызы Фәйзуллина вафат булды.
Ул 1953 елның 17 июлендә Бишбүләк районының Дүсән авылында дөньяга килгән. 1972 елда - Уфа сәнгать училищесын, 1997 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын (хәзер институт) тәмамлый. 1972 елда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына артист итеп эшкә чакырыла.

Тәслимә Фәйзуллина һәрвакыт ялкынланып, илһамланып иҗат итте, бер-берсенә охшамаган, тамашачылар күңелен яулаган бик күп образлар тудырды. Күренекле артист аларның һәркайсын зур осталык белән тамашачыга җиткерә белде. Аның уйнавына табигыйлек, тормышчанлык, образны нечкә тоемлау хас иде.
Артистның эшчәнлеге ТАССРның атказанган артисты (1991), Татарстан Республикасының халык артисты (2008) дигән мактаулы исемнәр белән билгеләнде.

Якташларыбызның якыннарының кайгысын уртаклашабыз.



Фото: "Татары мира" сайтыннан алынды.



Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кытайга очасыгыз киләме?
Вчера, 16:30 :: Яңалыклар
Кытайга очасыгыз киләме?
Вчера, 10:48 :: Яңалыклар
"Җәмгыять өчен бу зур югалту..."
Тимур, тимер кебек бул!
8-12-2018 :: Сәясәт
Тимур, тимер кебек бул!
Партия контролендә
8-12-2018 :: Сәясәт
Партия контролендә
Әнә шулай җырларга кирәк!
8-12-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әнә шулай җырларга кирәк!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

142 (25296) от 7 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»