Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Туган телем, туган җирем, дип яши газиз халкым!

Туган телем, туган җирем, дип яши газиз халкым!
23.10.2018 / Милләт

Туган телем, туган җирем, дип яши  газиз халкым!Рухи асылыбызны һәм кыйммәтләребезне саклау һәм үстерү юнәлешендә Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте тарафыннан максатлы эш алып барыла.

Башкортстан татарлары төбәк милли-мәдәни мөхтәрияте республикабызның татарлар яшәүче барлык төбәкләрендә дә үз эшчәнлеген җәелдерде, урындагы оешмаларының саны 47гә җитте. Аларның барысы да нәтиҗәле эшли. Башкарма комитет рәисе Римма Үтәшева, аның урынбасарлары Илдар Габдрәфыйков һәм Фаил Фәтхетдинов урындагы оешмалар белән тыгыз элемтәдә тора. Моннан тыш, республикада халык мәнфәгатенә хезмәт итүче башка оешмаларның эшчәнлеген дә аерым билгеләргә кирәк. Андыйлардан Башкортстан татарлары конгрессының, “Сәхибҗамал”, “Ак калфак”, “Берлек” һәм башка оешмаларның эшчәнлеге аерылып тора.

Әлбәттә, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты, Башкортстан дәүләт университеты – безнең башлангычларда зур таяныч. Без бергә киңәшләшеп эшләгәндә Башкортстан татарларының рухи-мәдәни тормышында мөһим әһәмияткә ия булган яңадан-яңа колачлы проектларга канат куярбыз, дип ышанабыз.


Туган телем, туган җирем, дип яши  газиз халкым!Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе агымдагы елда 20 еллык юбилеен билгели. Ноябрь ахырында Мәскәү шәһәрендә ике көнлек зур форумга чакыру алдык. Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтә­риятенең дә тарихын, башкарган эшләрен анда лаеклы күрсәтербез дип уйлыйм. Мактанырлык уңышларыбыз, нәтиҗәле эшләребез, шөкер, бар.
Май аенда бәрәкәтле Бүздәк җирендә “Бәлешфест” милли аш-су фестивале үтте. Бу чараны оештыруга грант оттык. Бәйрәмгә килгән кешеләр Башкортстанда яшәүче төп җиде милләтнең үзенчәлекле ризыклары белән танышты, аларны авыз итеп карады. Бу бәйрәм безнең милли ризыгыбызга чын-чынлап дан җырлау булды, дип уйлыйбыз. Төрле милләт вәкилләренең катнашлыгында барган дүрт сәгатьлек концерт халыкларны берләштерүгә, алар арасында гасырлардан килгән дустанә мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытуга, шул исәптән башка милләт вәкилләрен татар мәдәнияте белән таныштыруга булышлык итте. Мәсәлән, Башкортстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов алып барган осталык дәресе чагу тамашаларның берсе булып истә калды.
Бәйрәмдә, бөтен республикадан җыелган һәм Ырынбур өлкәсенең Каргалы авылыннан килгән кунаклардан тыш, Дәү­ләт җыелышы-Корылтайдан, Хөкү­мәттән, министрлык һәм ведомстволардан – дәрәҗәле җитәкчеләр, Башкортстан халыклары ассам­блеясеннән, Дуслык йортыннан, гомумән, безнең төбәктә дустанә гомер кичерүче барлык милләт халыкларының да диярлек вәкилләре катнашты. Бәйрәмнең мәртәбәле кунагы – Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе, Дәүләт думасының милләтләр эшләре буенча комиссиясе рәисе Илдар Гыйль­метдиновның да килүе төбәк оешмасына булган игътибарны күрсәтә.
Фестивальдән соң республика һәм федераль матбугатта, Интернет челтәрендә күпсанлы мәкаләләр басылды. Бәлеш бәйрәмен немецларның “Октоберфест”ы үрнәгендә үстерергә һәм шуның белән республикага туристлар җәлеп итәргә мөмкин, дигән фикер белдерүчеләр дә булды! “Бәлешфест” фестиваленең нәтиҗәләре белән Идел буе һәм Урал федераль округлары буенча туризм өлкәсендәге “Russian Event Awards” милли премиясенә дәгъва итүчеләр арасында региональ турга чыктык. 26-27 сентябрьдә Чабаксарда үткән финал этабында матди мөмкинлек булмау сәбәпле катнаша алмадык. “Гражданлык инициативасы” конкурсына да шул ук проектны тәкъдим иттек, интернетта тавыш бирү нәтиҗәләре ел ахырында билгеле булачак.
Оешмабыз төп эшчәнлекне рухи-мәдәни мирасны саклау, тергезү һәм үстерү юнәлешендә алып бара. Фестиваль-конкурслардан тыш, Уставта каралганча, төрле фәнни-тикшеренү һәм әдәби басмалар әзерләү белән дә шөгыльләнәбез. Шулар арасында “Туган як әдипләре”, “Балкыш”, “Тукайга әйтер сүзем...”, “Башкортстан татарлары фольклоры” дигән китаплар дөнья күрде. Бу басмалар барысы да грантлар исәбенә чыкты, ә соңгысы исә Башкортстан Хөкүмәте ярдәмендә бастырылды.
Тик хәл итәсе мәсьәләләр дә бихисап. Мәсәлән, мәктәпләрдә туган телне укыту торышы, дәреслекләр белән тәэмин итү, татарча китаплар бастыру мәсьәләсе анык кына ачыкланмаган. Шулай ук, Фатих Кәрим, Әмирхан Еники кебек якташларыбызның рухи мирасына сүлпән караш безне бизәми. Үзебездәге талантлы каләм ияләрен дә тиешле дәрәҗәдә бәяли алганыбыз юк. Мәсәлән, шагыйрь Рим Идиятуллинның иҗаты Тукай премиясенә күптән лаек иде.
Автономия тарафыннан Тукай мирасын мәңгеләштерү буенча колачлы эш алып барыла. Мәсәлән, мәктәп укучылары арасында җиде ел элек “Тукай моңнары” әдәби фестивален оештыру бу изге гамәлнең башлангычы булды. Әлеге проект республиканың Мәгариф министрлыгы тарафыннан хупланды. Шул рәвешле, укучылар Габдулла Тукай әсәрләрен татар, урыс, башкорт, удмурт, чуваш, әрмән, мари, инглиз һәм башка телләрдә сәнгатьле итеп укый һәм халыклар арасында киңрәк таратуга булышлык итә. Тукай иҗатына багышланган конференция, Тукай энциклопедиясен тәкъдим итү кичәсе, шулай ук, автономия тарафыннан шагыйрьнең иҗатын киңкатлам укучыларга ирештерү максатыннан оештырылды. Әҗәленә бер ел кала Уфага килеп, бу шәһәргә карата җылы хисләрен белдергән Габдулла Тукайга башкалабызда һәйкәл кую мәсьәләсе дә тиз арада уңай чишелеш табар, дип өметләнәбез.
“Пушкин, Тукай һәм Кәрим” рәсем бәйгесе дә даими үткәрелеп килә. Укучылар әлеге өч әдипнең әсәрләре буенча сурәтләр төшерә. Бу эш тә бик кирәкле дип уйлыйбыз, чөнки яшь буын әлеге әдипләрнең иҗаты белән якыннан таныша, әсәрләрнең эчтәлеген аңларга омтыла, әдәбиятләр арасында мәдәни бәйләнешне булдыра. Конкурска килгән эшләрне күрүчеләр рәсемнәрдәге ихласлыкка, төсләр чагылышына соклануын яшерә алмый. Быелгы бәйгедә балалар бакчаларында тәрбия­ләнүчеләр активлык күрсәтте. Җиңүче­ләрнең исемен ноябрь башында ишетербез. Конкурска килгән эшләрне күренекле рәссам Вәкил Шәйхетдинов бәяли.
Борай районы хакимияте башлангычы белән 2014 елда башланган “Татар гаиләсе” бәйрәме хәзер төрле районнарда үтә. Быел ул, “Гаилә учагы” дип киңәйтелеп, Борай, Бәләбәй, Дүртөйле районнарында оештырылды, ноябрьдә Уфа һәм Чакмагыш районнарында планлаштырыла. Бу чараларның төп максаты – бүгенге җәмгыятьтә үз асылын үзгәртүгә дучар булган гаилә кыйм­мәтләренә игътибарны юнәлтү. Юкса, безнең халыкта гомер-гомергә әти сүзе – беренче, әни сүзе хак булган, итәк тутырып бала үстергәннәр, оныклар тәрбияләгәннәр, өлкәннәргә хөрмәт күрсәткәннәр. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дигән халык мәкале олы бер хакыйкатьне үзенә сыйдырган. Чыннан да, сәхнәгә әби-бабасы, әти-әнисе, апа-абыйсы, эне-сеңлесе белән чыгып баскан баланың туган телдә сөйләвен, җырлавын күрү бик дулкынландыргыч. Бу бәйрәм-бәйгеләргә алар айлар буе әзерләнә, гаилә архивларын барлыйлар, нәсел тарихын өйрәнәләр, бергәләп видеопрезентацияләр төшерәләр. Бала хокукларын яклау буенча Башкортстандагы вәкил Милана Скоробогатова проектыбызга зур кызыксыну белдерде, аны югары бәяләде һәм үзе дә һәр чарада катнашты.
Гаилә проектларын тормышка ашыру максатыннан агымдагы елда Башкорт­станның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, Татар­станның Мәдәният министрлыгы тарафыннан грантлар бүленде. Шул ук проект чикләрендә “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләре, “Тулпар” журналы ярдәме белән татар журналистларының “Ихлас сүз” бәйгесе оештырылды һәм матур, үрнәкле гаиләләр турында язган, үз язмаларында гаилә проблемаларын күтәргән мәкалә авторлары июнь ахырында “Нур” театры бинасында тантаналы бүләкләнде.
Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин иҗатына багышланган “Ике аккош” конкурсы да быел бишенче тапкыр оештырылачак. Бәйге яңа йолдызлар кабызу максатын алга куймый. Безнең бурыч – туган телне, туган җирне ярату тойгысын җыр аша тәрбияләү. Конкурсантларга да бик җиңелдән түгел. Фәридә Кудашева репертуары бик бай булса да, шактый катлаулы, аның җырын бер көндә ятлап кына сәхнәгә чыгып җырлый алмыйсың. Ул җырның сүзенә дә, көенә дә бик таләпчән булган. Кайбер чакта конкурсантлар, шалтыратып, теге яки бу җырның авторын, шигырь текстын табарга ярдәм итүне сорыйлар. Бу да – куанычлы күренеш, димәк, эзләнәләр, уйланалар, димәк, бәйге нәтиҗәсез үтмәячәк. Шәхеснең үсешен тынгысызлык билгели дә инде. Форсаттан файдаланып, катнашучыларны 27 октябрь­дә – Чишмә районында, 2 ноябрьдә Авыргазыда үтәчәк сайлап алу турларына чакырабыз. Гала-концерт 7 декабрьдә Башкортстан дәүләт филармониясендә үтәчәк.
Телевидение өлкәсендә дә эшчәнлек бара. “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы, үзе дә шигъри җанлы, иҗади шәхесебез Мөхәммәт Галләм, видеооператор Илдар Еникеев, галимә, шагыйрә Ләйсән Кәшфи ярдәме белән һәр атна саен “Туган тел” телевизион каналында
“Балкыш” тапшыруы эфирга чыгып килә. Республика халкын автономия алып барган эшчәнлек, рухи-мәдәни тормышыбыздагы кызыклы вакыйгалар, күренекле шәхесләр белән даими таныштырып барабыз. Тапшы­руларның видеоязмасы Интернет челтәренә дә эленә.
Бүген Башкортстан татарлары төбәк милли-мәдәни мөхтәриятенең үз сайты, “Бәйләнештә” социаль челтәрендә үз төркеме, Инстаграмда аккаунты бар. Әлбәттә, әлеге интернет-чаралар тулы куәтенә эшли дип әйтә алмыйбыз. Кайдадыр – ярдәмчеләр, кайдадыр акча җитми. Әйткәндәй, автономия оештырган чаралар бары тик максатлы финанслауга нигез­ләнгән. Һәрдаим грантлар конкурсында катнашып торырга тырышабыз. Монда да үз кыенлыклары бар: вакыт чиклелеге, проектны язу һәм бихисап рәсми кәгазьләр юллау, хисап кәгазьләрен тутыру... Бу эшләргә һәркемнең дә алынасы килми. Интернетта язмаларны ике телдә – урыс һәм татар телләрендә алып баруыбыз да шуның белән бәйле. Кайбер оешмаларга, үзегез үткәрәсе чараларга матди ярдәм сорап грантлар юллагыз, без оешма исеменнән консультацион ярдәм күрсә­тербез, дип торсак та активлык күрсәт­миләр. Әмма җәмгыятьтәге хәзерге вәз­гыять иҗтимагый оешмаларга зур бурыч йөкли, иртәме-соңмы үзеңнең эшчәнлегеңне исбатлар өчен яңача эшләү форматына күчәргә туры киләчәк.
Шулай да ниятләнгән эшләребезнең халкыбызга кирәклеген аңлау, кызыксынуын тою, фикердәшләребезнең көннән-көн артуы, төрле министр­лыкларның ярдәмчел карашын күрү безне яңадан-яңа проектларга рухландыра. Алар күрсәткән ышаныч безгә җиң сызганып эшләргә этәргеч бирә. Ирешелгән нәтиҗә­ләргә бергә куанырга язсын.

Альбина ХӘЛИУЛЛИНА,
Башкортстан Республикасы
татарлары төбәк милли-мәдәни мөхтәрияте Башкарма комитеты рәисе урынбасары, филология фәннәре кандидаты.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Фаҗигаләр булмаска тиеш!
Сегодня, 12:54 :: Көнүзәк
Фаҗигаләр булмаска тиеш!
Дүрт көн эчендә - миллион ярым штраф!
Сегодня, 12:49 :: Яңалыклар
Дүрт көн эчендә - миллион ярым штраф!
Сегодня, 12:43 :: Көнүзәк
"Җәй үтәчәк, көз җитәчәк!"
Хезмәт хакы бурычлары - 594 миллион сум!
Сегодня, 12:40 :: Яңалыклар
Хезмәт хакы бурычлары - 594 миллион сум!
33 сәгать... таганда атынган
Сегодня, 12:25 :: Кызыклы яңалыклар
33 сәгать... таганда атынган
Аерылам, дигәч, хөкемгә тарттырган...
Сегодня, 10:47 :: Җәмгыять
Аерылам, дигәч, хөкемгә тарттырган...
Харап бит, чын булса!
Сегодня, 09:56 :: Тормыш
Харап бит, чын булса!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»