Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Дөрес” хатасыз язарга өйрәтә

“Дөрес” хатасыз язарга өйрәтә
29.10.2018 / Милләт

“Дөрес”  хатасыз язарга өйрәтәБөтендөнья татар конгрессы хәбәр итүенә караганда, татар дөньясы өчен файдалы өр-яңа сайт эшли башлады. “Дөрес” – татар телендә хатасыз язарга теләүчеләр өчен бик яхшы ярдәмлек. Беренче тапкыр татар теленең пунктуация һәм орфография кагыйдәләре бер урында тупланган.

“Дөрес” — “Теория” дизайн студиясе һәм Бөтендөнья татар конгрессының уртак проекты. Әлеге сайтның эшли башлавы “Татарча диктант” акциясенә туры китерелгән. 27 октябрьдә Җир шарының барлык тарафларында милләттәшләребез туган телен белү дәрәҗәсен тикшереп карады.

— Татар теленең бөтен кагыйдәләре тупланган сайт булдыру идеясе инде күптән барлыкка килгән иде. Татар проектларын гамәлгә ашыра, татар текстлары белән эшли башлагач, мин мондый ресурсның булмавына игътибар иттем. Мондый ярдәмлек Интертетта гына түгел, китап рәвешендә дә юк. Күптән түгел Бөтендөнья татар конгрессы әлеге идеяне тормышка ашыру тәкъдиме белән чыкты. Нәтиҗәдә, “Дөрес” сайты барлыкка килде, — ди “Теория” дизайн студиясе җитәкчесе Илдар Әюпов.

Сайт кыска гына вакыт эчендә булдырылган. Төп эшне мөхәррир, КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Эльвира Динмөхәммәтова башкарган. Ул кагыйдәләрне туплаган, эшкәрткән, системага салган.

Сайт әлегә тест режимында эшли. Төзәтү һәм тәкъдимнәрне mail@teorius.ru почтасына юлларга мөмкин.



Фото: Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтынан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Авыл мәктәпләрен ябалар
Сегодня, 11:48 :: Мәгариф
Авыл мәктәпләрен ябалар
Без монда да яхшырак булдырабыз
Сегодня, 11:10 :: Икътисад
Без монда да яхшырак булдырабыз
Салкыннарда өшүдән сак булыгыз!
Сегодня, 10:58 :: Сәламәтлек саклау
Салкыннарда өшүдән сак булыгыз!
Тауда туңып үлгән
Сегодня, 10:47 :: Җәмгыять
Тауда туңып үлгән
Югыйсә, азганнар иде....
Сегодня, 10:42 :: Социаль өлкә
Югыйсә, азганнар иде....




Новости русской версии сайта

Яңа номер

8 (25312) от 22 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»